Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Танылып килуче рэпер Nazmey - Кукмарадан

Ленар белән танышуым очраклы булды. Кукмара районының бер авылына дискотекага ди-джей булып килгэн иде ул. Ленарның рэп стилендэ җырлар башкаруын ишеткәч, аңа карата кызыксынуым тагын да артты. "Кичә генә яңа җырым дөнья күрде", - дигәч, өйгә кайтуга ук аны интернет челтәреннән эзләп таптым һәм бик рәхәтләнеп иҗат җимешләре белән таныштым....

Ленар белән танышуым очраклы булды. Кукмара районының бер авылына дискотекага ди-джей булып килгэн иде ул. Ленарның рэп стилендэ җырлар башкаруын ишеткәч, аңа карата кызыксынуым тагын да артты. "Кичә генә яңа җырым дөнья күрде", - дигәч, өйгә кайтуга ук аны интернет челтәреннән эзләп таптым һәм бик рәхәтләнеп иҗат җимешләре белән таныштым. Җырлары, чыннан да, бик эчтәлекле булуын белгәч, якыннанрак танышасы иттем.

Ленар Нәҗмиев - Кукмара егете. Шәмәрдән бистәсенәдәге бер оешмада экспедитор булып эшли ул.

-Мәктәптә укыганда үзлегемнән гитарада уйнарга өйрәндем. Шигырьләр, җырлар яза башлавым исә бөтенләй уйламаганда булды, - ди Ленар. - Җырлау сәләте исә әниемнән күчкәндер, мөгаен. Ул 70-80 елларда сәхнә йолдызы иде, хәзер дә акрын гына көйләп йөри.

Якташымның үзе язган шигырьләре бик күп. "Сары көзләр" дигәненә көй дә яза һәм үзе башкара. Әлеге җыр 2013 елда "ЯшеН records" студиясендэ яздырыла. Ә менә күптән түгел генә аның "Кем, син, чибәркәй?" дигән жыры да дөнья күргән. Бу яңа трек тулысынча хәзерге тормышны сурәтли. "Рәхмәт сиңа, әнкәй" дигән җырында исә ул газиз әнисенә карата үзенең хөрмәтен, ихтирамын җиткерә.

Якташымның псевдонимы - Nazmey. Ул Кукмарада иң беренчеләрдән булып татарча рэплар башкаручы. Аның җырларын интернет челтәреннән "Nazmey... Күңелдән җырлар" дигән рәсми төркемнән табарга була. Бүгенге көндә аның 10 жыры бар, алар барысы да Балтач районындагы «ЯшеН records» студиясендэ яздырылганнар. Шуның өчен Ленар узенен адашы - Ленар ЯшеНгэ, аның студиясенә зур рәхмәтен белдерә.

-Кайчан гына шылтыратсам да, янына барсам да, ул мине якты йөз, тәмле тел белән каршы ала, үзенең киңәшләрен бирә, - ди ул. - Ленар ЯшеН үзе дә рэп, РнБ стилендә иҗат итә.

Ленар тик утыра, эшсезлектән тилмерә торганнардан түгел. Хәзерге вакытта "Буш иллюзия" дип аталган җыр өстендә эшли ул. Киләчәккә дә хыяллары зурдан аның. Без бик тиздэн аның TAT.Unit белән берлектә яздырылган җырын ишетә алачакбыз. Ленар спорт белән дә бик теләп шөгыльләнә, Кукмараның "Зилант" спорт мәктәбенә йори, волейбол буенча районыбызның җыелма командасында уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk