Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның Нормабаш авылында “Бәрәңге” бәйрәме узды (+фото)

Әлеге бәйрәм кысаларында узган ярминкәдә районның бәрәңгене күпләп игүче Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, "Кукмара" аграр көллияте, крестьян-фермер хуҗалыклары сыналган, мул уңыш бирүче, авыруларга бирешмәүче сортлы орлыклык һәм азык-төлек бәрәңгесе саттылар. Сатып алучылар исә нормабашлылар гына түгел, район үзәгеннән, якын-тирә авыллардан да җыелган иде. Әлбәттә, ярминкәдә бер бәрәңге генә түгел,...

Әлеге бәйрәм кысаларында узган ярминкәдә районның бәрәңгене күпләп игүче Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, "Кукмара" аграр көллияте, крестьян-фермер хуҗалыклары сыналган, мул уңыш бирүче, авыруларга бирешмәүче сортлы орлыклык һәм азык-төлек бәрәңгесе саттылар. Сатып алучылар исә нормабашлылар гына түгел, район үзәгеннән, якын-тирә авыллардан да җыелган иде.

Әлбәттә, ярминкәдә бер бәрәңге генә түгел, шәхси хуҗалыклар үстергән кәбестә, кишер, суган, чөгендер, сарымсак, кабак кебек продукциягә дә сорау зур булды. Күрше Киров өлкәсенең Вятка Аланы районындагы Түбән Шөн авылыннан кәбестә төяп килгән машина да санаулы минутлар эчендә яртылаш бушап калды. Байлангар урта мәктәбе укучылары үстергән продукция дә тиз арада сатылып бетте.

Бәйрәмдә берәүләр кышка бәрәңге запасы булдыру турында кайгыртса, бу мәшәкате булмаганнар клуб эчендәге күргәзмәне карадылар. Нәрсә генә үстермәгәннәр нормабашлылар: 30-40ар килолы кабаклар, берәр килолы бәрәңге, чөгендерләр, 200әр граммлы суганнар, 40ар сантиметр озынлыктагы кишерләр тезелгән киштәне карап чыгарга гына да шактый вакыт кирәк булды. Бәрәңге белән пешерелгән кыстыбый, өчпочмак, дучмак, бәлеш кебек ризыкларны исә карап кына калмадык, жюри аларга бәя биреп, дипломнар һәм бүләкләр тапшырганнан соң, алардан авыз да иттек.

Ризык дигәннән, бу көнне сый бәйрәмгә килгән һәркемгә җитәрлек итеп әзерләнгән иде. Фәнис Гильфиев өч казанда авылдагы йортлар санынча - 42 килограмм бәрәңге пешерде, самоварлар кайнап торды. Чәй өстәленә бертуган эшмәкәрләр Ринат һәм Рамил Гильфиевлар алып килгән тәмле ризыклар куелды. Сания Мөгыйнова пешергән коймакны да һәркем яратты.

Бәйрәмдә катнашучылар ничек итеп бәрәңгедән мул уңыш үстереп булу турында да байтак мәгьлүмат алдылар. Болар турында Байлангар авыл җирлеге башлыгы Ильфат Минлегалиев, агроном Райнур Рәхимуллин, "Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы Рәфкать Галимуллин, Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, авылның имамы, тәҗрибәле бакчачы Рафис Гыйльмуллиннар тәфсилләп сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр. Бәрәңгене традицион булмаган ысуллар белән игүгә багышланган стендны да күпләр кызыксынып карадылар.

Бәйрәмгә килүчеләр һәвәскәр музыкант-җырчылар Лилия һәм Алмаз Гарипова, Алмаз Харисов, Васил Абдуллин, Динә Абдуллина, Ильяс Нәҗмиев, Ләйсән Димиева, Әльфинә Хисамиева һәм башкалар башкаруында бәрәңгегә, туган якка, табигатькә багышланган җырлар тыңладылар, биюләр карадылар, бәрәңге чүпләү, базга бәрәңге салу кебек уеннарда, күмәк биюләрдә катнаштылар.

Лотерея уенында исә призларга иганәчеләр биргән бәрәңге, ашлык, бал, каз, әтәч, куяннар гына түгел, ашлык тарту тегермәне, үлән турагыч, арба, казан, кесә телефоны кебек көнкүрештә кирәкле күпсанлы әйберләр дә уйнатылды.

Кыскасы, шушы авыл кешеләре Рәшит Минлегалиев, Ринат Ганиев, клуб мөдире Вафирә Фәйзриева, һәм авылның яшьләре, күпсанлы иганәчеләр көче белән оештырылган бу бәйрәм күңелле дә, файдалы да булды . Инде аның дәвамлы булуын да күрсәк иде.

Алсу ГИЛЬФИЕВА, Нормабаш авылы. Алия ШӘРӘФИЕВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X