Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ташлы Елга кызы Гөлназ Салләмова “Татарстан энҗесе” республика конкурсында катнашачак

Бик матур, ягымлы итеп елмаеп каршы алды безне Гөлназ Салләмова: күзләреннән сирпелгән якты нур бөтен йөзенә таралды. Очарга әзерләнгән күбәләкне хәтерләтте ул миңа. Мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында быел икенче тапкыр үткәрелә торган "Татарстан энҗесе" конкурсына чакырылган бу кызны күрү өчен Ташлы Елга авылына килүебез юкка гына булмаган: аралашучан, кызыклы әңгәмәдәш...

Бик матур, ягымлы итеп елмаеп каршы алды безне Гөлназ Салләмова: күзләреннән сирпелгән якты нур бөтен йөзенә таралды. Очарга әзерләнгән күбәләкне хәтерләтте ул миңа. Мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында быел икенче тапкыр үткәрелә торган "Татарстан энҗесе" конкурсына чакырылган бу кызны күрү өчен Ташлы Елга авылына килүебез юкка гына булмаган: аралашучан, кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты ул.

-Мин могҗизаларга ышанам, - дип сөйләргә кереште. - Быел Казанда су спорты төрләре буенча үткәрелгән дөнья чемпионатын тамаша кылу насыйп булды: социаль яклау бүлегеннән билет биргәннәр иде. Шунда бер кыз белән таныштым, аның белән Интернет аша аралаша башладык, дуслаштык. Бу очрашу очраклы булмаган, миңа язмыш тарафыннан җибәрелгән , дип уйлыйм. Дустым әлеге конкурста катнашкан булган, мине дә үз көчемне сынап карарга өндәде, рухландырды. "Вконтакте" социаль челтәрендә әлеге бәйге турында игълан чыккач, анкета тутырып җибәрергә булдым. Җавап икенче көнне үк килде: сайлап алу турын үтеп, финалга чыкканмын. Бик күңелле, сөенечле сюрприз булды бу.

Гөлназ Поч. Сутер мәктәбендә өйдә торып белем алган, рус телен "су урынына эчә". Китаплары күп, бигрәк тә Лев Толстой, Федор Достоевский кебек рус классикларының әсәрләрен, шигырьләр ярата, заманча романнарны да чит күрми икән. Үзенең дә уй-кичерешләрен кәгазь битләрендә чагылдыру белән шөгыльләнә. Киләчәктә, бәлки, язучы булып танылыр. Кызның чигү эшләрен күреп тә сокландым. Моннан тыш ул Казан икътисад, идарә һәм хокук институтында дистанцион укып, психолог һөнәрен үзләштерә икән.

- Бердәм дәүләт имтиханнарын иптәшләре белән беррәттән Кукмарага барып бирде. Нәтиҗәләр уңышлы булды, югары уку йортына керә алды. Кызыксынып укый, кайчак миңа да төпле киңәшләре белән ярдәм итә әле. 6 сыйныфта укучы сеңлесе Алинәгә дә дәресләр әзерләргә булыша, - дип сүзгә кушыла әнисе Фәния ханым.

-Минем өчен иң мөһиме - үз-үземә йомылып ятмыйча, үсеш алу, ачылу, алга бару, - дип дәвам итә кыз. - Дусларым да күп. Җае чыкканда кунакка киләләр. Хәзерге вакытта күңелемдә хисләр ташкыны: конкурска әзерләнү турында уйлыйм. Ул өч өлештән торачак: иң элек үзең белән кызыклы итеп таныштыру, икенчесе - иҗадый номер, анысына үзем язган прозаны тәкъдим итәчәкмен. Мин - хыялый, романтик зат, язмам, мөгаен, мәхәббәт турында булыр, әлегә бу турыда уйлап җиткермәдем. Өченче өлеш - сәхнәгә бәйрәм күлмәгеннән чыгу. Барлык нечкәлекләре конкурсны оештыручылар белән сөйләшеп, аныклап бетерелмәгән әле.

Фәния ханым янә сүз ала:

-Гөлназның финалга үткәнен белгәч, башта каушап калдым. Булдыра алырмы, дип борчылдым. Үткән елгы бәйгедә аның кебек кызларның катнашканын Интернет челтәре аша күргәч, бераз тынычландым. Хәзер инде конкурсны күз алдына китерә, хыяллана башладым.

-Мин әле бүген генә белдем. Күрче, әлегәчә сер итеп саклаганнар, - дип гаҗәпләнеп тә, шатланып та елмая әтисе Мөнир. Абыйсы Илшат та сөенгәндер инде, ул өйләнеп Казанда яши икән.

-Кызыбызга әтисе белән көчтән килгәнчә булышабыз, тернәкләндерү үзәкләренә дәваланырга алып барабыз. Кочаклашып елаган чакларыбыз да була. Өебезнең кояшы ул Гөлназ, безнең энҗе бөртегебез,- ди ата белән ана. Йортта заманча барлык уңайлыклар булдырылган, һәркайда чисталык, тәртип, гөлләр үсеп утыра. Кенәри кошының чыркылдавы аерым күңеллелек бирә.

"Татарстан энҗесе" конкурсы Гөлназга, һичшиксез, күңел байлыгын, яшьлек матурлыгын күрсәтергә, тормышында яңа киңлекләр ачарга ярдәм итәр. Бәйгесенең төп максаты да мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызларның проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыру, аларны актив тормышка дәртләндерү, ярдәм итү һәм, әлбәттә, бәхетле мизгелләр бүләк итү бит.

Фото гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk