Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт яусын сезгә, юлчылар!

Юллар, юллар... Кеше тәнендәге кан тамырлары кебек алар. Кан тамырлары канны яшәү чыганагы булган йөрәккә илткән кебек, юллар да адәм баласын кайларда гына йөртми. Ә ул юллар төзек тә булса, анысы инде тагы да зур бәхет. Бигрәк тә үзәктән читтәрәк урнашкан авыл юллары начар хәлдә кала бирә.

Әлеге сүзләр инде хәзер безнең Төркәш авылына илтүче юлларга кагылмый. Чөнки быел җәй "Татавтодор"ның Саба филиалы Кукмара участогы юлчылары Нырты-Төркәш авыллары арасындагы юлны төзәттеләр, асфальт түшәделәр. Бу көннәрне без инде күптән көткән идек. Дөрес, безнең юлыбыз күтәртелгән юл иде, шулай да табигатьнең төрле чаклары була бит. Юл газабы, гүр газабы дигәндәй, маршрут автобусының да Төркәшкә төшә алмаган көннәре булгалый иде. Киләчәктә инде андый авырлыклар булмас, Алла боерса.
Кеше бит ул кайларда гына яшәсә дә, нинди генә урыннарда эшләсә дә, күңеле белән туган ягына, туган нигезенә ашкына. Гүя, ул анда эшләп арыганнан соң җанына тынычлык таба. Авылларга бигрәк тә ямьле җәй көннәрендә җан кергән кебек була. Чөнки һәр йортка диярлек, әби-бабайларын сагынып, оныклар, әти-әниләренең хәлләрен белергә дип балалары кайта. Бигрәк рәхәт инде авылда җәй көннәрендә!
Без, авыл халкы, шушы юлдан йөрүчеләр юлны салуда катнашкан барлык эшчеләргә, аларның җитәкчеләренә чын күңелебездән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бигрәк тә "Татавтодор"ның Саба филиалы генераль директоры Марат Гарәфетдин улына, Кукмара участогы җитәкчесе Вильданов Илшат Мәгъфүр улына, аның урынбасары Әхмәдуллин Рөстәм Нурулла улына, мастерлар Тәлгать Сәлихов (безнең Төркәш кияве), Зөлфәт Әхмәдуллиннарга. Автогрейдерда эшләүчеләр Габделнур Хуҗин, Фирдүс Минзин, бульдозер иярләүче Ренат Шакирҗанов, төяүче Азат Әхмәтшин, Володя Михеев, катокта йөрүче Рим Гаврилов, шоферлар Мәгъсүм Әшрәфҗанов, Райнур Әшрәпов, Ирек Ибраһимов, шулай ук Хәлил Ибраһимов, Зөфәр Филиппов, Юрий Ивановлар 35-40 градус эсседә дә эшне 1 минутка да туктатмадылар. Бу эсседә көнозын кояш астында эшләүнең ни икәнен алар үзләре генә беләләрдер...
Ә алар әзерләгән юлга Сабадан килгән асфальт түшәү бригадасы: мастер Илнар Шәфигуллин, катокта эшләүчеләр Мәҗит Фәрхиев, Илгиз Сафин, Рамил Шәяхмәтов, асфальт җәючеләр Инсаф Вәлиәхмәтов, Руслан Хәлиуллин, Рафил Алтынбаев, Илназ Шәкүров, Роберт Заһидуллиннар тип-тигез итеп асфальт түшәделәр. Ул шулхәтле тигез, бу ике араны бер тында үтеп була. Нәкъ шушы көннәрдә үземә дә авылыма төшкәләп йөрергә туры килде. Юл буенча сузылган яңа чит ил техникаларының мәш килеп эшләп ятуын күреп күңел сөенә иде.
Мамадыштан килгән икенче бригада Төркәш эчендәге күперләрне төзекләндерә, чөнки асфальт Яңа Чәбья авылына кадәр салыначак икән. Без, үз чиратыбызда, авылдашыбыз, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Гәрәев Мәгънәви Тимерша улына да бик рәхмәтле. Чөнки бу эшне оештыруда аның зур ярдәмен тоябыз.
Яңа юллар булганда авылга эз суынмас, иншалла. Шулай ук авыл да яшәрер, дип өметләнәсе килә. Юлчыларга эшләрендә зур уңышлар, гаиләләрендә тынычлык, саулык-сәламәтлек, ә инде юлда йөрүчеләргә хәвеф-хәтәрсез сәфәр телибез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X