Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш ветераны Имаметдин Шәйхетдинов: озак яшәвемнең сере тәрбия әйбәт булудан, ди

Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга санаулы көннәр генә калып бара. Тиздән, табигатьнең ямьләнгән бер мәлендә, җитмешенче бәйрәм салюты тыныч, зәңгәр күгебезне аллы-гөлле төсләргә бизәр, ә сугыш һәм тыл ветераннарының күзләрендә яшь тамчылары ялтырар. Дәһшәтле сугыш булган вакытларның еракта калуына сөенсәк тә, әлеге елларның хатирәсен күңелләрендә саклаучы мөхтәрәм өлкәннәребез елдан-ел кими. Без...

Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга санаулы көннәр генә калып бара. Тиздән, табигатьнең ямьләнгән бер мәлендә, җитмешенче бәйрәм салюты тыныч, зәңгәр күгебезне аллы-гөлле төсләргә бизәр, ә сугыш һәм тыл ветераннарының күзләрендә яшь тамчылары ялтырар. Дәһшәтле сугыш булган вакытларның еракта калуына сөенсәк тә, әлеге елларның хатирәсен күңелләрендә саклаучы мөхтәрәм өлкәннәребез елдан-ел кими. Без аларга бүгенге тыныч тормышыбыз өчен рәхмәтле. Үзләрен аямый көрәшкән ватандашларыбызга кадер-хөрмәтнең, игътибарның иң зурысы күрсәтелергә тиеш.

Сугыш ветераны Имаметдин абый Шәйхетдиновтан озак яшәвенең серен сорагач:

-Тәрбия әйбәт булудан ул, - диде горурланып. - Балаларым тәртипле булды. Аларның ярдәме булмаса, шушы яшькә җитәр идемме соң?! Җитеш, яхшы тормышта яшим. Улым Таһир дә, киленем Әлфия дә бик ярдәмчел. "Әти" дип кенә торалар, килен эшкә киткәндә "мин киттем"дип чыгып китә, кайткач, "мин кайттым" дип дәшеп керә. Төнгә дә нинди генә ризыклар әзерләп куймый. Йоклый алмаган вакытларда тамаклар да ачыгып китә шул, йөргән җирләрне сагынып уйланып ятам, җырлап та җибәрәм. Аннары, тукта, киленнең иртән торып эшкә барасы бар бит, димен. Исән-сау гына булсыннар.

Кайнатасының мактау сүзләрен "и, әти" дип бераз кыенсынып тыңлап торган Әлфия апа:

-Аллага шөкер, бу нигезгә килен булып төшеп, бергә-бергә гомер итүебезгә дә тиздән 25 ел була. Бик матур яшибез, бер авыр сүз дә ишеткәнем юк. Әти җор телле, хөр күңелле кеше, - диде.

Имаметдин абый озак ялындырып тормады, салмак кына көйләп тә җибәрде. Яшьлегендә бик матур булгандыр аның тавышы, хәзер дә гаҗәеп моңлы. Дүрт яшеннән әнисез калып, тормыш авырлыкларын кечкенәдән үз җилкәсендә күтәргән ул. Эштә дә сайланып торырга туры килмәгән: чабатасын да үргән, атлар да караган... Хуҗалыкта да ике сыердан ким асраганыбыз булмады, ди бит.

Сагыну-сагышларны җырларга салдым дип, тикмәгә генә сөйләмиләрдер шул. Син - минеке, мин - синеке, дип вәгъдәләр куеп кавышкан тормыш иптәшенең генә гомере кыска була, 57 яшендә бакыйлыкка күчә. Ишле гаилә булып, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп яшисе дә яшисе иде бит әле аңа. Унбиш балага гомер бирәләр алар, өчесе тугач та озак яши алмый, ә берсе яшьлегенең уртасында вафат була. Бүгенге көндә унбер бертуган төрлесе-төрле җиргә чәчелеп, исән-имин гомер кичерәләр икән.

Сугыш елларының ачысы, атышу-шартлаулар да эзсез генә узмаган: тәндәге яралар, күңелдәге авыр истәлекләр ветеранны әледән-әле үткәннәргә алып кайталар. Харьков, Кременчук, Полтава, Түбән Новгород, Авеста, Одесса шәһәрләрендәге яуларда катнашкан солдат соңгысында каты яраланып, туган якларына кайта. Беренче җиңү сөенечен дә авылда каршылый. Шатлыктан аяклар җиргә тимәде, дип искә ала ул. Командирларының да Арча ягыныкы булып, татарча сөйләве җылы истәлек булып күңелендә калган. Чит җирдә туган телеңне ишеткәч, йөрәкләргә җылы керә шул. Ә сугыш кырында бигрәк тә күңелләр үсеп, рәхәт булып китә, ди ветеран.

Бүген күгебез аяз, илебез тыныч, өстәлләребез мул. Тормышның кадерен белеп кенә яшәрлек. Авырлыкларны җиңеп, безгә шушы тормышны бүләк иткән хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарына да тагын күп еллар исән имин яшәргә язсын. Туган көнендә: "Тагын унбиш ел яшисе иде әле", - дип әйткән Имаметдин абыйның да теләкләре кабул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk