Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Штрафка - риза, таныклыкны гына алмагыз, диләр Кукмара шоферлары

ЮХИДИ хезмәткәрләре Салават Баймиев һәм Руслан Саммиков белән берлектә оештырылган чираттагы рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы шоферларның күплегенә кабат хәйран калып кайттык. Закон таләпләре катгыйланып, штраф бәяләре шактый зур суммаларда тирбәлсә дә, күп шоферларның моңа әллә ни исләре китми. ...Кукмара-Мамадыш юлының Өлге заправкасы тирәсендә транспорт агымын күзәтәбез. Барысы да...

ЮХИДИ хезмәткәрләре Салават Баймиев һәм Руслан Саммиков белән берлектә оештырылган чираттагы рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы шоферларның күплегенә кабат хәйран калып кайттык. Закон таләпләре катгыйланып, штраф бәяләре шактый зур суммаларда тирбәлсә дә, күп шоферларның моңа әллә ни исләре китми.

...Кукмара-Мамадыш юлының Өлге заправкасы тирәсендә транспорт агымын күзәтәбез. Барысы да каядыр чабалар, ашыгалар. Күперне узганнан соң, тау менгәндә "Узышырга ярамый" дигән юл билгесе куелган. Көчле тизлек белән баручыларның әлеге урында һич кенә дә әкрен хәрәкәт итәселәре килми. Бер-бер артлы "очып" киләләр дә, юлның каршы як полосасына чыгып, үзләре алдыннан хәрәкәт итүче автомобильләрне узып та китәләр. Моның өчен 5 мең сум штраф яисә 4 айдан 6 айга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителү каралган, ә инде бер ел эчендә икенче тапкыр әлеге кагыйдәне бозсаң, йөртү таныклыгыңнан бер елга колак кагасың.

-Үргә таба күтәрелгәндә юлдан каршыңа килүче транспорт бөтенләй күренми. Күп фаҗигаләр нәкъ менә шоферларның ашыгулары, тиешле юл билгесен санга сукмаулары нәтиҗәсендә килеп чыга да инде. Быелның беренче кварталында район юлларында автомобильләрне узып китү белән бәйле 14 транспорт һәлакәте теркәлде, - ди ЮХИДИ инспекторы Руслан Саммиков. - Бәхеткә каршы, үлем-җитем, тән җәрәхәтләре алу очраклары булмады.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк: инспектор туктаткан шоферлар үзләрен аклау өчен ниләр генә уйлап чыгармый! "Фольксваген Тигуан" автомобиле хуҗасы исә үзенең кагыйдә бозуын әлеге юл билгесен күрмәве белән аңлатты. Махсус камерага яздырылган видеоязманы күргәч, күпме көрсенсәң дә юк шул инде. 42 яшьлек ир-атның иминиятләү полисының да вакыты моннан бер ай элек чыккан булган. Нәтиҗәдә аңа берьюлы ике беркетмә төзелде, хәтта машинасының номерлары да салдырылды.

"ВАЗ-21099" шоферының авыру әнисе янына ашыгуы. Тауда берьюлы өчмашинаны узып китте ул. Каршысына транспорт килепчыккан очракта, ниләр буласын күз алдына да китерү авыр. Кайвакыт гомерне секундлар хәл итүен яшьләр, никтер, аңламый шул. Күбесенә штрафның нинди суммада булуы да мөһим түгел хәтта, бары тик транспорт йөртү таныклыгын гына алмасыннар!

-Моннан ике көн элек полициянең дежур частенда Лубян-Сосновка юлының өченче чакрымында юл фаҗигасе булу турындагы хәбәр алынды да, төнге сәгать икеләрдә шунда барырга туры килде, - ди инспектор Салават Баймиев. - Өч машина үзара куышалар да, урман эчендә "Тойота" автомобиленә "ВАЗ-2107" килеп бәрелә. Әлеге машиналарның өчесенең дә шоферлары исерек иде. Берсенең исерткеч эчемлек куллану-кулланмавын урында ук "Алкотектор" приборы белән тикшердек, калган икесен район үзәк дәваханәсенә алып кайттык. Анда ир-егетләрнең канында алкоголь булуы ачыкланды. Төнге маҗараның азагы алар өчен әнә шулай аяныч тәмамланды. Шоферлар өчесе дә транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәкләр, өстәвенә 30 мең сум штраф та түләү каралган. Шулай ук алар эвакуатор хезмәте өчен дә 10 мең сумга якын түләргә тиеш булалар.

Юллар кардан арчылу белән, бер-берартлы скутер, мопедлар да баш калкытты. Яшь җилкенчәк әлеге төр транспортта рәхәтләнеп җилдән җитез җилдерә. Безгә дә рейд вакытында берән-сәрән очраштырдылар алар. Башына шлем кимәгән ЗурКукмара авылы егете штрафка да тартылды.

Сүз уңаеннан: ЮХИДИгә "Барс" дигән прибор кайтты. Анда шоферның транспорт йөртү таныклыгы, машинасының номеры кертелә. Прибор ярдәмендә урында ук автомобиль хуҗасыныңштрафлары булу-булмау, транспорт һәм үзе эзләүдә түгелме икәнен һәм башка мәгълүматларны белергә була. Әгәр шоферның гаебе бар икән, аңа урында ук беркетмә төзелә.

фото: http://shtrafinovyegibdd.ru/kak-uznat-pro-shtrafy-gibdd/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X