Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сынауларны кичеп

Ямьле Нормабаш авылының көмештәй чишмә суларын эчеп, шифалы һавасын сулап үскәнгәме, яшь чагында бик чибәр булган Зәйтүнә апа Мөгыйнова. Авылдашы, яраткан егете Мөҗип "Сине барыбер урларлар" дип, кәләшен ятларга калдырудан куркып, яшьли үк өйләнгән аңа. Ир армиягә киткәндә инде икенче балалары туып калган. Тик бәхет матурлыкта гына түгел, күрәсең: тормыш...

Сөйгәне белән кавышу, сабыйларының дөньяга килүләре гомеренең иң дулкынландыргыч, шатлыклы вакыйгалары булгандыр Зәйтүнә апаның. Каенанасы, каенатасы белән аңлашып, тату яшәп, иренең өч ел буе хезмәт итеп кайтуын сабырлык белән көтеп ала ул. Янәдән бер-бер артлы дүрт балалары дөньяга килә. Тик аларны тигезлек белән үстерү насыйп булмый: 38 яшендә хатын пар канатсыз кала. Электрик булып эшләүче ире Мөҗип ток сугудан һәлак була. Ә бит хыяллары матур булган: тузган өй урынына яңасын салырга җыенганнар, кирпеч тә алып куйганнар. Кайгысын эчкә йотып, бу зур эшне тол хатынның үзенә башкарып чыгарга туры килә. Дөрес, буй җиткән кызлары да нык булышалар.
-Нигезен Миннехәбирә апа белән икәүләп казыдык, - дип искә ала ул чакларны кызы Илсөяр ханым. Моңарчы колхозда эшләгән Зәйтүнә апа кибеткә күчә, санагыч төймәләре тотмаган хатынга сәүдә эшләренең нечкәлекләренә өйрәнергә туры килә. Бу хезмәткә егерме биш елын багышлый. Нәни балаларын аякка бастыру өчен барлык тырышлыгын куя, кечесе Габделфәрт әтисеннән ике яшь ярымлык кына булып калган бит. Ә олы кызлары бер-бер артлы үз тормышларын кора, Зәйтүнә апага инде кияүләре ярдәм итә башлый. Менә шулай бер зур гаилә кебек яшиләр. Олыгайган көннәрен Зәйтүнә апа кадер-хөрмәттә, балалары өчен тыныч күңел белән каршылый: барысын да белемле, һөнәрле итә алуына куана, җәмгыятьтә абруйлы булулары белән горурлана. Гел кунак итеп торалар үзен. Мәскәүдә еш була Зәйтүнә апа: анда ике кызы - олысы Миннехәбирә белән кече кызы Әнзия яши. Берсе гомер буе саклык банкында бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, икенчесе - эшмәкәр. Илсөяре Әгерҗедә тормыш корып яшәгән, әнисе кебек озак еллар буе сәүдә системасында хезмәт куйган. Язмыш җилләре аны кабат газиз туган якларына дәшкәннәр. Өченче кызы Әлфия тырыш, игелекле хезмәте белән Кукмарада күпләргә таныш, ул җитәкләгән "Ромашка" балалар бакчасы һәрчак үрнәк булды. Төпчеге Габделфәрт, Казан ветеринария институтын тәмамлап, ферма мөдире вазыйфаларын үтәгән, хәзер Казанда төпләнеп гомер итә, "Оргсинтез" берләшмәсендә хезмәт башкара. Унике онык, унбиш оныкчык нәселне тагын да ишәйткәннәр. Шушы тормышка сөенеп кенә яшисе иде дә бит, быел октябрь аенда тагын авыр язмыш сынавын кичерергә язган Зәйтүнә апага: төп йортта калган улы Мәлик вафат булган.
-Уйламаган сәгатем-минутым юк. Башта оныкларым үсеп, өйдән чыгып киттеләр, хәзер әтиләрен дә мәңгелеккә озаттык. Бала хәсрәтеннән дә ачы хәлләр юк икән, - дип сыкрана ана. Ярый әле, өйдә килене Сания бар, балалары, оныклары да юатып торалар. Декабрь аенда аның 85 яшьлек юбилее. Гомер бәйрәме белән тәбрикләп, Зәйтүнә апага сабырлык һәм сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X