Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмәке гомерне өзә

Автобус көтә-көтә бер читтә басып торучы ике чибәркәйне күзәтәм. Йөз-кыяфәтләренә, буй-сыннарына сокланып туймаслык. Чү, берсе матур чәчләрен сыпырып алды, горур башын артка ташлап, нәфис куллары белән сандугач тәпиедәй тотып, кечкенә сумкасыннан сигарет пачкасы тартып чыгарды, маникюрлы, карчыганыкыдай озын тырнаклы бармакларына кыстырып, уймактай кызыл иреннәренә капты. Зажигалка ялтырап китте, төтен түгәрәкләре...

Мондый күренеш белән хәзерге заманда беркемне дә шаккаттырып булмый. Без үскәндә генә ул тәмәке тартучы хатын-кыз затын күрсәк, исебез китә иде, янәсе тәмәке пыскыту - ир-аталар эше. Ул чорларда фильтрлы тәмәкеләр бик сирәк, ирләр я "Север" папиросы, я фильтрсыз "Аврора" сигареты тарталар иде. Кайберәүләре "махорка" төрделәр. Качып-посып тәмәке көйрәтүче малайлар да бик сирәк була иде. Ә хәзер планета халкының 40 проценты хроник тартучы икән. Әллә сәламәтлекләре артык шәбәеп китеп аны туздырырга кирәк, әллә кесәләрдә акчалар күбәеп китеп, безне туздырыгыз, дип кычкырып торалар.
Малай чакта ук тәмәке белән мавыгу зарарлы гадәткә әйләнә. Ләкин тәмәке тарту хәзер модада да түгел, дәрәҗә дә өстәми, яшүсмер аны я кызыксынып, я иптәшенә ияреп суыра башлый. Тәмәке бәясен арттыру да, пачкасына "үтерә" дип язу да җир шарын тартучыларсыз планетага әйләндерми. Ә бит Колумб Американы ачканчы Евразиядә дә, Африкада да беркем дә тәмәке тартмаган.
-Миңа 40 яшь, шуның 30ы тәмәке белән мавыгып үтте, - ди берәү. Инде соңгы чиккә килеп терәлгән "язва"сы тартуын ташлаткан. 29 яшьлек бер егет, 16 яшьтән тарта башлап, тәмәкенең нәрсә икәнлеген үз организмында тикшергән.
Кешеләрнең 70 проценты тәмәке тартуларын ташламакчы икән - тырышалар, тик көчләре җитми. "Ташлавы җиңел ул", - ди берәү. Бу зарарлы гадәтне 100 тапкыр ташлап караган. Тартасы килүен басар өчен ниләр генә кыланмаган - көнбагыш, конфетлар чемченеп йөрүгә дә күчкән, матбугаттан укып төрле үлән төнәтмәләре дә эчеп караган, 100 процент гарантия бирүче экстрасенсларда да булган, һәм, берничә ай түзгәч, организмыннан тәмәке шакшылары чыгып беткәч, яңадан тарта башлаган. Түзеп булмый, наркотик кебек яңа доза сорый икән тәмәке. "Эх, тарта башламаган, авызга да алмаган булсам", - дип үкенеп туя алмый. Дөрес, тәмәкене ташлый алучылар да бар, ләкин алар бик сирәк.
Ә ник әле бер өйрәнгән гадәтне ташларга? Тәмәке тартуның файдалы яклары да күп икән бит. Бармагыгызны бөгеп саный барыгыз әле.
1.Җәйге эсседә урман-болыннарда йөргәндә чебен-черки, озынборыннардан гарык булганыгыз бармы? Шул чакта тәмәке төтене бик яхшы чара инде ул. Битләргә, кулларга көтүләре белән ябырылган озынборыннардан кереп качар тишек тапмасаң - тәмәке төтене өреп җибәрүең була - озынборыннар үзләре теләсә кая качып бетәләр, каныңны суыра алмыйлар.
2.Тәмәке суырганда никотины баш миенә йөгереп менә - күпме ләззәт аласың! Тәмәке үзенә күрә очсызлы наркотик та әле ул.
3.Стажлы тартучы, гадәттә, еш йөткерә - төнлә йоклаганда да аны уяу дип уйлыйлар, өенә карак керми.
4.Тәмәкенең сасы исе әллә кайдан бөркелеп тора - антибактериологик корал да әле ул. Этләр тәмәке тартучыны әйләнеп узгалыйлар.
5.Олпат кыяфәтле тәмәке суыручыларга кызыгып карап торучылар да бар һ.б., һ.б..
Алай түгел ул, дип, бәхәсләшүче табиблар да арта һәм аңлаталар:
1.Тәмәке төтенендә 1200 төр агу бар, алар бөтен организмны зарарлыйлар - баш мие, нерв системасы, йөрәк, үпкә эштән чыга, шуңа да атаклы чемпионнарның берсе дә тартмыйлар. Чөнки беләләр - тарта башлауга спорт күрсәткечләре түбән тәгәри.
2. Үпкә рагы, инфаркттан үлүчеләрнең күпчелеге - тартучылар, 1 сигарет тарту - гомерне 15 минутка кыскарта, 15 елга кимрәк яшисең.
3.Үлемнәрнең 40 проценты тарту белән бәйле.
4.Тәмәкенең 25 проценты яна, 20 проценты организмга керә, 50 проценты атмосферага чыга, "пассив" тартучыларга "күчтәнәч" - тирә ягыңдагы кешеләрне дә агулыйсың.
Тартмавың күпкә шәп икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X