Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Траншея казымыйча гына су, канализация үткәреп була

-Яңа өй салып чыктык бит әле. Су керткәндә таш юл аша траншея казыту өчен экскаватор чакыртырга туры килде. Торбаны нигез астыннан үткәрү өчен дә, җирне көрәк белән ермачлап, шактый азапландык. Югыйсә, җир астыннан тишеп кертү ысулы бар икән бит! Үзебезнең Кукмарадагы "Спецстрой" дигән оешма шул эш белән шөгыльләнә, дип ишеттем....

-Яңа өй салып чыктык бит әле. Су керткәндә таш юл аша траншея казыту өчен экскаватор чакыртырга туры килде. Торбаны нигез астыннан үткәрү өчен дә, җирне көрәк белән ермачлап, шактый азапландык. Югыйсә, җир астыннан тишеп кертү ысулы бар икән бит! Үзебезнең Кукмарадагы "Спецстрой" дигән оешма шул эш белән шөгыльләнә, дип ишеттем. Язып чыгыгыз әле алар турында, бу кирәкле хезмәт турында халык белеп торсын, - дип үтенечен белдерде редакциягә килгән Сөләйман абый.

Дөрестән дә, юлларны, коймаларны, фундаментны ватмыйча, бакчаларны бозмыйча (җир астындагы чыбыкларны өзмәскә кирәк бит әле!) су кертүне әле берничә ел элек кенә дә күз алдына китерү түгел, бу хакта хәтта хыяллана да алмый идек. Юлга башта асфальт түшәп, аннары аны вәхшиләрчә җимереп, җир асты коммуникацияләре төзи башлау гадәти хәл булып санала иде. Ләкин дөнья үзгәрә, фәнни-техник прогресс казанышлары төзелеш тармагына да үтеп керә тора. 2009 елда "Спецстрой" җәмгыяте нәкъ менә суүткәргечләр, канализация, торбалар һәм башка төр коммуникацияләрне траншеясыз технологияләр белән сузу буенча махсуслашкан предприятие буларак оешты.

-Шәһәрләр һәм поселоклар зур үсеш алган саен юллар төзүгә, газоннар, парклар булдыруга күбрәк акча кертелә, күп кенә җирләр шәхси кулларга күчә, ачык ысул белән җир эшләре башкару турында муниципаль һәм аеруча шәхси милек ияләре белән килешү кайчак мөмкин булмый. Бу проблеманы хәл итү өчен горизонталь юнәлешле бораулау технологиясе булдырылды, - дип сөйли әлеге оешма белгечләре.

Бүгенге көндә биредә шушы технология буенча зур тәҗрибә туплаган, югары квалификацияле хезмәткәрләр эшли. Алар инде Россиянең төрле төбәкләрендә булып, йөзләгән объектларда әллә ничә дистә чакрымлы коммуникацияләр үткәргәннәр. Шул исәптән Казан, Әлмәт, Киров, Сыктывкар, Ухта, Плесецк, Калуга шәһәрләрендә хезмәт куйганнар. Кукмарада да көчләре кергән эшләр аз түгел. Тирән чокырлар казып, барлык җирне пычратып маташмаганлыктан, күзгә артык чалынмый алар. Мәсәлән, Зур Кукмара авылы турысында Нурминкә елгасы аша су торбасы уздырганнар, поселокның Ленин урамында берничә өй һәм кибетне үзәк канализациягә тоташтырганнар, Туеш бистәсендә һәм тимер юл аша җир астыннан электр челтәрләре сузганнар. Зур тәҗрибә һәм осталыклары аларга теләсә нинди, хәтта көч җитмәстәй бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.

Горизонталь юнәлешле бораулау ысулы соңгы вакытта нык популярлаша бара. Аның ярдәмендә, юллар һәм елгалардан тыш, предприятиеләр һәм казу кыен булган урыннар аша җир астыннан ярты чакрым озынлыкка кадәр тишеп, торбалар сузарга була. Шунысы мөһим: горизонталь юнәлешле бораулау экологиягә, табигатькә һичбер зыян китерми, бораулау җайланмасы куелган урын тирәли генә туфрак катламы бераз кубарыла.

-Өстәвенә поселок-шәһәр үзәкләрендә траншеялар казу урынына шушы технологияне кулланганда коммуникацияләрне сузу күпкә тизрәк башкарыла. Бу төзелеш сроклары турында килешүгә, эшләрне башкару өчен рөхсәт алуга, эш барган урында хәрәкәтне чикләүгә рөхсәт бирүче документларны рәсмиләштерүгә вакытның азрак китүе белән бәйле, - дип аңлаттылар "Спецстрой" җәмгыятендә.

Полиэтилен, корыч, һәм чуеннан эшләнгән җир асты коммуникацияләре төзүгә исәпләнгән горизонталь бораулау эшләре башкара алар. Техникалары торбаларны һәм башка коммуникацияләрне 20 метрга кадәр тирәнлектә, 500 метрга кадәр озынлыкта, скважиналарның диаметрын 630 миллиметр киңлектә борауларга мөмкинлек бирә. Бу оешма теләсә нинди төр коммуникацияләрне траншеясыз ысул белән үткәрү бурычын тиз арада һәм барлык теләкләрне, шартларны исәпкә алып хәл итә. Бораулау эшләре өч комплекс белән: 18 тонналы тарту куәтенә ия ике установка һәм 10 тонналы көчкә ия бер установка белән башкарыла. Әлеге җәмгыятьнең шулай ук башка ярдәмче техникасы, экскаваторы, 3 тоннага кадәр егәрлекле манипуляторы булган автомобиле, измә әзерләү өчен су китерү комплекслары бар. "Спецстрой" хезмәткәрләре эшләрнең тулы комплексын үз өсләренә алырга әзер.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://trassae95.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X