Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиз дә булсын, сыйфатлы да

Һәр дүшәмбе көнне төзелеш-ремонт эшләренә багышлап үткәрелә торган күчмә җыелыш бу атнада да поселокның Гафиятуллин урамындагы яңа микрорайонда башланып китте.

Төзелеш бер урында таптанмый: бер атна эчендә дә шактый күләмдә эш башкарылган. ПМК-90 оешмасы төзүчеләре сугыш ветераннары өчен салына торган йортның икенче катын күтәрә башлаганнар. Әлеге программа буенча төзелүче икенче йортта да кызу эш кайный - Мамадышның "Стройсервис" оешмасы стенасын өюгә керешкән. Көн буе ачык һавада кояш астында эшләгән төзүче егетләрнең тәннәре каралып, чуен төсенә кергән, каска астыннан күзләре генә елтырап тора. Эссе булса да, түзәргә туры килә, чөнки җәйге санаулы көннәр тиз үтәр, шул вакыт эчендә йорт стенасын өеп, көзге яңгырларга кадәр түбәне ябарга кирәк. Яңа салынган йортларның тирә-юнен тәртипкә китерү - чүп-чардан арындырып, ишегалларына тротуарлар ясау, яшелләндерү, балалар өчен уен мәйданчыгы ясау - бу эшләр дә икенче планда калырга тиеш түгел. Әлеге йортларны төзүчеләргә, поселок башкарма комитетына район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин әнә шундый бурычлар йөкләде.
Соңгы елларда районның үзәк дәваханәсендә дә зур күләмдә реконструкция-ремонт эшләре башкарылды. Быел исә гинекология бүлеген вакытлыча икенче урынга күчереп, бушаган мәйданның бер ягын кабул итү бүлеге итеп үзгәртүгә керешкәннәр. Ә икенче ягына, ремонтлаганнан соң, неврология бүлеген күчерергә ниятлиләр. Ремонт эшләренә Рафис Кәримов җитәкләгән "Спецстрой" оешмасы алынган. Кабул итү бүлеге урнашачак бүлмәләргә инде яңа төс кергән - түшәм-идәннәр, стеналар ремонтланган, тәрәзәләр алыштырылган, санузел яңартылган. Хәзерге вакытта электриклар ут чыбыклары сузу белән мәшгуль. Тышкы яктан ике "ашыгыч ярдәм" машинасы туктарлык итеп эленмә түбә ясалган.
-Ел саен ремонт үткәрелми. Эшкә тотынгач, җиренә җиткереп башкарырга кирәк, сыйфат ягы беренче планда торырга тиеш, - диде район Башлыгы, реконструкция эшләренең барышы белән танышканнан соң.
Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү барышы да игътибардан читтә калмады. Коммунальная урамындагы 4нче йортта су, канализация торбалары, түбә яңартыла. "Без ремонтчыларның эшеннән канәгать", - диләр биредә яшәүчеләр. "Ремонт барышын контрольдә тотыгыз, кимчелекләрне эшләгәндә үк бетерергә кирәк, соңыннан аларны төзәтү кыен булачак", - диде Р.Рәхмәтуллин аларга. Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 2нче йортта яшәүчеләр дә үз гозерләрен җиткерделәр. Аларны ишегалдындагы чокыр-чакырлар, балаларга уен мәйданчыгы, кер элү урыннары, эскәмияләр булмау борчый. Әмма бу эшләрнең берсе дә төзелеш сметасында каралмаган. Шулай да, халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителер дип ышандырды аларны район Башлыгы. Ә инде булганны кадерләп, саклап тоту - монысы икенче мәсьәлә, анысы өчен тулысы белән шул йортта яшәүчеләр җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X