Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлаулар оешкан төстә үтте

2011 елның 4 декабрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау үтте.

5 декабрьдә ТР Министрлар Кабинетында РФ Федераль Җыены алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау нәтиҗәләренә багышланган видеоконференция узды. Сайлаулар барышын яктырткан журналистлар алдында ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.Фомин чыгыш ясап, сайлау кампаниясенә бәя бирделәр, аның үзенчәлекләренә тукталдылар.
-Республикабызда сайлаулар оешкан төстә узды, җиде партия дә актив катнашты, -дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.
Тәүге нәтиҗәләр күрсәткәнчә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең зур өстенлек белән алда баруын ул сайлаучыларның бүгенге сәясәтне хуплавы, партия җитәкчелегенә ышаныч күрсәтүе дип атады. Үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән өчен халыкка рәхмәтен җиткерде.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.Фомин яшьләрнең сайлауларда активлык күрсәтүен, аларның илебезнең киләчәгенә битараф булмавын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk