Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңга калсаң, эш китеп бара, ди контролер-кассир Зөлфия Зәйнетдинова

Беркөнне студент елларын искә төшереп, көлешеп утырдык. Нинди күңелле вакытлар. Бу чор һәркемнең күңелендә аерым урын алып торадыр. Кемдер дәрес вакытын искә төшерсә, кемдер юлда йөргәндә булган кызыклы вакыйгаларга тукталды. Ә юлда булган истәлекләрне билет тикшерүчеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Зур Кукмарадан Зөлфия Зәйнетдинованың "Содружество" җәмгыятендә контролер-кассир булып...

Беркөнне студент елларын искә төшереп, көлешеп утырдык. Нинди күңелле вакытлар. Бу чор һәркемнең күңелендә аерым урын алып торадыр. Кемдер дәрес вакытын искә төшерсә, кемдер юлда йөргәндә булган кызыклы вакыйгаларга тукталды. Ә юлда булган истәлекләрне билет тикшерүчеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Зур Кукмарадан Зөлфия Зәйнетдинованың "Содружество" җәмгыятендә контролер-кассир булып эшләвен белгәч, аның белән күрешеп, үземне кызыксындырган сорауларны бирәсем, истәлекләрем белән уртаклашасым килде.

Зөлфия апа Зәйнетдинова чыгышы белән Өркеш авылы кызы булса да, гаиләсе Кукмарага күченеп, биредә үсә ул. Хезмәт юлын да заманында алдынгы предприятиеләрнең берсе саналган мех фабрикасында башлый. Анда эшләгән вакытларын бары тик җылы хатирәләр белән генә искә ала:

-Мех фабрикасында эшләгән елларны әле дә сагынам. Коллективыбыз да әйбәт иде, директоры Мәгъфүрә Гайнетдиновага да гомер буе рәхмәтле булдым. Ул безне эшкә, тәртипкә өйрәтте. Кырыс җитәкче, шул ук вакытта яхшы күңелле булды. Аның кул астында эшләгәндә туплаган тәҗрибә ничә еллар үтсә дә, кыйммәтен югалтмый, - диде Зөлфия апа.

Мәктәп бетереп, укырга кергән генә вакыт. Электричкага утырып, башкалага юнәлдек. Контролерлар кергәндә кулда билетыбыз юк иде. Алырга җитешмәдекме, әллә башка сәбәп бар идеме - анысы истә калмаган. Безнең белән баручы бер танышыбыз, билет алырга җыенуыбызны күреп: "Әйдәгез, мин сезне "йөгерергә" өйрәтәм", - диде. Бу минем контролерлардан качып, электричка туктаган вакытта беренче тапкыр бер вагоннан икенчесенә күчеп утыруым булгандыр һәм соңгысы да. Безнең ише качып кына калучылар гына түгел, контролерлар белән дорфа, ямьсез сүзләр кушып сөйләшүче егетләрне дә күргән булды. Контролерлардан качабыз дип йөгереп, кире утырырга җитешмәүчеләр дә бар иде. Ярый әле кесә телефоннары бар: дусларына шалтыратып, электричкада калган сумкалары турында кайгырта алалар. Һаман да уйлыйм: ник кирәк булды икән болай җафаланырга, акча булмаганмы, әллә башка сәбәпләрме? Бер яктан караганда, бер дә рәхәт эш түгел бит.

-Хәзер андый "куяннар" юк инде, яшьләр тәртипле, билет алып йөриләр. Урамда да танып исәнләшәләр, - диде Зөлфия апа. - Һәрбер эшнең четерекле минутлары булган кебек, монда да төрле чак була. "Тамагың туйгач, өстәл янында да авыр", - диләр бит. Көне буе аягүрә йөрергә туры килә. Билетларны гел тикшереп торабыз, чөнки безнең өстән дә контроль бар, бер кешедән берничә тапкыр да карыйбыз. Бар халыкны да истә калдырып бетерү мөмкин түгел. Кайберләре бер тапкыр карадыгыз бит инде, диләр. Төрле холыклы кешеләр була, шуңа күрә мөлаем булырга, уен-көлке белән: "Карамады, дип үпкәләрсең, кая, күрсәт инде билетыңны?" - дигән булып, һәрбер кеше белән уртак тел табарга тырышабыз. Кешене әшәкелек белән җиңеп булмый, - диде ул.

Тик менә шул юлларда йөрүләре генә бик авыр иде шул. Кичтән китәсе килми, иртәнге сәгать дүрттә торып, калтырана-калтырана суык электричкада барулары... Хәзер электричкалар яңа, суык түгел инде, дип сөйләде Зөлфия Зәйнетдинова. Әңгәмәдәшемнең дә хезмәте иртәнге сәгать дүрттә башлана, төнге сәгать уникенче яртыларда тәмамлана. Үзе бу турыда: "Проходнойдан керәсе юк, эш көтеп тормый, соңга каласың икән - китеп бара", - диде елмаеп. Электричка номерлары, тукталышларга килү-китү вакытлары язылган, кыскасы, цифрлар белән чуарланган эш графигын да күрсәтте Зөлфия апа. Төнлә кайткач, башны эшләтер өчен сканвордлар чишәргә ярата икән.

Зөлфия апаның гаиләсе дә түгәрәк. Тормыш иптәше Расим абый турында җылы сүзләр белән генә телгә алды: эшкә озатып кала, тәмле ашлар пешереп каршы ала, кулыннан килмәгән эше юк, диде. Алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә оныклар сөяләр. Зөлфия апага карап, бер дә алты тапкыр дәү әни димәссең! "Ирем белән икебез торабыз, җыйнаулашып яшибез", - диде ул, тезелеп киткән уенчыкларга күрсәтеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk