Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үрнәк булырлык итеп эшләргә

Районыбызда төрле делегацияләр еш була. Көзен Самара өлкәсеннән бер төркем район башлыклары килеп, төрле тармаклардагы эш барышы белән танышып киткәннәр иде. Аннан соң Чүпрәле, Әтнә районнарыннан җитәкчеләр килеп, авыл хуҗалыгындагы эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. Ә узган атнада районыбыз балтачлыларны һәм буалыларны кабул итте.

Озак еллар дәвамында сөт җитештерү буенча республикада алдынгылыкны бирмәгән Әтнә һәм Балтачтан район Башлыклары җитәкчелегендә делегацияләр килү үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Кукмараның авыл хуҗалыгы тармагына карата мондый кызыксыну юкка гына түгел. Узган ел районыбыз терлекчелек продукцияләре җитештерү, мал санын арттыру буенча сизелерлек үсешкә иреште. 2010 елгы корылык шаукымы әле үзен сиздерсә дә, узган ел күпләп терлек азыгы хәзерләү, малларны тиешле рацион нигезендә ашату, фермаларда уңайлы хезмәт шартлары булдыру нәтиҗәсендә сөт саву күпкә артты. Хәзерге вакытта район буенча көнгә 135 тонна сөт җитештерелә, әлеге төр күрсәткеч буенча кукмаралылар Әлки (155 тонна) һәм Арча (138 тонна) районнарыннан гына калышып, республика буенча өченче урында бара.
Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларының терлекчелектә ирешкән уңышларын инде гадәти хәл итеп кабул итәбез. Ел әйләнәсе аларда һәр сыердан уртача көнлек савым 20 - 24 килограммнан да түбән төшми. Востоклылар да бүгенге көндә сыерларның тәүлеклек продуктлылыгын 17 килограммга җиткерделәр. Моңарчы терлекчелектә зур проблемалар күзәтелгән агрофирмаларда да боз кузгалып, сөт җитештерү арта башлады. Мәсәлән, "Әсәнбаш" агрофирмасы узган елның шушы чорына караганда көнлек савылган сөтне 5 тоннага арттырды. "Бөр" агрофирмасында ул 3,3 тоннага, "Дружба"да 3 тоннага, "Тукай"да 2,8, "Яңа тормыш"та 1,7 тоннага артты.
Терлекчелек продукцияләре җитештерүгә гаилә фермалары да саллы өлеш кертә. Районыбызда аларның саны 20дән артып китә, шуларның унысы сөтчелек белән шөгыльләнә. Әлеге фермаларның күбесе проект нигезендә салынган, барлык эш механикалаштырылган. Биредә көрәк, сөт чиләкләре күтәреп йөрүчеләрне инде очратып булмый. Буа районыннан килгән делегация дә Пчеловодта Димитриевларның, Олыязда Галиевларның, Аш-Буҗида Сафиннарның, Сәрдекбашта Әхмәтовларның гаилә фермаларында булдылар һәм алардагы тәртипкә, төзелеш эшләренең күләменә соклануларын яшермәделәр. "Бездә йортларның да бик сирәге генә мондый матур кирпеч белән тышланган, ә сездә фермаларны да өй төзегәндәй итеп бизәкләп, зәвыклы итеп салалар икән", - дигән фикерләр дә ишетелде алардан. Дөрестән дә, һәрбер объект санаулы вакыт өчен генә түгел, дистә еллар хезмәт итәрлек итеп төзелергә тиеш. Гаилә фермалары да хуҗаларына, аларның балаларына, оныкларына озак еллар файдаланырлык итеп сафка бастырыла. Авылларда өстәмә эш урыннары булдыруда да аларның өлеше зур.
Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнү районыбызга хас күренеш түгел. Район Башлыгы тарафыннан сөт җитештерүне көнгә 200 тоннага җиткерү бурычы куелды. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, бары тик үсешкә таба алынган шушы курстан тайпылмаска гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk