Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш ветераны Василий Антипов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (+фото)

Кукмара бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Антипов бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиев, эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Ринат Миниятуллин, полициянең хезмәткәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Валерий Федоров, поселок башкарма...

Кукмара бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Антипов бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиев, эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Ринат Миниятуллин, полициянең хезмәткәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Валерий Федоров, поселок башкарма комитеты, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре килгән иде. Юбилейга Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Райондашыбыз, Казан технология техникумы студенты - 18 яшьлек Василий Антипов, 1942 елда хәрби хезмәткә алынып, Ерак Көнчыгышка чик буйларына җибәрелә, Манчжурияне Япон басып алучыларыннан азат итүдә катнаша.

Сугышның аеруча кызган чоры. Отрядлары сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаса да, чик буе сакчыларына бер генә минутка да тынычланырга ярамый, юкса, йомшаклык күрсәтүеңне сизгән дошман гаскәрләренең һөҗүмгә күчәсен көт тә тор.

-Чик буенда 3-4 ел хезмәт иткән солдатларны бер-бер артлы көнбатыш фронтына җибәрәләр. Солдатлар саны аз булганлыктан, безгә тәүлегенә 12-15әр сәгать чик сагында торырга туры килсә дә, чиктән читләрне уздырмадык. Әле ул гынамы - бер үк вакытта оборона корылмалары да төзисең. Япон хәрбиләре еш кына сакчыларны яшеренгән җирләреннән аталар, тылга үзләренең шымчыларын җибәрәләр иде, - дип искә ала ул вакытларны ветеран. - Ике елдан мине бүлек командиры итеп билгеләделәр, алга таба заставаның комсомол оешмасы сәркатибе булып сайландым. Яшь хәрбиләр, комсомолчыларның остазы буларак, алар белән сәяси темага аңлату эшләре алып бардым, үземнең тәҗрибәмне һәм белемемне яшьләргә бик теләп тапшырдым.

Василий Антипов бары тик 1949 елда гына демобилизацияләнә һәм исән-имин туган як туфрагына аяк баса. Райондашыбыз кул кушырып утыра торганнардан түгел - сугыштан кайтуга ук ул үзенең хезмәтен Татарстанның Эчке эшләр бүлегендә дәвам итә. Участок милициясе, өлкән оперуполномоченный вазыйфаларын башкарган ветеран, 20 ел буе Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

-Василий Антипов ветераннар хәрәкәтенә актив өлеш кертте, ул әле хәзер дә яңа гына хезмәт юлын башлаган хезмәткәрләргә үзенең саллы киңәшләре белән һәрдаим ярдәм итеп тора, - диләр аның турында полициянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре. - Бүлектә "Дисциплина көне", әхлакый-психологик әзерлек буенча дәресләр уздырган вакытта, төрле тантаналарда да безнең көтеп алынган кунак иде ул.

Сугыш һәм хезмәт ветеранының күкрәген бик күп орден-медальләр бизи. Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Почет билгесе орденнары, бик күп медальләр - аның өчен иң кадерле ядкарьләр.

Райондашыбыз үзенең пар канаты белән биш бала тәрбияләп үстерә. Ул-кызларының да инде үз тормышлары.

-Балаларым бик әйбәт, мине бик яхшылап тәрбия кылалар, алга таба да бәхетләре ким булмасын иде, - дип тели ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk