Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Товарлары ил базарын яулый

Тәвәккәллек, авырлыклардан курыкмау, һәр эштә тәртип ярату кебек сыйфатлар кайдан килгән бу ир-егеткә? Күпләрне аяктан еккан болгавыр 90нчы елларда бизнесын ничек саклап калып үстергән? "Намус" сәүдә нокталары хуҗасы, уңышлы эшкуар Илсур Гарипов турында язма әзерләү алдыннан күңелдә шундый сораулар туды. Хикмәт исә кечкенәдән үк эш сөеп үсүдә икән. -Улларым Илсур,...

Тәвәккәллек, авырлыклардан курыкмау, һәр эштә тәртип ярату кебек сыйфатлар кайдан килгән бу ир-егеткә? Күпләрне аяктан еккан болгавыр 90нчы елларда бизнесын ничек саклап калып үстергән? "Намус" сәүдә нокталары хуҗасы, уңышлы эшкуар Илсур Гарипов турында язма әзерләү алдыннан күңелдә шундый сораулар туды. Хикмәт исә кечкенәдән үк эш сөеп үсүдә икән.
-Улларым Илсур, Илнур җәйге каникулларында авылга кайтып, колхоз фермаларын акшарлыйлар иде. Шулай итеп, кирәк-яраклары өчен акчаны үзләре эшләп табарга өйрәнделәр, - ди әтиләре Наил абый.
Аларның гаиләсе Өлге авылыннан Кукмарага күченеп килгәндә Илсурга ике яшь кенә булган. Поселоктагы 2нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, егет укуын Казан авиация институтында дәвам иткән. Алган белемнәрен туган төбәгендә куллану өчен, Кукмарага кайтып, "Пишмаш" предприятиесенә инженер булып урнашкан, аннары төзелеш-монтаж идарәсендә механик вазыйфаларын башкарган. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр йогынтысында үзен эшмәкәрлектә сынау нияте белән автомобильләргә запас частьлар сатуны оештырып җибәргән.
Бу вакыйга Наил абыйның бүгенгедәй исендә:
-Әти, фатирыбызның подвалында кибет ачам, ишекләр кирәк иде, - дип шалтыратты улым. Хәләл җефетем Әнисә белән бик дулкынландык: моңарчы аерым кеше башкармаган эшкә тотынуы иде бит. Ишекләрне исә үз кулларым белән ясап бирдем. Үзем озак еллар буе ПМК-90 оешмасында механик булып эшләгәнлектән, тәҗрибәм, киңәшләрем дә ярап куйгандыр, - ди ул. Болай булгач, техниканы яратуы да Илсур Гариповка кемнән күчкәне аңлашыла. Өстәвенә әтисенең мотоциклы, машинасы тирәсендә кайнашып үскән.
Халыкта җиңел машиналар арту белән беррәттән, запас частьларга ихтыяҗның үсүен, базар мөнәсәбәтләрен яхшы тоеп эш итә эшмәкәр. Запас частьларны башта Казаннан поезд белән, үзенә күтәреп кайтырга туры килә, соңрак ВАЗ-2106 маркалы беренче машинасын сатып ала. Бу төбәктә сайлау мөмкинлеге булмаганлыктан, аны, 4 мең чакрым ара үтеп, Ташкенттан алып кайта. Мөгаен, иң кадерлесе булгандыр әлеге машина. Шуның белән запас частьларны Самара, Тольятти, Ульяновск, Түбән Новгород, Ижау калаларыннан ташуга күчә. Йөк төягән автомобильләргә юлларда һөҗүм итүләр турындагы куркыныч хәбәрләр ирешеп торган ул елларда ерак сәфәргә чыгулар зур батырлык булгандыр. Бер үк вакытта Илсур Гарипов махсус курсларда эшмәкәрлек буенча белемен күтәрүгә дә вакыт таба. Әкренләп сәүдә челтәрен киңәйтә, яңа кибетләр ача, өстәмә эш урыннары булдыра. Поселокта азык-төлек кибетләре дә барлыкка килә аның. Бу эшләргә күпме көч, алсыз-ялсыз хезмәт сарыф ителгәне үзенә генә мәгълүмдер.
"Намус" кибетләрен поселокта гына түгел, районда белмәүчеләр бик аздыр дисәм, ялгышмам. Ел саен күп меңләгән сатып алучылары арасында касса чекларын уйнатып, отышка зур бүләкләр биреп сөендерә аларны хуҗасы. Бу чара җыр-моң белән бизәлеп, күңелле бәйрәм төсмерен ала. Иганәчелек тә - Илсур Гариповның игелекле гамәлләренең бер өлеше.
Тынгысыз йөрәкле эшмәкәр алга карап, яңалыкларга омтылып яши. Сатып алу белән генә чикләнмичә, үзенчәлекле чималдан тротуар плиткалары һәм канализация коелары өчен полимер-ком катнашмасыннан капкачлар (люклар) җитештерү эшен җайга салып җибәрде ул. Әлеге цехта 20 кеше хезмәт куя. Продукциягә сорау зур: республикабыздан тыш ул, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау һәм Русиянең башка калаларына озатылып, ил базарын яулый.
Илсур әфәнденең киң колачлы эшләрендә тормыш иптәше Гөлшат ханымның өлеше бәяләп бетергесез. Иң ышанычлы, тугры ярдәмчесе ул аның. Уллары Альберт та әтисе юлыннан китеп, КАИны тәмамлаганнан соң, гаилә бизнесына кушылган.
Февральдә Илсур Гариповка 50 яшь тулды. Артка борылып караса, шаккатмалы: күпме уй-ниятләр чынга ашырылган, күпме киртәләрне җиңеп, уңышларга ирешелгән! Тик тормышка нәтиҗә ясарга иртәрәк әле: үзе сызган юлдан ныклы адымнар белән атлап, яңа үрләр яулыйсы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X