Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Танкист, игенче, умартачы...

-Ржев фронтындагы сугышлар иң хәтәре булгандыр, җир белән күк тоташкан кебек иде. Мин - танкта атучы. Урман кырыенда тукталдык шулай. Еракта авыл өйләре шикелле корылмалар күренә. Лейтенант миңа: "Разведка җиткерде: кырыйдагы "өй" янында маскировка ясалган ике "Тигр" танкы тора. Син туры атасың, әйдә әле!" - ди. Төзәп атуым булды, чытырдап...


95нче яшен балалары, оныклары белән үзенең туган авылы Югары Арбашта "гүрнәчә" күк йортында каршы алучы сугыш ветераны Закир ага Мөниров энҗе тезгән күк сөйли дә сөйли.Сөйләрлеге дә бар. Кызыл Армия сафларына 1940 елда алынып, Бөек Ватан сугышының беренче һөҗүмнәрен Румыния чикләрендә каршылап, Мәскәүгә кадәр чигенергә, күп кенә канкойгыч сугышларда катнашып, Европаның биш илен гизеп чыгарга туры килә аңа. Күпсанлы медальләр, ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнеп (икенчесе аны бары 2000 елларда гына "эзләп таба"), Венгриядә барган сугышларда танк башнясына снаряд эләгеп, контузия алып, җиңү таңын Красноярск шәһәре госпиталендә каршыларга туры килә аңа.
1946 елны туган якка кайтып керә Закир ага. Сугышта танкист булып катнашуы, киткәнче тракторчы һөнәре алып, "Комбайн" колхозында комбайнда эшләп алуына бәйле була. Механизатор һөнәре алганчы бер-ике ел кибеттә дә эшләп ала ул. Сугыштан соң Тәкәнеш МТСында комбайн иярләп, совхозлар оешкач, туган авылында пенсиягә чыкканчы иген игә ветеран. Ун еллар элек вафат булган Зәкиябануы белән алты бала тәрбияләп үстерә алар. Олысы Таһирҗан гаиләсе белән Кукмарада яши, Шакирҗаны юл фаҗигасенә очрап инде вафат булган, Фәрзәнә кызы кияве Рафаэль белән берлектә ветеранны тәрбияләп торалар. Мәскәүдә яшәгән Фәйрүзәсе чирләп бу дөньядан вакытсыз китеп барган. Мәсхүдә гаиләсе белән Алабугада, Хания Менделеевскта яшәп ята.
Закир ага гомере буе эштә булган. Совхозда механизатор булып эшләүдән тыш, кырык еллап умарта да тота ул, бик күп авылдаш-якташларын мич чыгарып та сөендерә. Бу яклар өчен хас булмаган итек басу да Закир ага өчен ят һөнәр булмый. Дистә еллар авылда имам-хатыйп вазыйфаларын да башкара әле.
...Кар-буран дип тормаганнар, дүрт баласы да оныкларны ияртеп төп нигезгә җыелганнар, "гүрнәчә" күк биек өйне тутырып бәлеш исе таралган. Чиста, якты йортта балаларга, оныкларга кирәгеңне тоеп, 100 яшьне куып яшәү бәхет түгелмени?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X