Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үрәсбаштан Андреевлар гаиләсендә приюттан алынган өч бала үсә

Үрәсбаш авылында яшәүче Гөлнур һәм Владимир Андреевлар гаиләсендә балалар йортыннан алынган өч бертуган тәрбияләнә. Берсеннән-берсе матур, чиста-пөхтә итеп киенгән, ут борчасыдай шук сабыйларны күргәч, күзләрне ирексездән яшь пәрдәсе каплап алды. Тугыз ай буена карыныңда йөртеп, якты дөньяга тудырган газизләреңне ничек итеп язмыш кочагына ташлап калдырмак кирәк?! Хәер, андый миһербансыз, кансыз...

Үрәсбаш авылында яшәүче Гөлнур һәм Владимир Андреевлар гаиләсендә балалар йортыннан алынган өч бертуган тәрбияләнә.

Берсеннән-берсе матур, чиста-пөхтә итеп киенгән, ут борчасыдай шук сабыйларны күргәч, күзләрне ирексездән яшь пәрдәсе каплап алды. Тугыз ай буена карыныңда йөртеп, якты дөньяга тудырган газизләреңне ничек итеп язмыш кочагына ташлап калдырмак кирәк?! Хәер, андый миһербансыз, кансыз һәм таш йөрәкле "күке" аналарның уенда кәеф-сафа корудан тыш нинди бала кайгысы булсын! Өч бертуган Маслениннарның әниләре дә җиде баласын җиде юл чатында калдырып китә. Тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, аракы белән дуслашкан хатынны ахыр чиктә аналык хокукыннан мәхрүм итәләр. Әмма алай да акылына килми, нарасыйларының язмышы белән кызыксынып та тормыйча, сукбайлыкта яшәвен дәвам итә. Ярый әле андый сабыйлар бәхетенә Андреевлар шикелле олы йөрәкле кешеләр очрап тора...

Мәһабәт зур йортта бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, үз кадерләрен генә белеп яшисе урынга Андреевлар гаиләсен тәрбиягә чит балалар алырга нәрсә этәрде икән?

-Безнең бик тә бала сөясебез, әти-әни буласыбыз килде, - ди Гөлнур ханым. - 2008 елда ирем белән киңәшләштек тә, тәрбиягә бер малай алырга ниятләп, Яр Чаллы шәһәренә юл тоттык. Балалар йортына якынлашканда ничек дулкынланганымны сөйләп бетерерлек түгел. Башта мең төрле уй: дөрес эшлибезме икән, сабый безне якын итә алырмы? Фотосурәтләр арасында зәңгәр күзле, ак йөзле Михаилны күргәч, күңелне биләп алган киеренкелек юып төшергәндәй булды. Сөенечтән: "Әнә бит безнең улыбыз", - дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калганмын. Ирем дә баланы бер күрүдә ошатты. Ул вакытта Михаилга өч кенә яшь иде әле. Йөгереп килеп муенга сарылды, шул көннән соң бер-беребездән аерыла алмадык. Бераз вакыт узып, тиешле документларны рәсмиләштергәннән соң, өчәүләшеп авылга кайттык.

-Бала йортыбызны шатлыкка күмде, тормышыбызга ямь өстәде, - дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы. - Аның белән кичләрен төрле уеннар уйный, рәсемнәр ясый, телевизордан мультфильмнар карый идек. Безне үзенең беренче сүзләре, беренче шигырь-җырлары белән куандырды ул. "Әти-әни" дип әйтүе хәзер дә йөрәккә сары май булып ята.

Кыз бала да сөясе килгән гаилә өч елдан соң Михаилның бертуган энесе белән сеңлесен алып кайта. Шулай итеп, берьюлы ике уллы һәм кызлы булалар алар. Михаилга хәзер - 7, Русланга - 5, ә төпчекләре Ралинага 3,5 яшь.

Михаил инде зур малай. Быел Түбән Үрәс мәктәбенең беренче сыйныфын дүрт һәм бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Иң яраткан шөгыле машиналар белән уйнау булса да, әти-әнисе һәм әбисенә йорт эшләрендә дә булыша ул. Көтү каршылый, каз бәбкәләре саклый, энесе белән сеңлесенә дә күз-колак була. Руслан белән Ралина исә икесе дә авылдагы "Чулпан" балалар бакчасына йөриләр.

Әти-әниләре эштә вакытта балалар күбрәк әбиләре Анна апа карамагында.

-Балалы йорттан да күңеллесе юк. Улым белән киленем ярый әле вакытында ниятләделәр. Күз нурларыбызга карап сөенеп бетә алмыйбыз, - ди ул.

Әлеге балаларның Яр Чаллы шәһәрендә дә әбиләре, бертуган Егор, Александр исемле абыйлары, Ирина апалары бар. Алар ел саен Үрәсбашка кайтып кунак булып, энеләре һәм сеңлекәшләрен күреп китәләр икән.

Ятим бала тәрбияләү - Аллаһы Тәгалә каршында санап бетергесез зур савап, диләр. Чит бала алып үстерергә үзләрендә көч тапкан Гөлнур һәм Владимир Андреевларны да Ходай сәламәтлектән һәм тигезлектән аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үрәсбаш балалар йорты тәрбияләнә

erid: 2VtzqxWHLUk