Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үткәнеңне белми торып, киләчәк төзеп булмый - Адай клубында узган кичәнең төп асылы әнә шул иде

Мәңгелек йорт - зират тирәсеннән үткәндә каберлекләргә куелган ташлардагы, элмә такталардагы язуларны укыйм. Әйтерсең, аларда ниндидер яшерен сер, бик кыйммәтле мәгълүмат яшеренгән. Кем-кемнең туганы, ничәнче елларда яшәгән - үзе бер тарих бит. Ә татар халкы элек-электән нәселе, үткәне белән кызыксынган. Шәҗәрә агачын төзү өчен бик зур ихтыяр көче кирәк. Адай...

Мәңгелек йорт - зират тирәсеннән үткәндә каберлекләргә куелган ташлардагы, элмә такталардагы язуларны укыйм. Әйтерсең, аларда ниндидер яшерен сер, бик кыйммәтле мәгълүмат яшеренгән. Кем-кемнең туганы, ничәнче елларда яшәгән - үзе бер тарих бит. Ә татар халкы элек-электән нәселе, үткәне белән кызыксынган.

Шәҗәрә агачын төзү өчен бик зур ихтыяр көче кирәк. Адай авылы мәдәният йортында эзләнүләр нәтиҗәсендә тупланган, тарихыбыз булган шәҗәрәләргә багышланган "Өзелмәсен буыннар чылбыры" дигән кичә оештырылды.

Кояш баеганчыга кадәр эштән бушый алмаган сала халкы бу көнне матур киенеп, бизәнеп-ясанып клубка агылды. Ак яулыклы әби-апалардан мәдәният йорты яктырып, нурга күмелгәндәй булды. Кабартылган мендәрләр, чигүле яулык, сөлгеләр белән бизәлгән сәхнә бәйрәмнең рухи яктан бай буласын алдан ук искәртә иде.

-Авылыбыз үсә, яңара, мәчетебездән азан тавышы яңгырый, абыстайларыбыз дин сабаклары укыта. Тирә-юнебездә мәрхәмәтле кешеләр яши, алар ярдәме белән чишмәләр, зират коймалары төзекләндерелә һәм башка физик көч, матди чыгымнар таләп ителә торган эшләр башкарыла, - диде авыл имамы Рафаэль Хәлиуллин, чын күңелдән якташлары белән горурланып.

Театральләштерелгән тамаша ярдәмендә "шәҗәрә" төшенчәсе яшь буынга бик тәфсилле аңлатылды. Авылдашларының сәхнәдә үз-үзләрен тотышы, кечкенә Ильмирның да оста уйнавы кунакларны таң калдырып, иреннәрдә елмаю чаткылары барлыкка килде.

Татар халык киемнәре кигән ханымнарга карап күзләр иркәләнә, ә моңлы татар көйләре күңел кылларын тибрәтеп, үткәнебезгә кайтып килгәндәй буласың.

Адайга Зур Сәрдек авылыннан килен булып төшкән Хәлимә Мөхәммәтгалиеваны авылның "профессоры" дип йөртәләр. Чөнки ул тарихыбызны өйрәнүгә, барлауга бөтен гомерен багышлаган. Аның мавыктыргыч итеп сөйләве, тарих битләренә сәяхәте сине еракларга алып киткәнен сизми дә каласың. Менә каршыбызга динебезне, милләтебезне саклап калган абый-апалар, күп балалы ветеран аналар, ятимнәрне карап үстергән мөхтәрәм әниләр килеп баса. Аларны кочаклап рәхмәт әйтәсе, алларында баш иясе килә...

Гөлнара Нурмөхәммәтова туплаган фотосурәтләр экранда яктыртылганда күпләрнең күзләре яшьләнде: кемдер үзенең кабатланмас яшьлеген, икенчеләре бакыйлыкка күчкән туган-тумачаларын сагынып искә алды.

-Игътибарга лаеклы зур эш башкаргансыз. Үзем дә дулкынлану хисләре кичереп, бар күңелемне биреп тыңлап, ял итеп утырам, - диде Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Минефәрт Фәттахов.

Чыннан да, бу көнне авыл халкы бөтен тормыш мәшәкатен онытып ял итте, рухи азык туплады. Моңа кадәр бер-берсен белмәгән кешеләр нәсел җепләрен ялгады.

Ерак араларны якын итеп кайткан Казан кунагы Руслан Шакировның күп туганнарын беренче тапкыр күрүе икән. Ул архив материаллары өйрәнеп шәҗәрә төзегән. Аның нәсел агачының тамыры 1600 еллардан башлана.

Олыяз авылыннан бәйрәмгә килгән Марат Мөхәммәтшин да:

-Адайда бу кадәр туганнарым бар икәнен белми идем, күбесен беренче тапкыр күрәм, - диде.

Хәзер кешене кузгатып булмый, клубларга йөрми, дибез. Була икән бит, бары тик Адай авылы клубы мөдире Фәния Хәбибуллина кебек үҗәт шул ук вакытта ягымлы булырга кирәк.

Бәйрәмдә алган кичерешләр тиз генә җуелмасын, бер-беребезне югалтмыйча, аралашып яшик, дип әйтәсе килә.

фото: http://allworldpict.blogspot.com/2013/11/blog-post_9946.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk