Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугышчан бүләк ияләрен эзләү дәвам итә

Бөек Ватан сугышында Җиңүдән соң җитмеш елга якын вакыт узса да, ияләрен тапмый калган сугышчан орден-медальләр турында мәгълүматлар калкып чыга тора. "Бездә татарстанлыларны Суворов, Кутузов, Невский, Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләүгә тәкъдим иткән язуларның (наградной лист) берничә йөздән артык күчермәсе саклана. Бу документларның кыйммәте шунда, алар бары 21 гасырда гына...

Бөек Ватан сугышында Җиңүдән соң җитмеш елга якын вакыт узса да, ияләрен тапмый калган сугышчан орден-медальләр турында мәгълүматлар калкып чыга тора. "Бездә татарстанлыларны Суворов, Кутузов, Невский, Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләүгә тәкъдим иткән язуларның (наградной лист) берничә йөздән артык күчермәсе саклана. Бу документларның кыйммәте шунда, алар бары 21 гасырда гына сер булудан туктадылар. Бүләкләнүгә тәкъдим ителүчеләрнең тәфсилләп сурәтләнгән батырлыгы тарихчыларга да, туганнарына да моңарчы мәгълүм булмаган", - диелгән Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепановтан килгән хатта. Әлеге хат белән бергә ике бүләкләү кәгазенең күчермәләрен редакциягә Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев алып килде. Күчермәнең, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп, "Кызыл Байрак ордены белән бүләкләргә" дигән имзалысы Габсәләм Гобәйдуллинның батырлыгы турында булып, гаиләсенең Туембаш авылында табылуы хакында газетабызда хәбәр ителгән иде. Икенче күчермә Нәҗип Гали улы Галиевның (документта - Галиев Назып Галиевич) Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителүен раслый. Бу язмада аның сугышчан юлын яктыртырга булдык.

Нәҗип Галиев 1910 елда туган (кайда икәне язылмаган), Кызыл Армиядә 1933 елдан бирле хезмәт итеп, капитан дәрәҗәсенә күтәрелгән. Фронтка Кукмара хәрби комиссариатыннан алынып, Фин, Көньяк-Көнбатыш, Украина фронтларында көрәшкән. Сугышның беренче елында ук Украинаның Пирятин шәһәре янында яралана, 1942 елның февралендә Харьков өчен барган аяусыз көрәштә исә авыр яра ала. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. Һәм янәдән хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителгән. 525нче Житомир миномет полкы командиры, подполковник Пославский тарафыннан имзаланган язуда болай диелгән:

"3 батарея командиры, капитан Галиев Нәҗип Гали улы 24.12.43 елдан 15.1.44 елга кадәрге һөҗүм вакытында үзен курку белмәс, гайрәтле командир итеп танытты. 1943 елның 26 декабрендә Радомышль районында дошманга каршы контратака вакытында капитан Галиев артиллерия уты белән җитәкчелек итүдән тыш, бер үк вакытта пехота белән җитәкчелекне дә үз өстенә алды. Шулай итеп, безнең гаскәрләрнең элек тоткан урыны кайтарылды.

Михайленко районындагы урам сугышларында капитан Галиев үзенең разведка отделениесе белән безнең пехотага авылны немецлардан азат итәргә булышты.

1944 елның 11 гыйнварында капитан Галиев дошман пехотасын аларның танкларыннан ике тапкыр аерды. Һөҗүм вакытында Галиевның миномет батареясы дошманның ун контратакасын кире кайтарды, пехотаның рота кадәр кешесе юк ителде.

Сугышларда күрсәткән батырлыгы, куркусызлыгы өчен капитан Галиев хөкүмәт бүләгенә - Кызыл Байрак орденына лаек".

Бу язманы әзерләгәндә илебез азатлыгы хакына геройларча көрәшкән райондашыбыз өчен чын күңелдән горурлык һәм рәхмәт хисләре кичердем. Ә бит кукмаралыларның сугышчан бүләкләүгә тәкъдим ителүе турында 2200дән артык документның булуы ачыкланган. (Дөрес, орденнарның теге яки бу сәбәп белән бирелмәгән булуы мөмкин.)

-Аларның күчермәләрен үзебезгә алып кайттым, - ди Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина. Әлеге күчермәләр белән Олыяз урта мәктәбенең "Хәтер" һәм Янилдәге Кукмара аграр көллиятенең "Кар десанты" эзләнү төркемнәре кызыксынган.

-Унлап солдатның туганнарын таптык инде, бу эшне дәвам итәчәкбез, - ди "Кар десанты" җитәкчесе Ринат Шакиров.

Болай булгач, ничәмә-ничә райондашыбыз үзләренең әтиләре яки бабалары батырлыгы турында белә һәм бу хакта буыннан-буынга тапшыра алачак. Бүгенге тыныч тормыш хакына кылынган каһарманлык һичкайчан онытылырга тиеш түгел.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://kvdm.livejournal.com/499928.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk