Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сессия булды

31 октябрьдә Кукмара район Советының егерменче сессиясе булды. Көн тәртибендә беренче булып Кукмара муниципаль районы Уставына өстәмәләр проекты турындагы мәсьәлә буенча район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, юридик бүлек җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Г.Нурмөхәммәтованың чыгышы тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Җамалиева үз чыгышында районда хокук...

31 октябрьдә Кукмара район Советының егерменче сессиясе булды. Көн тәртибендә беренче булып Кукмара муниципаль районы Уставына өстәмәләр проекты турындагы мәсьәлә буенча район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, юридик бүлек җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Г.Нурмөхәммәтованың чыгышы тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Җамалиева үз чыгышында районда хокук бозуларны кисәтү буенча 2011-2014 елларга комплекслы программаны тормышка ашыруның барышына тукталды. Районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында район Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Нотфуллин сөйләде. Районның муниципаль ихтыяҗлары өчен хезмәт күрсәтү, эш башкару, товарлар китерү буенча муниципаль заказны урнаштыруның торышы турында контроль-хисап палатасы рәисе С.Камалова хисап тотты. Финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары И.Саматов җирле үзидарәнең сайлап куела торган органнары әгъзаларының, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтләре өчен түләү шартлары турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү хакындагы мәсьәләгә ачыклык кертте, шулай ук эшчәнлекнең аерым бер төрләре өчен алдан йөкләтелгән керемгә берләшкән салым рәвешендәге салым системасын гамәлгә кертү турында чыгыш ясады. Район Советының 27.12.2011 елгы 94 санлы карары белән расланып, 12.04.2012 елгы 129 санлы карары белән үзгәртелгән Кукмара муниципаль районының коррупциягә каршы 2012-2014 елларга муниципаль программасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында сөйләү өчен янә Г.Нурмөхәммәтова сүз алды.
Кукмара районы территориясендә "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эш һәм хезмәт күрсәтүне сатып алу турында"гы 18.07.2011 елгы 223 санлы Федераль закон Кагыйдәнамәләрне куллану турында район Башкарма комитетының юридик белгече Р.Гафаров сөйләде.
Сессиядә шулай ук район прокуроры М.Нәҗипов чыгыш ясады.
Сессияне район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина алып барды һәм район Советының даими комиссияләре составындагы үзгәрешләр турында әйтеп узды. Йомгаклау сүзе белән район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk