Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабырлык вә савап ае мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Көн һәм төнне алыштыручы, айлар, еллар, вакыт белән идарә итүче бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте белән янә Рамазан аена кердек. Шушы айда мөселманнарга ураза тоту гыйбадәте йөкләнә. Билгеле бер вакытка нәфес теләкләреннән тыелып тору - Яратучыбыз Адәм балаларына биргән сынауларның берседер. Шушы сынау мөселманнарны...

Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Көн һәм төнне алыштыручы, айлар, еллар, вакыт белән идарә итүче бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте белән янә Рамазан аена кердек. Шушы айда мөселманнарга ураза тоту гыйбадәте йөкләнә. Билгеле бер вакытка нәфес теләкләреннән тыелып тору - Яратучыбыз Адәм балаларына биргән сынауларның берседер. Шушы сынау мөселманнарны Аллаһы Тәгаләгә якынайта, аларның иманнарын, Раббыларына карата булган тугрылыгын раслый.

Быелгы ураза җәйнең иң озын көннәренә туры килә. Күпләр әби-бабайларның элгәре заманнарда - ризыкка кытлык булган авыр чорларда да, урак өсте вакытында җәйге челләдә уразаларын бозмыйча, зур кул хезмәте башкарганнарын беләдер. Бүгенге заманда безнең яшәү һәм хезмәт шартлары күпкә җиңеләйде, ризыкның да ниндие генә юк. Шуңа күрә сәламәт кеше өчен ураза тоту мөмкинлеге бар хәзер.

Сәламәтлеге тәртиптә булмау сәбәпле, ураза тота алмаучылар өчен быелгы фидия сәдакасы күләме 150 сум итеп билгеләнде. Фитра сәдакасы хакында соңрак өстәмә мәгълүмат бирелер.

Пәйгамбәребезнең (с.) бер мөбарәк хәдисендә: "Әгәр кешеләр Рамазан аенда нинди савапларга ия булуларын белсәләр, Рамазан аеның ел буе дәвам ителүен теләрләр иде", - дип әйтелә. Шушы фазыйләтле айның мөмкинлекләрен файдаланмыйча калмасак иде! Ниндидер сәбәпләр аркасында ураза тота алмасаң да, шушы айда, һичьюгында, тәмәкедән, сүгенүдән, башка начар гадәтләрдән тыелып торуны максат итеп куярга кирәк. Иншә Аллаһ, моның нәтиҗәсендә күңелләр пакьләнеп, дин-иман өчен ачылыр һәм киләчәктә Аллаһы Тәгалә ризалыгына илтүче юлларга басарга насыйп булыр.

Ураза тоту гыйбадәтен башкаруда Аллаһ Раббыбыз җиңеллекләр бирсен, сабырлык вә савап ае мөбарәк булсын!

Ихтирам вә изге догалар белән Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин.

фото: http://www.tataram.ru/article/4704/2/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk