Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әти-әниләрнең сүзен дә тыңладым, үземә дә хыянәт итмәдем..."

Айназ Авхадиевны татар дискотекаларында күреп белә идем. Танышып аралаша башлагач, якташлар булуыбыз ачыкланды. Аның кебекләр турында бер сүз белән генә "өлгер" дип әйтергә мөмкин. Укырга да, ял итәргә дә, иҗат өчен дә вакыт таба белә ул. Яшь кенә булуына карамастан, күп кенә җирләрдә гастрольләрдә булырга өлгерә, танылган җырчылар белән чыгышлар...

Айназ - Камышлы авылы егете. Кечкенә вакыттан әти-әнисе каршында җырлый-җырлый бөтереп йөрүче егет, соңрак мәктәп сәхнәсе йолдызына әверелә. Мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, документларын мәдәният һәм сәнгать университетына илтеп тапшыра. Бүген дә ул һәрвакыт нидер эзләнүдә, иҗат итүдә. Күпләр аның тавышын иң беренче тапкыр "Яңа гасыр"ны тыңласаң, үзеңне ишетерсең" конкурсы аша ишетеп белсә, бүген үзен танылган артистлар белән гастрольләр вакытында сәхнәдә дә күрергә мөмкин. "Ринат Рахматуллин белән Яңа чишмә районында булдым. Әле күптән түгел генә Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмовлар белән Мөслим районы тамашачысына концерт куйдык", - ди Айназ. Татар дискәтүкләренә йөрүче яшьләр арасында ул бүген популяр, Интернет челтәрендә дә җырлары яратып тыңланыла.
Сүз дә юк, Айназ кебек зур сәхнә турында хыялланучы яшьләр бихисап. Ләкин бар кешегә дә мондый бәхет тәтеми шул. Киләчәкне уйлап, бүгенгене дә кайгыртып Айназ да төп укуыннан тыш, Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетында экономист-менеджер һәм туризм һөнәре буенча да белем үзләштерә.
-Җырларга бик яратам, сәхнәгә чыгып тамашачыны күрү үзе бер рәхәт. Ләкин йолдыз булу һөнәр түгелдер инде ул. Әти-әни дә: "Хәзер җырчылар күп, җырлап йөреп кенә тамак туйдырып булмас", - диләр. Үзем дә бу турыда уйлана башладым. Чөнки кайчан да булса да тавыш бетеп китәргә мөмкин бит, - ди Айназ. - Зур калага килгәч, күз ачыла икән ул, тормышны яхшырак аңлый башлыйсың. Шул рәвешле, мин әти-әниләрнең сүзен дә тыңладым, үземә дә хыянәт итмәдем. Туризм өлкәсе буенча азмы-күпме практикасы бар, гомумән, оештыру эшләре белән бик теләп шөгыльләнә ул. Туристлык агентлыгында сәяхәтләр оештырырга ярдәм итә, җитәкчесенең уң кулы, туйлар, юбилейлар вакытында да аңа мөрәҗәгать итәргә була икән.
Ә шулай да ул күңеле белән безнең кебек гап-гади студент булып кала. Буш вакытларын әти-әнисе, сеңлесе янында авылда үткәрергә ярата. "Бар эшкә дә вакыт табарга тырышырга кирәк", - ди ул, елмаеп. Миннән булмый ул, дигән аклануларны читкә алып ташлап, Айназ кебек үзеңне төрле өлкәдә сынап карарга вакыт килеп җиткәндер инде. Безгә дә төрле юк-бар уйлар, социаль челтәрләр өчен вакыт калмаслык итеп эшләргә, укырга кирәк. Ә сәнгать өлкәсен сайларга теләгән яшьләр өчен Айназның киңәше бер генә: "Сабыр булырга, авырлыклар белән очрашканда югалып калмаска, эзләнергә, тырышырга кирәк. Сәнгать өлкәсендәге кешеләрне сабырлык тотып тора да инде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk