Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган авылым Дусай

Кычкырып елап, дөньяга аваз салган, бишегемнән төшеп, туган җиремә тәүге тапкыр тәпи баскан, әттә-әннә, әббә-баба дип телем ачылган газиз авылым - бәллүр бишегем Дусай. Авылымның табигате бик матур. Аны һәрьяклап урманнар колачлаган, янәшәсендә Мишә елгасының кечкенә генә тармагы ага. Асфальт юл безне район үзәге һәм авыл-шәһәрләр белән тоташтыра. Күз чишмәсенең...

"Туган якның кадерен бел" дигән кичә уздырылды авылда. Безнең яшьлек чорындагы кичке уен күренешләре сәхнәләштерелгән иде. Төрле уеннар, җыр-бию, шигырь сөйләү белән үрелеп барды ул. Йөзек салышлы, биеп алышлы, назалы уеннары башкарылды. Иң кадерлесе, үзәкләрне өзә торганы - кулга-кул тотынып, түгәрәк буенча җырлап әйләнү. Гармунчы исә уртада. Бәлки, монысын сәхнәдә түгел, залда башкарырга кирәк булгандыр, түгәрәккә өлкәнрәк кешеләр дә кушылган булырлар иде.
Сәхнәдән үзәкләрне өзеп, күңелне әллә кайларга алып китеп, җаннарыбызны хәсрәт-кайгылардан аралап ала торган зур көчкә ия "Дусай авылы көе" яңгырады. Бу көй, ишек-тәрәзәләр аша урамга чыгып, йортларга кереп, Сабантуй урыннарын әйләнеп, янә клубка кайтты. Туган якка мәдхия булып яңгырады ул. Тик ни өчендер залдагылар кушылып, күтәреп алмадылар. Җаннарыбыз инде картайган, күңелләр тоныклана башлаган һәм үткәннәргә бик тә битараф икәнбез. Залдагыларның күпчелеге яшьләр иде, аларга җырларыбызны мирас итеп тапшыра алмаганбыз икән бит. Безнең яшьлектәге уеннар, җыр-биюләр сезнекеләргә бер дә охшамаган иде. Утларны сүндерәсез дә, иелә-бөгелә хәрәкәт итәсез. Яшьләр, сүзләремә үпкәләмәгез тагын. Яшьлек сездән дә китәр, бездән балаларыбызга ни кала дип, уйланырсыз әле. Ә менә безнең авыл көе быел 88нче елын уздыра. Аны 1924 елгылар көе, диләр. Сугыш башлангач, алар:
Я кайтырбыз, я кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар,
дип, шушы көйгә җырлап киткәннәр. 1926-1933нче елгылар бу көйне тагын да күтәреп алдылар. Мияссәр, Шәмсетдин, Хәмит, Миннехан, Зиннур, Заһретдин абыйлар, Фатыйма, Рауза апалар, тагын бик күпләр. 1926-1928нче елгылар да сугышка эләктеләр, алар да авыл көенә җырлап хушлашканнар. Аларның кайсысы исән кайтты, кайсысы - юк. Бер йорттан өйләнмәгән икешәр егет яу кырында ятып калды. Урыннары җәннәттә булсын бу яшь җаннарның, якыннары өчен алар һаман да 18дә, 20дә кебектер. Авыл көе, буыннан-буынга күчеп, 1934-40нчы елгыларга калды. Васил, Зөфәр, Әбүзәрләр, тагын бик күпләр бу көйгә матур итеп җырлыйлар. Мәрхүм күршем Гыйльфан абый тальян гармунда аны елатырдай итеп уйный иде.
Авылдашыбыз, яшьлек дустыбыз Имаметдин Гәрәев, Роберт Мансуров, ел саен кайтып, яшьләр бәйрәме уздыралар. Имаметдин һәрчак Дусай җырын башкаруларын сорый. Туган як сагындыра шул. Читтән кайтканнар болыннарга, урманнарга ашыгалар, һәр үләнне, һәр яфракны кулларына тотып, иснәп карыйлар. Җаннарына тулган сагыну хисләрен, йөрәкләре аша кичереп, безгә күрсәтмичә, әкрен генә сыкрыйлар. Инде олы яшьтәгеләр: "Туган ягыма башкача кайта алмам, җәсәдемне бакыйлыкка озатканда каберемә салырга кушармын", - дип, бер уч туган җир туфрагын алып китәләр. Туган якның кадерен "миңа кайда да оҗмах" дип, битараф булып яшәгән кеше генә белмидер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk