Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар авылына дуңгыз кирәкме?

Мин тумышым белән Олыяз авылыннан, тормыш иптәшем Балыклыдан. Бүгенге көндә Кукмара бистәсендә яшәсәк тә, туган якларга еш кайтып йөрибез. Балыклы авылында дуңгыз фермасы бар. Аның сасы исе тирә-якка тарала. Татар авылына бер дә килешми, ямьсез күренеш, дип уйлыйм. Хәзер бит дин алга киткән заманда яшибез, "хәләл" маркалы продукциягә игътибар бирәбез....

Мин тумышым белән Олыяз авылыннан, тормыш иптәшем Балыклыдан. Бүгенге көндә Кукмара бистәсендә яшәсәк тә, туган якларга еш кайтып йөрибез. Балыклы авылында дуңгыз фермасы бар. Аның сасы исе тирә-якка тарала. Татар авылына бер дә килешми, ямьсез күренеш, дип уйлыйм. Хәзер бит дин алга киткән заманда яшибез, "хәләл" маркалы продукциягә игътибар бирәбез. Татар гына түгел, башка милләтләр яшәгән авылларда да дуңгызчылык белән шөгыльләнмиләр бит хәзер.

Ибраһим ГАЛӘВЕТДИНОВ, Кукмара

Редакциядән: Бу бик четерекле мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Билгеле, Ибраһим Галәветдиновның да фикере игътибарга лаек. Әмма "Урал" хуҗалыгы дуңгызчылык тармагыннан табыш ала. Күрсәткечләрдән күренгәнчә, быелның 9 аенда да дуңгыз ите сатудан 17 миллион 866 мең сум акчалата керем алынган, шуның 4 миллион 598 меңе саф табыш. Бу ферма 20 кешене эш белән дә тәэмин итә. Ә эш белән тәэмин ителеш авылларда иң борчыган мәсьәләләрне берсе булып кала бирә. Шунысы да бар - дуңгызлардан бушаган абзарларны эре мал тотарлык итеп үзгәртү өчен зур чыгымнар да кирәк. Ә бу тораклар буш тора икән, тиз арада алар ташландык хәлгә киләчәк.

фото: http://globalwalls.skeeks.com/gdefon/wallpaper/site/globalwalls/id/375429/name/svinya_xlev_seno/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk