Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Редакциябез Кыш бабае уен-көлке ярата

Якынлашып килүче Яңа елга санаулы көннәр калып барганда, бүләкләр, котлаулар берсе артыннан берсе явып кына тора ул. Без дә, Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, бистәбез урамнарын урап, кайбер оешма-кибетләргә сугылып, район халкын якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, җырчы, шигырь сөйләүчеләрне үзебезнең күчтәнәчләребез белән сөендерергә булдык әле. Редакция ишеген...

Якынлашып килүче Яңа елга санаулы көннәр калып барганда, бүләкләр, котлаулар берсе артыннан берсе явып кына тора ул. Без дә, Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, бистәбез урамнарын урап, кайбер оешма-кибетләргә сугылып, район халкын якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, җырчы, шигырь сөйләүчеләрне үзебезнең күчтәнәчләребез белән сөендерергә булдык әле.


Редакция ишеген атлап чыккан беренче минутларда урамнан узып баручыларның серле күз карашларын тоярга туры килсә дә, тиз арада рольгә кереп китә алдык. Кыш бабай аеруча оста, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел...


-Кызым, як-ягыңа каранма, әнә, кыш турындагы теге матур шигыреңне кабатла, ялгышсаң, кеше көлкесенә калырсың алайса, - ди бу миңа.
Бабайның сүзе закон, билгеле. Маршрутыбыз "Эссен" сәүдә комплексыннан башланганлыктан, тиешле урынга җиткәнче Абдулла Әхмәтнең "Кышкы матурлык" шигырен сөйләдем үзенә. Ахырдан тыңлап арыды, бугай. "Җитте!" - дип кырыс кына туктатты да, кибет тирәсендә кайнашучылар янына ашыкты. Сәүдә үзәгенең сак хезмәткәре Кыш бабай белән Кар кызын күрүенә аеруча сөенде, салкын булуга да карамастан, урамда шактый озак безнең белән кышкы матурлык турында сөйләште, Яңа ел теләкләренә тукталды, истәлеккә фотога да төште. Кибет янына автомобиль белән килеп туктаучыларның үзләре дә сизмәстән: "Кыш бабай, Кыш бабай, безгә бик таныш бабай..." - дип җыр сүзләрен көйләве күңелебезгә аеруча сары май булып ятты.


Күңелле генә башланып киткән сәяхәтебез чүттән генә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу вакытында бозылмый калды - иминлек каешы куймаган Кыш бабайның тавыш-гауга куптарганы өчен барыбызны бергә 15 тәүлеккә алып китә яздылар. Үзенең кар иле - Бөек Устюгта тарантаска утырып йөреп өйрәнгән бабабызның штраф турында ишетәсе дә килми, инспекторлар белән тарткалашыпмы-тарткалаша:
-Бездә андый закон юк, түләмим булгач, түләмим! Минем балаларны сөендерәсем бар, ә сез киртә куймакчы буласыз, - дип шактый озак зарланса да, соңрак үз гаебен аңлады бит бабакай. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, бер юлга гафу итеп, кисәтү кәгазе генә сырлап бирделәр.
Кыш бабайның яңа законнарны белмәве нәтиҗәсендә бераз кәеф төшсә дә, полициянең дежур частендәге егетләрнең шат йөзләрен күреп, май кояшыдай балкып җибәрүебезне сизми дә калдык. Аеруча сөенеп каршы алдылар шул - махсус безне көтеп торганнар диярсең! Дәфтәрләренә барлык төр кирәкле язу-сызуларны теркәгәннән, телефоннан "югары"дагылар белән сөйләшүләр алып барганнан соң, бина эченә кертеп җибәрделәр. Полиция начальнигы Рамил Нургалиевның ишеген шакуыбыз булды, шул арада берничә хезмәткәр безгә иярде. "Кар бабай", "Чыршы", "Яңа ел" дигән шигырьләрне күбесе хәтерли икән әле. Бергәләп мәктәп елларын, ул вакытлардагы чыршы тирәсендә җырлап әйләнүләрне искә төшерә торгач, Кыш бабайның күңеле дә тулды хәтта.

Полициядән исә:
-Ярый әле кергәнсез, балачакка кайткандай булдык. Хезмәттән бушап, бераз ял итеп алдык. Киләсе елда да көтеп калабыз, - дип озаттылар.


Аннан чыгуга, мәктәптән өйләренә кайтып баручы балалар урап алмасынмы?! И сөенешәләр, берсен-берсе уздырып шигырьләр сөйлиләр. Кызларга күчтәнәчләрне өләшеп, аларның мәктәп тормышы, укудагы уңышлары белән танышканнан соң, юлыбызны дәвам иттек.
Кышкы салкыннар чорында Кукмара киез итек-киез комбинаты кибетендә халык аеруча күп була. Без дә үзебезгә киез итекләр булмасмы дип, машинадан төшүгә туп-туры шунда юнәлдек. Керә-керешкә үк сатучы кызлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Зөлфия Шигаева чикерткә турындагы шигырен шулкадәр оста, сәнгатьле итеп сөйләде ки, 2014 елга матур календарь бүләк итми булдыра алмадык үзенә. Әнисе белән итек сайлаучы кечкенә кыз Зөһрәгә исә шоколад эләкте. Ул Яңа елда Кыш бабай белән Кар кызына сөйләргә дип шигырь өйрәнгән булган, үзенең осталыгын безгә дә бик теләп күрсәтте. Ә инде киез итекләргә килгәндә, резина аслыны алмакчы булган идек, үлчәме туры килмәде. Кар иленә кайткач, туганнарга өләшербез дип, сувенир итекләргә генә тукталдык.


Әллә каян балкып, үзенә дәшеп торучы мәһабәт бина - Пенсия фондының яңа бинасына да керәсе иттек. Кызлар-егетләр кызу эштә. Ике катлы бинада бүлмәләр күп, һәрберсе якты, киң, заманча җиһазландырылган. Бабай, эшләрен бер читкә куеп үзенә төбәлгән кызларны Яңа ел белән котлап, бүләкләрен өләшкәннән соң, Россия Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова белән дә очрашты.
-Без яңа бинага 23 декабрьдә күчендек. Әмма күченү мәшәкатьләре халыкка пенсия билгеләү һәм өләшүдә бернинди өзеклекләр дә тудырмады. Без гадәти режимда эшлибез, - диде ул. - Гыйнвар пенсияләре дә почтальоннар тарафыннан 3, 4 һәм 6, 8 гыйнварларда таратылачак. Район халкын яңа бинабызда көтеп калабыз.


-Менә бит нинди яхшы хәбәр: мин дә пенсиямне ай башында ала идем бит, - дип, сөенә-сөенә, Кыш бабай үзенең рәхмәтләрен җиткерде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлекчәсе янындагы кар сыны - җигүле атны күреп тәмам шаккатты бабабыз. Гел минекенә охшаган бит бу, ди. Үзләре янына да кердек. Текә агач баскычлардан кулыңда таяк булмаса, һич менеп җитәм, димә! Бүлмәләрнең берсендә, иң почмакта берүзе боегып утыручы егеткә дә, безне күргәч, "җан" керде.


-Хәзер интернеттан эзләп табам да, шигырь сөйлим сезгә, - дигән иде, "Әминә елый үкереп" белән генә котылды Эльбрус Әхмәтҗанов.
Ә менә Рәсилә Гомәрова безнең киләсебезне алдан белгән диярсең. Аның:
"Ашкынып көтә күңелем,
Яңа ел кичен.
Балачакта тансыклаган
Мандарин исен", - дигән шигырен Кыш бабай тын да алмый тыңлады. Нәфис сүз остасының үзен дә ошатты, ахры, бабабыз. "Кар иленә алып китәм, безгә дә матур кызлар кирәк", - дип Бөек Устюгка барырга да кыстады әле. Эш урыныннан җибәрмәүләрен белгәч кенә, юлыбызны тыныч күңел белән төгәлли алдык. Хәер, киләсе елга, кибеттән мандариннар алып, тагын килербез әле...

Алсу ИДРИСОВА. Ришат ГАРИФУЛЛИН фотосы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X