Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөйгәне белән бергә булу өчен Санкт-Петербургны ташлап кайткан (Булган хәл)

Язмыш бу дөньяның кемнәре белән генә очраштырмый! Бервакыт газетага белдерү бирергә дип редакциябезгә илле яшьләрдәге ир-ат керде. Килеш-кыяфәте белән безнең як кешеләреннән ни беләндер аерылып тора бу. Төшке аш вакытына туры килгәнлектән, реклама бүлеге хезмәткәрләренең килүен бераз көтәсе булды үзенә. -Кировтан килдем, - диде ул, вакытының тар булуын аңлатырга теләп....

Язмыш бу дөньяның кемнәре белән генә очраштырмый! Бервакыт газетага белдерү бирергә дип редакциябезгә илле яшьләрдәге ир-ат керде. Килеш-кыяфәте белән безнең як кешеләреннән ни беләндер аерылып тора бу. Төшке аш вакытына туры килгәнлектән, реклама бүлеге хезмәткәрләренең килүен бераз көтәсе булды үзенә.

-Кировтан килдем, - диде ул, вакытының тар булуын аңлатырга теләп.

-Шунда яшисезмени? - дип сорадым, артык кызыксынмыйча гына. Дәшми калып булмый бит инде.

-Санкт-Петербургтан мин үзем, анда туып-үстем. Мәхәббәтем тартты бу якларга, - димәсенме! Менә монысы кызык! Шундый зур, мәһабәт каланы күз күрмәгән "эчкәре"төбәккә алыштырырга шашкын сөю генә мәҗбүр итә аладыр. Юләр, дияр кайберәүләр. Күпләр әлеге шәһәрдә яшәү турында хыяллана, шунда омтыла бит. Юкка гына "Европага тәрәзә" дип атамыйлар аны.

Мондый "сәер" кеше белән сөйләшү форсатын ычкындырасым килмәде.

-Лена безнең күршеләргә кунакка килгән иде. Күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләр, аксыл чәч, зифа буй-сын... Бер күрүдә гашыйк булдым үзенә. Үзе дә мине яратты бугай: ияреп кайтуыма каршы килмәде. Киров шәһәре миңа бик ошады. Яшәргә була икән биредә, дип уйладым һәм төпләнеп калдым, - диде ул.

-Мондый кискен адым ясауга әти-әниегезнең мөнәсәбәте нинди булды?

-Сөенмәделәр, әлбәттә. Әнием елады, әти уфылдады гына. Мин бит аларның бердәнбер уллары, таянычлары идем. Тырышып укыттылар. Институтны тәмамлагач, зур урында эшләрмен, дип өметләнделәр. Өстәвенә гаилә дусларының кызына өйләндерергә исәпләре бар иде.

-Яңа урында ничек урнаштыгыз соң?

-Хатынымның әти-әнисе, энесе белән ике бүлмәле фатирда яши башладык. Кысан иде, билгеле. Техник белемем булгач, фатир бирмәсләрме дип, төзелешкә эшкә урнаштым. Күп тә үтмәстән, илдә үзгәртеп корулар башланды, аннары болгавыр 90нчы елларга кердек. Хезмәт хакларын да юньләп түләми башладылар: кая ул фатир турында хыяллану! Соңрак оешмабыз бөтенләй таркалды. Ул вакытка ике балабыз - ул һәм кызыбыз бар иде инде. Хатын белән еш талаша башладык, әти-әнисе белән дә арадан "кара мәче" узды.

-Киредән туган шәһәрегезгә кайтып китәргә талпынмадыгызмы?

-Хатын риза булмады, ә гаиләмне ташлый алмадым. Әмма ниндидер карарга килергә кирәк иде. Күпләр кебек сәүдә өлкәсенә кереп китәргә ниятләдем. Бер компаниянең сәүдә агенты булып урнаштым. Бу вазыйфа кешене товар алырга үгетли, өнди, ышандыра белүне, аңын яулап алуны сорый. Башкача эшләү, сату мөмкин түгел. Шуңа күрә психологияне яхшылап өйрәндем: китаплар укыдым, махсус курслар үттем. Алны-ялны белми эшләдем. Бу тырышлыгым миңа шәһәр читендә йорт төзеп чыгарга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, массаж ясау серләрен үзләштереп, хәлле, бай кешеләрне "уарга" йөрү өстәмә табыш чыганагы булды. Кыскасы, замана җилләренең кая таба исүен сизү нык ярдәм итте миңа. Күрәм, әти-әнием турында сорамакчы буласыз. Бирегә алып кайттым мин аларны. Ияләнделәр кебек. Бу якларның табигате бик матур бит. Петербургтагы фатирны саттык, акчасына яхшы машина алдым. Менә шулай яшәп ятуыбыз. Сер итеп әйтәм, яшь сөяркәм дә бар әле минем.

Эһем... Күзләре "майланып" тора икән бит моның. Башын тәмам чуалтып, бөтен тормышын, дөньясын үзгәртергә сәләтле хатынына карата кайнар хисләре сүнде микәнни? Вәт, ышан син ирләргә... Сүзне икенчегә бормый чарам калмады:

-Кыенлыкларны җиңеп чыга алган кеше буларак, башкаларга берәр төпле киңәш бирсәгезче...

-Шуны истә тотыгыз: теләкләр тискәре булырга тиеш түгел. "Галәм" барысын күреп, ишетеп тора бит. Әйтик, фәлән кеше очрамасын дип өтәләнсәң, ул, һичшиксез, каршыңа чыгачак. "Юлымда яхшы кешеләрне очратсам иде", "Юлым әйбәт, уң булсын" дияргә кирәк.

-"Галәм" безне күзәтә, дидегез. Хатын өстеннән сөяркә тотуыгыз өчен башыгызга "сукмасмы?" Көйләнгән тормышыгыз кителмәсме?

-Хы...ни...

Очраклы әңгәмәдәшем шуның белән саубуллашты. Үзе әйтмешли, юлларына ак җәймә.

фото: http://hott33.ru/Avtobusnie_turi/Ocharovanie_Sankt_Peterburga_5dney_4nochi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk