Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызга эш визиты белән ТР Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде(+фото)

Үткән атнада районыбызга эш визиты белән Татарстан Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде. Ул берничә урында булып, районның бүгенге тормышы белән кыскача танышты. Кунакны район җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде. Эшлекле сәфәр Пчеловод авылындагы "Стройком" сәнәгать мәйданчыгында башланып китте. Әсгать Сәфәров, завод территориясенә аяк басуга ук: "Гап-гади бер авылда завод...


Үткән атнада районыбызга эш визиты белән Татарстан Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде. Ул берничә урында булып, районның бүгенге тормышы белән кыскача танышты. Кунакны район җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде.
Эшлекле сәфәр Пчеловод авылындагы "Стройком" сәнәгать мәйданчыгында башланып китте. Әсгать Сәфәров, завод территориясенә аяк басуга ук: "Гап-гади бер авылда завод ача алу - бу инде үзе зур мәртәбә. Күренеп тора, авылыгыз үсә, яңара - берсеннән-берсе зур йортлар, заманча каралты-кура күзгә ташлана. Әнисенең әманәтен үтәп, Рамил Нигъмәтҗановның биредәге ялан кырда завод төзү эшенә алынуы, аәлбәттә, Пчеловод халкына зур бүләк булган",- диде.
Чыннан да, узган елның июнь аенда эшли башлаган сэндвич панельләр җитештерү заводы әлеге төбәк халкын эшле дә, ашлы да итте.
-Эшебез ике сменада оештырылган. Бер сменада Пчеловод егетләре эшләсә, икенчесендә - югарычуралылар, -дип эшчәнлекләре белән таныштырды заводның башкарма директоры Олег Димитриев. - Завод корылмасы төзелгәнче, беренче панельләрне ачык һавада җитештердек. Кыйммәтле чит ил станокларын чиләкләп койган яңгырлардан ничек саклавыбызны үзебез генә беләбез. Беренче панельләрдән заводыбызның стенасын, түшәмен кордык. Күргәнегезчә, биек, зур бина булса да, монда бик җылы. Шушы кадәр мәйданны кечкенә генә бер мич җылыта алуына ышанасы да килми. Бу инде панельләрнең җылылыкны саклавы, салкынны үткәрмәве турында сөйли.
Заводта көнгә 500-600 квадрат метр панель җитештерәләр икән. Жәйгә тагын бер линия ачып, эшне өч сменада оештырырга планлаштыралар. Бу янә никадәр кеше эшле була дигән сүз. Шушы көннәрдә Япониядә эшләнелгән җиде тонна йөк күтәрелешле кран да кайтырга тиеш.
-Якын-тирәдә мондый заводлар хәзергә Самарада һәм Волгоградта гына бар,- ди эшмәкәр Рамил Нигъмәтҗанов - Юридик затлар панельләрне фермалар, складлар, кибетләр төзү өчен сатып алса, гади халык алардан гараж салуны кулай күрә. Әлеге корылмаларны төзү дә бик уңайлы, тимер каркаска берничә шөреп белән генә беркетелә. Кирәк икән, сүтеп алырга да була. Панельләргә сорау зур, инде март аена заказлар ала башладык.
Чираттагы тукталыш - данлыклы Вахит сөтчелек комплексы. 1200 баш сыерга исәпләнелгән мега-фермада төшке савым вакыты иде.
-Савылган сөт торбалар аша килеп, шунда ук дүрт тапкыр фильтр аша чистартыла. Хәзергше вакытта вахитлеләр бер көнгә дәүләткә 29 тонна югары сортлы сөт тапшыралар, мега-ферманың икенче корпусы да төзелеп беткәч, көнгә 35-45 тонна сөт сату мөмкин булачак,- ди район җитәкчесе.
Аппарат җитәкчесе Олыяз урта мәктәбе белән танышканда бу төбәк халкының үткәнен барлаучы Хәтер китапларын, эзтабарларның сугыш узган Мясной Бордагы эзләнүләре турында кызыксынып тыңлады. Авылдагы демографик үсеш тә аның игътибарыннан читтә калмады. "Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты булганда авыл яши, авыл үсә", - диде ул.
Березняк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, Япон самурайларына каршы сугышкан Миннәхмәт абый Хаҗиевның шатлыклы көннәре. Кукмараның Гафиятуллина урамында төзелгән күпкатлы йортларның берсеннән яңа ел алдыннан гына фатир бирделәр үзенә. Әсгать Сәфәров та ветеранның шатлыгын уртаклашып, аңа котлау сүзләрен җиткерде. Чәй өстәле артында барган җылы әңгәмә барышында ветеран сугыш хатирәләрен барлады, истәлекләрен яңартты.
Әлеге микрорайонда бара торган башка төзелешләр, ишегалларында халык өчен уңайлыклар булдыру мәсьәләсе дә Казан кунагының игътибарыннан читтә калмады.
Кукмара тегү фабрикасында очрашу да нәтиҗәле узды. Әсгать Сәфәров әле Татарстанның Эчке эшләр министры булып эшләгәндә фабриканың биш ел рәттән хокук саклау органнары хезмәткәрләрен махсус киемнәр белән тәэмин итеп торуы искә алынды. Генерал-майор моның өчен тегүчеләргә рәхмәтен белдерде. Шулай ук бүгенге вәзгыятьтә халыкның сыйфатлы киемнәргә ихтыяҗы белән дә кызыксынды. Фабриканың генераль директоры Рафаэль Голов: "Складларда җаның ни тели -шул бар. Инде без язгы сезон өчен көздән үк товарларны әзерләп куябыз, тиздән янә кышкы сезон өчен киемнәр тегү башланачак. Шунсыз өлгерә алмаячакбыз".- дип белдерде.
Кукмара халкы әнә шулай киң кырлы эшчәнлек алып бара: киемен дә тегә, сөтен, итен, төзелеш материаллары җитештерә - әмма әле мөмкинлекләр тагын да зуррак.
Добойка: Сэндвич панельләр - бүген киң кулланылышка кереп баручы, яңа технологик төзелеш материалы. Аның нигезен халык яратып куллана торган профнастил калай һәм җылыткыч материал (минвата, пенопласт) тәшкил итә. Тиешле зурлыкта калай кисеп алынганнан соң, аңа махсус келәй сылана һәм җылыткыч материал аның өслегенә урнаштырылып, билгеле бер вакытка 70 градус эсселектәге кайнар мичкә куела. Үзе җиңел, үзе җылы панель әзер!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X