Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Талмасын пар канатлар

Нормабаш авылының хөрмәтле кешеләре Җүәйрә апа белән Рафис абый Гыйльмуллиннарның җиһанда яз, яшәү сулышы тулган мәлдә оя корып, пар канатлы булып яши башлауларына бүген 50 ел. -Сизелмичә үтте дә китте бу гомер, яңадан да кавышырга насыйп булса, янә бер-беребезне сайлаган булыр идек, - диләр алар беравыздан. Әйе, алар бер-берсеннән башка...

Нормабаш авылының хөрмәтле кешеләре Җүәйрә апа белән Рафис абый Гыйльмуллиннарның җиһанда яз, яшәү сулышы тулган мәлдә оя корып, пар канатлы булып яши башлауларына бүген 50 ел.


-Сизелмичә үтте дә китте бу гомер, яңадан да кавышырга насыйп булса, янә бер-беребезне сайлаган булыр идек, - диләр алар беравыздан.

Әйе, алар бер-берсеннән башка көн генә түгел, сәгать тә яши алмыйлар дисәм, һич арттыру булмас. Әнә, кызларына бер генә көнгә кунакка киткән Җүәйрә апаның көндезге автобус белән кайтканын көтеп тормыйча: "Синнән башка өйнең яме юк", - дип, иртүк Кукмарага килеп алган бит Рафис абый да.

Алар икесе дә бер авылныкы, туып-үскән нигезләре дә берничә өй аша гына. Икесе дә әтисез үсәләр. Җүәйрә апа әтисе хезмәткә алынганда бер атналык кына булып кала. Озак та үтми сугыш башлана һәм гаилә башлыгына исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмый. Абыйсы Мәгънәви белән икесен әниләре белән әбиләре авырлык күрсәтмичә үстерергә тырышалар һәм шуңа ирешәләр дә. Чөнки Җүәйрә апа балачагын: "Әби белән әни тырыш булганлыктан, бәлки ишле гаилә булмавыбыз да сәбәпчедер, аның кадәр авыр яшәдек дип әйтә алмыйм", - дип искә алды. Ә менә Рафис абый күңеленә исә сугыш еллары мәңге онытылмаслык яра сала. Тракторчы булып эшләүче әнисе бер авылдашы белән берәүгә 3 литр керосин бирә. Нәтиҗәдә, аларны 3 елга хөкем итәләр. Әнисенең апасы биш кызы янына кечкенә Рафисны да сыендыра. 5 яшьлек малай милиция хезмәткәрләренең әнисен өйдән алып чыгып киткәннәрен, Нормабаштан Кукмарага кадәр әнисен күрергә дип җәяүләп барсалар да, очраша алмыйча кире кайтканнарын яхшы хәтерли. Нинди сөенеч: җиңү хөрмәтенә әнисе вакытыннан алда иреккә чыга һәм җәйге бер кичтә улы янына әйләнеп кайта. Әтиләре дә исән-сау туган як туфрагына аяк баса басуын, әмма башкага өйләнә. Аңа карап ул белән ана тормыш алып барудан туктамыйлар, кешедән -ким хур яшәмиләр.

Балачак-үсмер чакларны искә алганда Рафис абыйның хәтерендә бер күренеш яңара: ул заманда авылда миләш, шомырт агачлары сирәк булгангамы, әллә Җүәйрәләрнеке тәмлерәк тоелгангамы, яшүсмер егет җае чыккан саен күрше кызының бакчаларына җимеш ашарга килә. Ә кызчыкның әле кечкенәрәк чагы, "карак"ны күрүгә тавыш чыгарырга, өйдәгеләргә бу турыда җиткерергә тырыша. Бәлки, шушы вакытта ук бер-берсенә күз атканнардыр алар, әмма чын-чынлап озатышып, бер-берсенә гашыйк булулары кызга 14, егеткә 17 яшьтә башлана.

-Мин Байлангарда 7 сыйныфны тәмамлагач, Комсомол путевкасы белән сарык фермасына эшкә кердем. Җәй көне амбарда, кышларын фермада сарык карадым. Фермага барганда Рафислар капка төбеннән үтәсе. Шул турыдан узганда "янам-пешәм", ә аякларым "кыек-мыек" килә иде, - дип елмаеп искә ала яшьлеген Җүәйрә апа. Шуның кадәр тырышып эшли ки, 17 яшьтә Татарстан өлкәсе комитеты секретаре Ф.Табеевның Мактау кәгазе белән бүләкләнә.

Ә Рафис абый армиягә киткәнче авылның гаярь егетләре белән бергә якын-тирә станцияләргә кадәр поездга утырып барып, Сабанчинода тегелгән бүрекләрне сата.

Кульяулыклар чигеп, вәгъдәләр биреп армиягә озатып калган, аннан соң берничә ел шәһәрдә эшләгән егетен кыз зур сабырлык белән көтеп ала. Рафисның әнисе дә күрше кызына "күз-колак" булып тора - уңган, булган, чибәр Җүәйрәне бары тик үзләренеке генә итеп күрә ул.

Ана күңеле ялгышмый. Гаилә коргач, берничә ел гына читтә яшәп ала яшь пар һәм төп нигезгә кайтып төпләнә. 35 ел буе килен-кайнана татулыкта яшәп, соңгы сигез елын урын өстендә калган әнкәен тәрбияләп бакыйлыкка озата Җүәйрә апа. Җүәйрә апаның үз әнисе дә картлык көнендә бу гаиләгә сыена. Озак еллар Байлангарда кибеттә эшләп, авыл халкының хезмәттәшләренең хөрмәтен, ихтирамын яуларга да, өйдәге өлкәннәрнең күңелен күрергә дә, ире Рафис абыйга лаеклы тормыш иптәше булырга, дүрт кызларына тәрбияләп үстерергә дә өлгерә Җүәйрә апа. Ә аның янәшәсендә һәрвакыт кешелекле, игътибарлы тормыш иптәше. Озак еллар Җәүйрә апа белән иңне-иңгә куеп сату иткән, кибет мөдире вазыйфасын башкарган, соңрак "Маяк" хуҗалыгында бригадир, тәэминатчы булып эшләгән Рафис абый турында бу төбәктә беркемнән дә начар сүз ишетмәссең. Авылда җиңел машинаны да беренче булып ул ала һәм ничә еллар дәвамында капкаларын йомыш белән каккан бер генә кешене дә кире борып җибәрми бу гаилә. Соңгы 10 елда Рафис абый аеруча саваплы гамәл башкара - авылда имам вазыйфасын үти.

Һәм менә язгы гөрләвекләр челтерәгән чорда кавышкан ике яшь йөрәк бүген алтын туйларын билгеләп үтә. Матур, һәркемгә үрнәк, тигез пар булып яшәүнең серен Җүәйрә апа сабыр итә, бер-берсенә юл куя, ир кешене хөрмәт итә белүдә дип саный. "Әйткәләшеп, тарткалашып торудан мәгънә юк. Барыбер бергә яшисе. Гомер буе Рафис миңа авыр эш эшләтмәде, тәртипсезләнеп, аракы эчеп йөрмәде, кызларыбызга үрнәк әти булды, рәхмәттән башка сүзем юк аңа", - ди ул.

...Нормабаш авылының кыл уртасына җитүгә тәрәзә төпләрендәге гөлләр ел әйләнәсе шау чәчәктә утырган Гыйльмуллиннарның өйләре күзгә ташлана. Биредә яшәүчеләрнең бәхетле тормыш итүләре, изге күңелле, миһербанлыклары әнә шул чәчәкләрдә чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk