Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигатьне яратырга өйрәнәләр

Үзебез яшәгән тирәлекне пычрану, чүпләнүдән саклау - һәркемнең изге бурычы. Табигатькә мондый карашны бала күңеленә кечкенәдән үк сеңдерү мөһим. Без Янсыбы башлангыч мәктәбендә укучылар белән бу юнәлештә эзлекле эш алып барабыз, балаларда туган җирне, туган авылны ярату хисләрен тәрбияләргә тырышабыз. "Чисталык - сәламәтлек нигезе" дигән сыйныф сәгатьләрендә яр буйларын, сулыкларны,...

Быел да санитария-чистарыну икеайлыгы уңаеннан уздырылган сыйныф сәгате кызыклы һәм эчтәлекле үтте. Әйләнә-тирәбезнең ямьлелеген саклауга карата балаларның үз фикерләре булуы шатландыра. Икеайлык кысаларында үткәреләчәк өмәдә, укытучылар һәм техник хезмәткәр белән беррәттән, балалар да катнашып, мәктәп территориясен җыештыруга үзләренең кечкенә генә булса да өлешләрен кертәчәкләр. Ел да кабатлана торган бу традиция яшь буынны эш күнекмәләренә, үзләренең һәм башкаларның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтә.
Сабый күңеле - ак кәгазь, дибез. Шул кәгазьгә табигатьне ярату турында никадәр күбрәк язылса, киләчәктә кешелеккә экологик афәтләр янамас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X