Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сихри көч ярдәме

Район газетасындагы "Могҗизалар" дигән мәкаләне укыдым да, инде моннан берничә ел элек үзем белән булган бер вакыйга турында язарга уйладым.


Урам пенсионерлары - бер төркем картлар белән сәясәт, дөнья яңалыклары турында сөйләшеп торабыз. Шунда бер күрше 2006нчы елның 20 декабрендә Дәрвишләр бистәсенә җиткәндә өч кешенең һәлак булганын, аннан соң да ул җирдә бәрелешләр еш булуын, гомумән, ул урында элек зират булган икән дип сөйләүләрен әйтеп куйды. Ул шулай дигәч, әлеге көнне булган хәл кылт итеп исемә төште.
Без ул көнне улыма машина алырга дип Казанга барган идек. Берничә автосалонга кереп машиналар карап йөрдек тә, "КАН автосалоны"на тукталдык. Үзебезгә ошаган машинаны алгач, тиешле документларны тутыргач, кайтыр юлга чыктык. Олы юлга чыгып, 300-400 метр китүгә, әйбәт кенә барган машинабыз кинәт сүнде. Машина бөтенләй кабынмый да. Нәкъ әлеге өч кеше һәлак булган вакытка туры килдек - юлда машиналар ташкыны туктап калган иде. Көч-хәл белән борылып, үзебез Казанга килгән машинага яңа машинаны тагып, кире автосалонга кайтып киттек. Анда автослесарьлар карап, кайсыдыр җирен боргалагач, машина кабынды бит. Ышанып, өйгә кайтабыз, дип чыгып киттек. Нәкъ теге урынга килеп җитүгә, машинабыз тагын сүнде. Тагып, янә өстерәтеп автосалонга кайтып киттек. Биредә тагын машинаны кабызып бирделәр. Җитәкчеләре бер 10-15 минут тирәсе автосалон территориясендә йөреп торырга киңәш итте. Йөрибез, машина да чыгымламый. Без инде сөенеп, "Булды бу, эшли башлады" ,- дип кайтыр юлга кузгалдык. Ходай рәхмәте, теге урынга килеп җитүгә машинабыз тагын сүнде бит. Бу бит инде юньле хәл түгел, өченче тапкыр шушы ук урында машина сүнә! Тагын кире киттек. Ачу да бик чыккан иде, кычкырышып алырга да туры килде. Әмма андагыларның машинаны икенчегә алыштырып бирәселәре килми, чөнки документлары инде тутырылган. Ниндидер бер запчасть урынына икенчене куйдылар да, без кайтып киттек. Теге урынны да тыныч кына үтеп киттек, шөкер, хәзер дә машинабыз әйбәт кенә йөреп тора.
Шул вакытта машинада бергә барган улымның иптәш малае:" Абый, бик борчылмагыз әле, димәк, шулай кирәк. Безне автосалоннан ерак җибәрмичә генә кире борылырга мәҗбүр итәләр",- дигән иде.
Күршем әлеге көнне хәтердә яңарткач: " Бу тирәдә элек зират та булгач, димәк, чыннан да ниндидер сихри көчләр, төзек булмаган машина белән ерак юлга чыкмасыннар, дип безне ул турыдан җибәрмәгәннәрдер инде," - дип эчемнән генә анализлап куйган идем. Бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем юк иде, кеше ышанмас дидем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk