Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезгә кычыткан шулпасымы, әллә алабута ипиеме?

Сугыш чоры балалары хөрмәтенә Октябрь - минем туган аем. Егерме өчендә, Ходай кушса, 77не тутырам. Һәр яшәгән көнемә Ходайга рәхмәтлемен. Һәм дә табиб, шәфкать туташларына, туган-тумачаларга, яшьтәшләремә, хезмәттәшләремә, дус-ишләремә. Ни кызганыч, 38дә туганнарның, яшьтәш-сабакташларның күбесе арабызда юк иде инде. Октябрь - минем өчен куанычлы, моңсу, борчулы хәтирәләр ае, еш кына...

Сугыш чоры балалары хөрмәтенә
Октябрь - минем туган аем. Егерме өчендә, Ходай кушса, 77не тутырам. Һәр яшәгән көнемә Ходайга рәхмәтлемен. Һәм дә табиб, шәфкать туташларына, туган-тумачаларга, яшьтәшләремә, хезмәттәшләремә, дус-ишләремә. Ни кызганыч, 38дә туганнарның, яшьтәш-сабакташларның күбесе арабызда юк иде инде. Октябрь - минем өчен куанычлы, моңсу, борчулы хәтирәләр ае, еш кына үземне өермә эчендә яшәгәндәй хис итәм, маҗаралы төшләр күрәм. Ул төшләрне уянгачтын түкми-чәчми туганнарыма сөйли алам. Арадан берсен сезгә дә сөйлим әле.
Каян башка килә диген, яшьтәшләремнең барын да туган көнемә җыйнау хәстәре белән йөрим, имеш. Алар белән берәм-берәм сөйләшәм, фикерләшәм. Арада зирәклеге, уңганлыгы белән аерылып торган Рәшит Якупов минем уемны дәррәү күтәреп ала: "Хафиз дус, бу гамәлеңне хуплыйм, - ди ул". - Бу гадәти генә мәҗлес булмаячак. Иң яхшы ресторанны сайла. Без киндер күлмәк-ыштаннан, чабаталардан килербез. Анда табынга кычыткан шулпасы, алабута ипие, өшегән бәрәңге боламыгы, песи борчагы, урман чикләвеге - кыскасы, безне ачлыктан, үлемнән алып калган тагын уннарча башка ризык, үләннәр куелсын. Син моны эшли аласың".
Киттем иң абруйлы ресторанга. Аның хуҗасы мине бик сәерсенеп, кызганып тыңлады.
- Аңлыйм, карт көнеңдә хәерчелеккә калгансың. Ә ресторанда утырасы килә. Әмма иганәчелек белән шөгыльләнмим.
- Шөкер, тормышым әйбәт, - дим. - Балалар тәрбиясендә яшим. Чыгымнарның яртысын алдан ук түләп куям.
- Ә шулаймы? Ярый алайса. Пешекчедән бик уңдым мин. Әйдә чакырыйк әле үзен.
Турысын әйтим, яшь пешекченең күзләре маңгаена менде.
- Мондый заказны беренче ишетүем, - диде ул. - Яшермим, мин кычыткан шулпасын да, алабута ипиен дә хәзерли алмыйм. Монгда сугыш чоры көнкүрешен, кухнясын белгән яхшы белгеч кирәк. Ә бу кыйммәткә төшәчәк.
- Хуҗа да уйга калды.
-Сугыш чорын чагылдырабыз икән, ул елларда яңгыраган җырлар, биюләр кирәк. Монысы да җиңел эш түгел. Кыскасы, кыйммәтле мәҗлес булачак бу. Исәпләп карыйк әле.
Ресторан хуҗасы белән килешүгә кул куйдым. Һәм шундый мәҗлес үткәрдек ки, бөтен кеше таң калды.
Әйтсәм әйтим, төрле төбәктә яшәүче яшьтәшләремә, таныш-белешләремә дә сөйләдем мин бу мәҗлес турында. "Минем озакламый туган көнем. Рәхмәт үзеңә. Шундый мәҗлес оештыру теләге үземдә дә туды. Бу балаларыбыз, оныкларыбызга да файдалы булыр иде. Сугышның нинди афәт, бәла-каза китерүен һәр яңа буын аңлап үссен", - диделәр алар.
Әйе, безнең буын сугышның нәрсә икәнен белә. Берәүгә дә моны онытмаска иде.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X