Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шатлык өләшүче бакча

Зур Кукмара авылындагы "Шатлык" балалар бакчасының исеме җисеменә туры килә. Әкияти бизәлеш, мөлаем йөзле хезмәткәрләр һәркемне үзенә тартып тора.

Ел дәвамында бакчада күптөрле чаралар узды. Сабантуй бәйрәме исә аеруча истә калырлык итеп оештырылды. Бәйрәмне һәр бала зарыгып көтеп алды. Иртән иртүк торып, матур киемнәрен киеп: "Сабантуйга барабыз", - дип шатланып бакчага киттеләр алар. Бәйрәм, чыннан да, бик күңелле үтте. Балалар кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, чиләкләр белән су ташыдылар, чүлмәк ваттылар. Мавыктыргыч уеннардан соң һәр сабыйга бүләкләр тапшырылды. Сабантуй көнне бакчадагы бәйрәм рухы, музыка, балаларның шат авазлары авыл урамнарына таралып, әллә каян ишетелеп торды.
"Шатлык"ка безнең кызыбыз да йөри.Тәрбияче Илсөяр Шәфигуллинага, аның ярдәмчесе Гөлназ Гайнетдиновага газета аша рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Алар балаларга белем-тәрбия генә биреп калмыйлар, һәр сабыйның күңеленә юл табалар, һәммәсен тигез күреп, үз балаларыдай якын итәләр. Тәрбиячеләрнең икесе дә иртән бакчага килүчеләрне кояштай балкып каршы алалар, ата-аналар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә эшлиләр.
Сабыр, гадел, мөлаем йөзле тәрбиячеләр Рәсимә Минһаҗева һәм Зөбәйдә Хантимерова, музыка җитәкчесе Нурия Усман кызы да - үз эшләренең осталары. Балаларны шәхес итеп тәрбияләү өчен күп көч куя алар.
"Шатлык" балалар бакчасы мөдире Гөлфия Фазыловага, бакча коллективына хезмәтләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X