Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның Арпаяз авылы мәчетенә капиталь ремонт ясалды

Бүген без гаҗәеп заманда яшибез. Хәзер беркемне купшы йорт җиткереп, иң кыйммәтле машинага утырып, өскә кайры тун киеп тә шаккатырып булмый. Әнә, Дубайда 828 метрлы, дөньядагы иң биек бинаны төзеп куйсалар, Америкада космоска экскурсияләр оештырыла башлаган... Заманга ияреп без дә үзгәрә башладыкмы, әмма хәзер табигый нәрсәләргә сәерсенеп карыйбыз шикелле. Әйтик,...

Бүген без гаҗәеп заманда яшибез. Хәзер беркемне купшы йорт җиткереп, иң кыйммәтле машинага утырып, өскә кайры тун киеп тә шаккатырып булмый. Әнә, Дубайда 828 метрлы, дөньядагы иң биек бинаны төзеп куйсалар, Америкада космоска экскурсияләр оештырыла башлаган... Заманга ияреп без дә үзгәрә башладыкмы, әмма хәзер табигый нәрсәләргә сәерсенеп карыйбыз шикелле. Әйтик, изге эшләр башкаручы кешеләр турында ишетсәк, аларның акчасын, вакытын саный башлыйбыз...

Күптән түгел Арпаяз авылына нур өстенә нур өстәлде. Инде ике дистә еллап төзекләндерү күрмәгән мәчеткә капиталь ремонт үткәрелде.

-Бу шатлык безнең өчен күктән төшкән кебек булды, - ди авылның имамы Илгиз Мөхәммәтгалиев. - Хәзерге көндә мәчетебезгә 5-6 гына кеше йөрсә дә, киләчәктә ишәербез дип ышанам. Чөнки Аллаһның рәхмәте белән авылыбыз халкы дингә тартыла башлады. Биредә көнгә биш тапкыр азан яңгырый, балалар өчен инде берничә ел укулар уза. Күптән түгел хатын-кызларыбыз аерым төркемгә тупланып, укырга йөрергә теләк белдерде. Мәчетне төзекләндерү бигрәк тә әлеге шәкертләр һәм киләчәк буын өчен кирәк иде. Киләсе елдан биредә ифтарлар, гаетләр уздырырга ниятлибез. Авылыбыз халкы бу мәчеткә йөрсә - хәерле булыр иде.

Ә бит Арпаяз мәчетенең тарихы тетрәндергеч вакыйгаларга ия. Аның әле революциягә кадәр торгызылган агач бинасы 1956 елда янгын чыгып көлгә әйләнә... Авыл халкына күп еллар намаз уку, Корбан, Ураза гаетләрен уздыру урыны булып зиратлар, шәхси йортлар хезмәт итә.

-Кеше өендә намаз укып йөрүләр 1995 елга кадәр дәвам итте, - дип сөйләде биредә яшәүче Зиннур Шәйхетдинов. - Аннары авылыбызның зыялылары - Габдулла Бәдретдинов, Вәгыйз Җиһаншин, Госман Бәдретдинов, Вакыйф Касыймов мәчет төзетү эшләрен башлап җибәрделәр. Бу изге эшкә бөтен авыл халкы, Арпаяздан чыккан күренекле кешеләр кушылды. Хәтта Австралиядәге якташлардан да матди ярдәм килде. Әлеге илгә революциягә кадәр авылыбыздан берничә гаилә Кытай аша хиҗрәт кылган булган.

Иман йортына капиталь ремонт ясалуына да төп сәбәпчеләр - шушы якташлар булган.

-Быел җәен бездә Австралия, Кытайда яшәүче якташларыбыз кунак булып китте. Алар кайтуына авылда бар да тәртиптә булса да, мәчетебезнең эчке ягы искергән иде. Һичьюгы өйалды идәнен яңартырга теләп, авылдашыбыз, Кукмарада шәхси эш белән шөгыльләнүче Фәнил Хөрәмшин янына юл тоттым. "Ике банка буяу биреп тор әле", - дидем. Ул миңа буяулар, пумалалар тоттырды да: "Бер үзем кереп чыгармын әле, Габделфәт абый", - дип, артымнан әйтеп калды. Берзаман буялган идәннәрне күрергә мәчет ишеген ачсам, ни күрим - дөбер-шатыр китереп ремонт эшләре бара: Фәнил мәчетне төзекләндерергә алынган икән. Соңыннан бу изге эшкә тагын бер авылдашыбыз, эшмәкәр Рафис Җиһаншин да кушылды. Мәчетнең обойлары тузып, саргаеп беткән, түшәмнәре ачылган, пичнең морҗасы җимерелеп төшкән иде. Ә хәзер биредә яңа ишекләр тора, капкадан башлап мәчет ишеге төбенә кадәр брусчатка җәелгән, стеналарга сыек обой сыланган, түшәмгә "натяжной потолок" куелып, люстра эленгән. Беррәттән, уку бүлмәсе дә зурайтылды. Киләчәктә мәчет эчендә үк тәһарәт бүлмәсе дә ясаячакбыз, диде иганәчеләр. Авылдашыбыз Рашит Гыймадиев барлык тәрәзәләргә челтәрләр сатып алып элде. Мондый заманча эшләнгән мәчетләр районда сирәктер, - дип, куанычын бүлеште авыл җирлеге башлыгы Габделфәт абый.

Австралия, Кытай кунаклары кайтуына мәчет өлгереп җитми, билгеле. Әмма якташларыбыз авыл халкының дингә мөнәсәбәтен күреп, иман йортының яңаруына сөенеп, хәер-сәдакаларын да биреп киткәннәр, диделәр Арпаязда.

-Безнең яшь вакытка мәчет эләкмәде. Иң мөһиме - яңартылган иман йортына йөрүчесе булсын, - ди Фәнил Хөрәмшин да.

Ә бит уйлап карасаң, мәчет - ул гыйбадәт кылу урыны гына түгел. Ул мөселманнарны күрештергән,таныштырган, күңелләренә нур салган йорт та...

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА.

фото: http://afmedia.ru/529

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X