Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салаватка җылы оекбашларны Габделбәр Ризванов Әтнәгә кадәр илткән

Шулай итеп, Самара өлкәсенең Похвистнев районындагы Яңа Мансуркин авылында гомер итүче Бәдия апа Кәримованың гозере үтәлде. Кыш якынлашуга Салаватка һәм аның гаиләсенә тәгаенләп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар җибәрә ул. Элегрәк, Салават концертлар белән Богырысланга килгән вакытта (Яңа Мансуркин Самарадан - 200, Богырысланнан 80 километр ераклыкта) Бәдия апаның оекбашларны сәх­нәдә тапшыра...

Шулай итеп, Самара өлкәсенең Похвистнев районындагы Яңа Мансуркин авылында гомер итүче Бәдия апа Кәримованың гозере үтәлде. Кыш якынлашуга Салаватка һәм аның гаиләсенә тәгаенләп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар җибәрә ул.

Элегрәк, Салават концертлар белән Богырысланга килгән вакытта (Яңа Мансуркин Самарадан - 200, Богырысланнан 80 километр ераклыкта) Бәдия апаның оекбашларны сәх­нәдә тапшыра торган күр­кәм гадәте булган, соңгы елларда исә: "Яшем дә бара, юлларга чыгу да кыенлаша", - дип, яшьтән үк яратып укыган "Ватаным Татар­стан"ны арадашчы итте. Лә­кин Салаватның эзенә тиз генә төшәм димә. Август аенда Казанда яңа сезонын ачып җибәрә дә Рәсәйдәге татарлар яшәгән төбәкләр­гә юл тота. Бу юлы да байтак вакыт җавап бирми азаплады, Бәдия апа исә: "Тапшырдыгызмы, тапшырдыгызмы?" - дип көнаралаш сорау алып тора.

Ниһаять, Салават "эләк­те", гозерне җиткердем. "Кил, кил, бик тиз кил, мин Ижауда гына", - ди бу. Аннан концертлар белән ярты Татарстанны әйләнде һәм моннан бер атна элек оекбашларны Әтнәдә тапшыру насыйп булды. Җырчыга канат куйдылармыни?! Һәр оекбашны аерым-аерым ку­лына алды, беренче тапкыр күргәндәй, бизәк-чук­ларына сокланды һәм: "Да, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел", - диюе­ Бәдия апаның осталыгына бәя иде. Чыннан да, оекбашлар күңел җылысын салып бәйләнгән, һәркемне кызыктырырлык.

Бәдия апаның хаты да бар. Ул: "Мөселман кардә­шем Салават, барлык туганнарым һәм дә бабаем Рәим­җан исеменнән сагынычлы сәламнәремне кабул ит... - дип башлана да, - ...барча халыкларга үрнәк булган татарстанлыларга, җитәк­че­ләргә саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телим, намаз вакытында догадан кал­дыр­мыйм", - дип тәмам­лана.

Салават та, милләттәш­ләребезнең, кайда гына яшә­сәләр дә, киләчәктә дә бер­дәм, бергә булуын телә­де, икенче көнне иртәнге якта исә Салаватның хәләл җе­фе­те Ләйсән ханымның Бә­дия апага шалтыратып, хәл-әхвәл белешүе, рәхмәт әйтүе мәгъ­лүм булды. Телефоннан бел­дерүенчә, шундый игътибарга Бәдия апа бик шатланган иде.

Бер кочак оекбашлы Са­лаватның Әтнәдәге концерты, алдан билгелән­гән­чә, төп-төгәл җидедә башланды. Ха­лыкның концертка җые­лу­ына исә минем исем-акы­лым китте. Концерт башланырга егерме минут кала мә­дәният йортында Салават ар­тист­ларыннан гайре бе­рәү дә юк иде. Ун-унбиш минутта ха­лык залга шыплап тулды.

Пәрдә ачылуга Салаватны танырлык түгел: балкый. Сәхнә көч өсти диюләре шулдыр инде. Җырчы нәкъ шул төбәктә яшәүчеләр өчен ге­нә, нәкъ менә алар ишетер­гә теләгән сүзләрен дә кызганмады, дусларча шаяртып та алды. Әйе, аңа ни кыланса - шул килешә: Салават Салават инде ул. Җырчының иҗат­таш дуслары - Хәмдүнә, Фирзәр, Альфред, Ядкәр, Та­һир, Илфат һәм дә үтә талантлы яшьләр Әтнә халкын рә­хәт­ләнеп ял иттерде, тамашачы бик ка­нәгать калды, байтак­ка җи­тәрлек рухи азык алды.
Минем үземдә дә ка­нә­гатьләнү хисе: оекбашлар (Бәдия апа шәхсән миңа, гаиләмә адреслап та бер посылка җибәргән иде) тән­гә дә, җанга да җылы өстәп торыр.

Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 167 | 03.11.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X