Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Өскебашта яшәүче Габдрәүф абый Фәтхуллин – авылларга электр уты кабызган кешеләрнең берсе

Түбән Өскебашта яшәүче Габдрәүф абый Фәтхуллин - авылларны электрлаштыруның башында торган, чыра һәм керосин лампасының сүрән яктысына күнеккән халык өчен электр уты кабызган кешеләрнең берсе. Тик, атасыз үсүе үзәгенә үткәнме, сүзен хезмәте турында түгел, әтисе Сөнгатулланы искә алудан башлады ул. -Аны фин сугышына озатканда мин бер яшь тә ике айлык...

Түбән Өскебашта яшәүче Габдрәүф абый Фәтхуллин - авылларны электрлаштыруның башында торган, чыра һәм керосин лампасының сүрән яктысына күнеккән халык өчен электр уты кабызган кешеләрнең берсе. Тик, атасыз үсүе үзәгенә үткәнме, сүзен хезмәте турында түгел, әтисе Сөнгатулланы искә алудан башлады ул.

-Аны фин сугышына озатканда мин бер яшь тә ике айлык булып калганмын. Әтием шуннан ук немец илбасарларына каршы көрәшкә киткән. Авылга хәбәре килгән бервакыт. "Авыр яралы көе Кукмара станциясеннән узам, күрәсегез килсә, килегез", - дип язылган була анда. Почтальон соңлап, өч көн үткәч кенә биргән шул телеграмманы... Шуннан соң бернинди хат-хәбәре булмаган. Кайда җирләнгәне дә мәгълүм түгел, - дип авыр сулап куйды Габдрәүф абый. -Мин гаиләдә бердәнбер бала идем, туганнарым булмады. Барлык якыннарым әни, әнинең апасы, әбием иде. Алар күптәннән инде дөньяда юк.

Мамадыш районының Алгай мәктәбенә йөреп, 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Габдрәүф абый колхозга эшкә керә. Авыр заманнар бит, нихәл итсен: өйдә ни утын, ни печән-салам булмый. Биш ел буе ат җигеп эшли ул, шулай итеп, тормыш йөген тарта. Тырышлыгын, сәләтен күреп алып, егетне осеменаторлар, ягъни терлекләрне ясалма орлыкландыручыларны әзерләү курсларына җибәрәләр. Ә бер елдан ул махсус курсларда тракторчы һөнәрен үзләштерә. Тракторда, кукуруз комбайнында басуларны иңли. Күпмедер вакыттан соң аны генератор белән эшләүче электр станциясенә җаваплы итеп билгелиләр. Электр уты Түбән Өскебаштан тыш Кызыл Тау авылына һәм нибары өч сәгатькә - кичке 7.00дән 10.00гә кадәр бирелгән. Хәзер без мондый хәлне күз алдына да китерә алмыйбыз: ут бик азга гына сүнеп торса да, хафага төшәбез.

1964 елда Габдрәүф абыйны Биектаудагы училищега электрик һөнәрен өйрәнергә озаталар.

-Бәрәңгене казып ала торган вакыт иде бу. Бакча мәшәкатьләрен гаиләмә калдырып китәргә туры килде. Каникулларга гына кайтып йөрдем, - диде ул, уйлары белән үткәннәрне барлап. Бер ел ярым укыганнан соң кайтып, авылларга ут кертү белән шөгыльләнә. Бу - баганалар утырту, электр чыбыкларын сузу буенча барлык этапны узу, дигән сүз. Аварияләр нәтиҗәләрен бетерү өстендә дә күпме көч куелган. Артык тыйнакмы: ошбу тарихи әһәмияткә ия эшләр турында иркенләп сөйләми. Югыйсә, күктән кешеләргә ут алып биргән борынгы грек мифологиясе герое Прометей белән чагыштырырлык бит үзен. Бер вакыйганы гына исенә төшерде:

-Казаклар авылына электр чыбыклары сузганда мотористка әйтәм: Ут биреп карыйк әле, дим. Клубка ут бирдек. Халык дәррәү кычкырып сөенде шул чакта. Тәкәнеш, Биектау подстанцияләренә дә хезмәт күрсәттек.

Районны газлаштыру башлангач, Габдрәүф абыйны янә укырга җибәрәләр. Бу юлы - Кукмарага. Әнә шулай гомер буе белем эсти, яңа һөнәрләр үзләштерә ул.

-Электр эшен дә, газ эшен дә алып бардым. Йортларга газ плитәләре урнаштырдык, Казаннан баллонлы газ ташыдык, - дип кыскача гына әйтеп куйды үзе. Халык исә аның хезмәтен онытмый:

Гомер юлың якты һәм төз, таң калырлык,
Рәхмәт укый сиңа утлы-газлы халык,
дип шигырь юллары да багышлаганнар Габдрәүф абыйга. Хезмәтен хөкүмәт тә югары бәяләп, "Татарстан АССРның атказанган энергетигы" исемен биргән. Мактау кәгазьләре дә күп аның, "Үз һөнәренең остасы" дигән исемгә дә лаек булган. Быел ноябрь аенда гына, 76 яшендә эшләүдән туктаган икән ул! Соңгы дүрт ел эчендә фермаларны механикалаштыру буенча инженер вазыйфасын үтәгән. Шунысы мөһим: улы Наил дә әтисе һөнәрен сайлаган, моңарчы "Сельхозэнерго" оешмасында баш инженер хезмәтен башкарган, хәзер Яшел Үзән шәһәре теплицасында - инженер. Аның улы, ягъни Габдрәүф абыйның оныгы Раил дә Казандагы бер оешмада баш энергетик булып эшли. Икенче оныгы, ягъни кызы Наиләнең улы шулай ук энергетик һөнәрен үзләштергән. Дәвамчылары булганга ничек инде сөенмәсен Габдрәүф абый! Ә бит көенечләре дә булган аның тормышында: беренче хатыны Илгизәне, беренче баласын җир куенына салырга туры килгән. 36 ел буе энергетика өлкәсендә хезмәт куйган ветеранның хәзер, балалары һәм дүрт оныгының уңышларына сөенеп, тормыш иптәше Рәсүлә ханым белән матур картлык кичереп ятуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X