Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шатлыкны уртаклашып

Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү турындагы Федераль программа кысаларында Югары Өскебашта Наһар апа Әхмәтовага йорт төзелү турында күптән түгел газетабызда язма бирелгән иде. Вак-төяк төзү эшләренә кадәр төгәлләнеп, газ, су, канализация үткәрелгән яңа өй узган атнада тантаналы төстә хуҗасына тапшырылды.

Әле 22 майда гына 91 яшен билгеләп үткән әбинең шатлыгын уртаклашырга балалары, туганнары, авылдашлары, башлангыч мәктәп укучылары җыелган иде.
-Соңгы елларда бу авылга истәлекле вакыйгалар уңаеннан еш килдек, - диде район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина, тантананы ачып. - Башлангыч мәктәп, клуб биналары куллануга тапшырылды, Советлар Союзы Герое С.Әхтәмов катнашында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль такта куелды. Бүген дә сөенечебез зур. Гомерен авыр хезмәт белән уздырган, яшьли тол калып, 4 баланы аякка бастырган Наһар әби мондый бүләккә бик лаек. Йортның игелеген күрергә, уңайлы шартларда озак гомер кичерергә язсын.
Йортны шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов кул астында эшләүче төзүчеләр бер ай эчендә сафка бастырдылар. Илсур Җәмил улы райондагы бик күп төзелешләргә, социаль объектларны - мәктәпләрне, балалар бакчаларын, клубларны, музейны төзекләндерүгә үз өлешен кертә, төрле ярышлар, бәйрәмнәр үткәрүгә, мәчетләр төзүгә даими рәвештә иганәчелек ярдәме күрсәтә. Бу юлы да үз бурычын тел-теш тидермәслек итеп башкарган. Пөхтә итеп өелгән матур кирпечле, калай түбәле өй янәшәдәге иске йорт янында әллә каян балкып тора, яңа тимер капка-койма да корылган. Наһар апа төзүчеләрнең хезмәтеннән бик канәгать булуын белдерде:
-Сөенечем бик зур, - диде ул, шатлыгын уртаклашып. - Иң беренче рәхмәтем - картлык көнемә олы бүләк ясаган Аллаһыма, икенче рәхмәтем - шушы мөмкинлекне булдырган Россия, Татарстан Президентларына, район җитәкчелегенә, авыл җирлеге Башлыгына, төзүче егетләргә. Тормышым бик авыр булды, балаларны берүзем аякка бастырдым, 1965 елда үз тырышлыгым белән өй җиткердем. Ул бик искерде инде. Картаймыш көнемдә миңа да яңа йортта рәхәттә яшәргә язган икән.
Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, бу төбәктә 13 ветеран торак шартларын яхшырту буенча чиратка баскан булган. Инде менә 12се уңайлы шартларда гомер кичерә. Гомерләренең көзе тынычлыкта, иминлектә үтсен аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X