Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәйләннәргә "җан" өрүче Урта Комарда яши (+ФОТО)

Оста куллылар күп тә соң арабызда! Әнә бит Урта Комарда яшәүче Люция Анисимова да инде икенче елын сәйләннәргә "җан" өрә. Аның кул эшләнмәләре арасында сары ябалдашлы ак каеннар, төрледән-төрле чәчәкләр, җиләк-җимешләрдән паннолар - һәммәсе дә бар! -Мин электән кул эшләре белән мавыктым. Берсеннән-берсе үзенчәлекле бизәкләр белән шәлләр, шапкалар, өс киемнәре...

Оста куллылар күп тә соң арабызда! Әнә бит Урта Комарда яшәүче Люция Анисимова да инде икенче елын сәйләннәргә "җан" өрә. Аның кул эшләнмәләре арасында сары ябалдашлы ак каеннар, төрледән-төрле чәчәкләр, җиләк-җимешләрдән паннолар - һәммәсе дә бар!

-Мин электән кул эшләре белән мавыктым. Берсеннән-берсе үзенчәлекле бизәкләр белән шәлләр, шапкалар, өс киемнәре бәйли, чигә идем. Лаеклы ялга чыккач, Интернет челтәрендәге мастер-класслар аша сәйләннән сувенирлар ясарга өйрәндем, - ди Люция ханым. - Бик катлаулы, пөхтәлек һәм игътибарлылык сорый торган хезмәт, фантазиянең бай булуы да бик кирәк, әлбәттә. Бер эшләнмә беркайчан икенчесен кабатламый, һәммәсенә үзенчәлекле төсмер бирергә тырышам. Төнге сәгать берләргә, икеләргә кадәр сәйләннәрне тезеп утырам. Мавыгып китсәң, аннан һич кенә дә аерылып булмый.

Люция Анисимова үзенең иҗат җимешләрен Кукмара базарына да алып килгән иде. Өстәлләргә тезеп куелган сувенирлар әллә каян балкып, үзләренә дәшеп торалар. Алар яныннан һич кенә дә китәсе килми.

-Мондый матурлыкны күргәнем юк иде әле минем, энә очы кадәрле вак сәйләннәрне тезеп утыру өчен бик күп көч һәм вакыт кирәк бит! Туганымның туган көненә бүләккә дип ромашкалар алдым. Икенче юлы үземә дә берәр панно сатып алырга исәп, - ди Кукмарада яшәүче Венера ханым.

-Минем сувенирларны һәрчак төрле күргәзмәләргә алып баралар. Яңа ел алдыннан ярминкәгә килгән идем, анда да бик ошатып алдылар. 8 март бәйрәме алдыннан фиалка, роза, ромашка, мәк, тукранбаш, көнбагыш чәчәкләренә сорау аеруча зур булды, - ди оста. - Һәммәсенә күңел җылымны кушып эшлим бит, шуңа да матур булып чыгалардыр инде алар...

Люция ханым ясаган виноград тәлгәшләре игътибарны аеруча җәлеп итте. Читтән карап торганда, нәкъ чын инде, валлаһи, ал да кап!

-Яфракларны, мыекчаларын, виноградларын аерым-аерым тезәм. Барысы да әзер булгач, гипс һәм алибастр ярдәмендә катырып ясалган нигезгә иң элек кәүсәне, аңа яфрак, җимешләрне беркетәм. Нигезне буяп, лаклап җибәрәсең, тагын бер өстәмә элемент - кибеттән сатып алынган кечкенә сувенир урнаштырасың. Куяннар, төлкеләр, песи, көчекләр һәммәсе дә панноның эчтәлегенә, формасына, төс үзенчәлекләренә туры килергә тиеш, - ди ул. - Матурлык тудыру бер нәрсә, аны ясау өчен шактый күп чимал да кирәк бит әле. Бер яфракка ике метр бакыр чыбык китә. Берьюлы 40ар кап сәйлән сатып алам. Берничә сувенирга гына җитә әле ул да. Оныгым Алевтин да миңа булыша. Өебездә бисердан ясалган уенчыклар бик күп. Заказлар да алам. Соңгы вакытта сату белән йөри башладым, чыгымнарны аз булса да каплый. Тәкъдим иткән сувенирларымны ошатып алганнарын күргәч, кәефләр күтәрелеп китә, рәхмәт сүзләрен ишетү йөрәккә сары май булып ята, иҗатка дәртләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk