Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сандугачлар оя кора торган агачларны кистеләр

Юкка гына элек-электән: "Чишмәле авыл - нурлы авыл", - дип әйтмәгәннәр. Мәчкәрәдә дә авыл барлыкка килгән вакытлардан ук кешеләрне саф суы белән сөендерүче, кадерле бер чишмә бар. Сандугач чишмәсе дип йөртәләр аны. Риваятьләргә караганда, аны Сандугач бабай саклап, чистартып торган, шунлыктан чишмәгә дә әлеге исем бирелгән, диләр. Ә чишмә тирәсендә...

Юкка гына элек-электән: "Чишмәле авыл - нурлы авыл", - дип әйтмәгәннәр. Мәчкәрәдә дә авыл барлыкка килгән вакытлардан ук кешеләрне саф суы белән сөендерүче, кадерле бер чишмә бар. Сандугач чишмәсе дип йөртәләр аны. Риваятьләргә караганда, аны Сандугач бабай саклап, чистартып торган, шунлыктан чишмәгә дә әлеге исем бирелгән, диләр. Ә чишмә тирәсендә үсүче меңъеллык агачларга ул заманнарда ук сандугачлар кайтып, авыл кешеләрен күңелләргә үтеп керүче тавышлары белән сөендереп торганнар. Чишмәнең исемендә шушы кошларның да катнашы бардыр. Соңгы елларда челтерәп аккан чишмә ташландык хәлдә калган иде. Ә үткән җәйдә район үзәк музее җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина аны төзекләндерүне үз өстенә алды. Без аның бу эше өчен бик куандык, һәр авыл кешесе чишмәдән су алганда Ләбүдә ханымны мактап искә аладыр.

Чишмә авылыбызның яме булып челтерәп ага, хәтта кыш көне дә аның суы кимемәде. Язын сандугачлар кайткач, шулай ук яңа чишмәгә сөенер, дәртле сайраулары белән әйләнә-тирәне куандырыр, дип көткән идек, тик аларның оя кора торган агачларын ни сәбәпледер кистеләр. Шулай итеп, меңъеллык агачларыбыз юк инде. Ирексездән: сандугачлар быел кая кайтыр икән дигән сорау туа күңелдә?

Сылу ФАТЫЙХОВА

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk