Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үрнәк мөгаллимә ул

Укытучы хезмәте - бернинди бизмәннәргә дә салып үлчәп булмаслык авыр хезмәт. Аның нәтиҗәсен көтәр өчен көннәр, айлар гына җитми - еллар кирәк.

Бүгенге болгавыр заманда балаларыбызның туры юлдан тайпылмыйча бара алулары, аларны шундый шәхесләр итеп үстерергә омтылу ата-аналар белән беррәттән укытучы, бигрәк тә сыйныф җитәкчесенең тырыш хезмәте, таләпчәнлеге, ачык күңелле, игътибарлы була алуы белән бәйле.
Бүгенге язманың төп героена исә алдан санап үтелгән барлык матур сыйфатлар да хас. Ул - Кукмара 4нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Шәфигуллина Алсу Фәрхәт кызы. Гаҗәеп тәрбияле, йөзеннән нур чәчеп торучы, һәр сүзен уйлап сөйли белүче бу ханым әлеге мәктәптә менә инде 14 ел буе балаларны хәреф танырга, хәрефләрдән сүзләр җыеп укырга, язарга өйрәтә.
Әле кайчан гына ул безнең балаларыбызны кочагын җәеп 1нче сыйныфка кабул иткән иде. Ни арада 4 ел вакыт үткән дә киткән... Инде улларыбыз һәм кызларыбыз беренче укытучылары белән саубуллаштылар.
Әлеге 4 ел күптөрле шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр, беренче уңышлар белән истә калыр. Алсу Фәрхәт кызы балаларыбызны аерым фәннәрнең серләренә генә төшенергә өйрәтеп калмыйча, аларны дуслыкның кадерен белергә, һәр эшне зур җаваплылык тоеп башкарырга, олыларга ихтирамлы, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы була белергә дә өйрәтте.
Үзенең матур гадәтләрен: туры сүзлелеген, һәрчак дөреслеккә, матурлыкка омтылуын, яңа җиңүләргә үзеңдә көч таба алу сәләтен ул балаларыбызга да күчерергә тырышты.
Балаларның җиңүләре - ул, иң беренче чиратта, укытучыбызның, сыйныф җитәкчебезнең җиңүе. Бүгенге көндә алар арасында күптөрле бәйгеләрдә җиңүчеләр бар икән - болар барысы да Алсу Фәрхәт кызының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Инде менә ике ел рәттән алар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, төгәл үтәү буенча районда үткәрелеп килүче бәйгедә катнашып, матур нәтиҗәләргә ирештеләр. 2011 елда әлеге бәйгедә алар "Иң яхшы отряд" дигән мактаулы исемгә лаек булдылар һәм велосипед белән бүләкләнделәр. Быел исә Алсу Фәрхәтовна "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча иң яхшы укытучы" номинациясендә җиңеп чыкты. Бу ел аңа әлеге шатлыкны гына түгел, ә традиция буенча һәр елда уздырылучы республикакүләм "Ел укытучысы" бәйгесенең район этабында җиңүче булу бәхетен дә алып килде. Алсу Фәрхәт кызы һәрчак эзләнүдә, яңалыкка омтылуда. Дәресләрен кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен ул күп көч куя, һәр укучысының дәрес материалын үзләштерүенә тагын да күбрәк белергә омтылуына барлык шартларны да тудыра. Яңа технологияләр куллану, һәр укучысына игътибарлы һәм таләпчән булу, эшне дөрес оештыру - укытучыбызның балаларны кызыксындыруга юнәлдерелгән алымнарының бары берничәсе.
Хөрмәтле беренче укытучыбызга балаларыбызга ныклы белем һәм тәрбия биргәне өчен ихлас күңелебездән олы рәхмәтебезне белдерәбез, бездән соң килгән укучыларының да аны һәрчак сөендереп торуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X