Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тапкан ана түгел, баккан ана...

Йөрәк түрендә саклаган бер серемне ачам әле сезгә. Бу хәл бик күптәннән булды. Балачагымда күрше Гөлшаһидә апаларга кич утырырга керергә ярата идем. Гөлшаһидә апа үзе генә яши, өч баласы үсеп, канат чыгарып туган оядан очып киткән. Әмма Һәр атна кайтып, апамның хәлен белеп, ярдәм итеп китәләр. Күрше апам мине сагынып...

Йөрәк түрендә саклаган бер серемне ачам әле сезгә. Бу хәл бик күптәннән булды. Балачагымда күрше Гөлшаһидә апаларга кич утырырга керергә ярата идем. Гөлшаһидә апа үзе генә яши, өч баласы үсеп, канат чыгарып туган оядан очып киткән. Әмма Һәр атна кайтып, апамның хәлен белеп, ярдәм итеп китәләр.

Күрше апам мине сагынып каршы ала. Бик оста, төскә-биткә чибәр, сөйләгәндә акрын, салмак, үзәккә үткәреп сөйли белә иде. Кул эшенә дә бик һәвәс, бәйләргә, тегәргә дә өйрәтте ул мине. Төрле гыйбрәтле хәлләр, хикәяләр, әкиятләр сөйләп, мөнәҗәтләр көйләп шаккаттыра иде.

Беркөнне мине апам нидер буласы кебек каршы алды. Тиз генә чәен ясап эчертте дә:

-Балакаем, сиңа әйтер сүзем, серем бар. Син дә үсеп җиттең, мине аңларсың дип уйлыйм, - диде.

Мин ни дип әйтергә дә белмәдем, башымны гына кактым.

-Кызым, син минем балаларымны: Наил абыең белән Фәһим абыеңны, Зәрия апаңны беләсең инде...

-Э-э-э.

-Син аларны минем балаларым, дип уйлыйсыңдыр инде. Барысы да шулай дип уйлый. Дөрес, алар минекеләр. Әмма мин баккан ана гына, балам.

-Ничек? - дип сораганымны сизми дә калдым.

-Без, иптәшем белән, сезнең авылга килгәнче, Оренбург якларында яшәдек. 8 ел балаларыбыз булмады. Инде Аллаһым бала шатлыгыннан мәхрүм итте, дип елап йөргән көннәребез иде ул. Бик тә әти-әни буласыбыз килде. Тормышыбыз түгәрәк, ләкин түгәрәк тормышыбызны тулы итәр өчен бала гына җитми иде безгә.

Шулай бер төнне күршеләребезгә афәт килде. Алар туганнарыбыз кебек якын иде. Аллаһым үзе кисәткәндер инде, ул төнне күземә йокы кермәде. Ишекле-түрле йөреп чыктым. Карасам, ялкын телләре күршеләремнең өен урап маташа. Иремне уяттым. Ул тиз генә чыгып йөгерде. Мин аның артыннан. Ул ут эченнән берәм-берәм сабыйларны урамга ташый башлады. Соңгысы, Зәрия апаңны чыгарганда, аңын җуеп, җиргә ауды бахыркаем.

Әй, балам, бу янгын күп кешенең гомерен чикләде. Балакайларымның әти-әнисен дә, сабыйлар, дип үлеп торган тормыш күгәрченемне дә.

Бу афәттән соң ничек яшәргә, ничек алга таба барырга белмәдем. Шул вакытта балалар яшәргә көч бирде. Рухымны арттырдылар. Балаларны беркемгә дә бирмәдем. Үземнеке дип тәрбияләдем. Әнием, дип өзелеп тордылар алар. Шул хәлләрдән соң ул төбәктә яши алмадым. Сабыйларымны алып, өебезне сатып, сезнең авылга килеп төпләндем, чөнки монда элеккеге танышым - Мәрзия апаң яши иде. Ул да бик ярдәм итте.

Кызым, ялгыз башыма өч бала тәрбияләүнең ничек авыр булуын үзем генә беләм. Әмма сөенәм генә. Ходаем мине шулай итеп ана итте. Тормышымда нинди генә кыенлыклар булмасын, аңа рәхмәт укыйм, шөкрана кылам. Әнием, дип яратып, кадерләп торучы газизләрем бар, - дип төгәлләде ул сүзен. Соңгы сүзен әйтеп бетергәч, мин бу әнинең күзләренә карадым. Бите буйлап яшь бөртекләре тәгәри иде. Һәр җыерчыгы, битендәге һәр сыры якын иде миңа аның. Түзмәдем, килеп кочакладым. Ни әйтсәм дә, аз сыман тоелды миңа.

Олы җанлы, әдәпле, акыллы, самими иде минем Гөлшаһидә апам. Менә шундый олы серне сакладым мин. Яраткан күршемнең ахирәткә күчкәненә дә 5 ел инде. Әмма ул исән, ул минем күңелемдә, балачак хыялларымда һаман да яши әле. Бу язмам аның истәлегенә дога булып ирешсен иде.

Даими укучыгыз

фото: http://www.bezoplat.ru/filmy/21874-mamy-dvdrip.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk