Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Мәдинә Мортазина суд өлкәсенә 38 ел гомерен багышлый

Сайлаган һөнәренә тугры калып, еллар буе бер өлкәдә хезмәт куйган кешеләрне хөрмәтләп искә алабыз. Бүгенге көндә Кукмарада гомер кичерүче Мәдинә Мортазина да суд өлкәсенә 38 ел гомерен багышлый. Мәдинә апа чыгышы белән күрше Балтач районы Чутай авылыннан. Гаиләдә дүрт бала үсәләр алар, әмма сугыш дигән афәт гаиләнең өч ир-егетен кара...

Сайлаган һөнәренә тугры калып, еллар буе бер өлкәдә хезмәт куйган кешеләрне хөрмәтләп искә алабыз. Бүгенге көндә Кукмарада гомер кичерүче Мәдинә Мортазина да суд өлкәсенә 38 ел гомерен багышлый.

Мәдинә апа чыгышы белән күрше Балтач районы Чутай авылыннан. Гаиләдә дүрт бала үсәләр алар, әмма сугыш дигән афәт гаиләнең өч ир-егетен кара гүргә кертә. Ата белән ананың ниләр кичергәнен күз алдына да китерерлек түгел. Һәрберсе "яшим" дип торган сөлектәй егетләрне сугыш дигән афәт ялмап ала.

-Абыемның укытучы булам, дип канатланып йөргән вакытлары иде бит, - диде Мәдинә апа, хатирәләренә бирелеп. Яшь кенә кызга сугышның ачысын үз җилкәсендә татырга туры килә. Мәктәпне дә тәмамламаган килеш колхоз эшенә җигелә. Судка ничек килүе турында да бик тәфсилләп сөйләде.

-Без авылда җитешрәк гаилә санала идек. Шуңа күрә районнан нинди генә абруйлы кешеләр килсә дә, безгә алып керделәр. Шулай бервакыт дәрәҗәле кешеләр - судьялар килде. Аларның берсе әнигә: "Апа, бик матур кызың бар икән", - дип сүз катты. Аннары миңа: "Сеңлем, син монда әрәм булып ятма, безгә эшкә кил. Колхоз эше синнән башка да барыр", - диде. Шулай итеп, унтугыз яшем дә тулмаган килеш Чепьяга халык судына сәркатип булып эшкә килдем. Әти башта каршы төште: "Колхозда әйбәт кенә эшли идең бит әле, ник кирәк инде ул сиңа? - диде.

Барлык эшкә дә үзлегеннән өйрәнергә туры килә аңа, тиешле белеме дә, осталыгы да булмый. Остазларының ярдәме белән әлеге һөнәрнең асылына төшенә, беренче тапкыр суд утырышында катнашып, чирканчык ала. Иң беренче судта каралган мәсьләнең ниндие бит әле - хатын-кызны мәсхәрәләү эше була ул! Япь-яшь килеш мондый утырышта катнашырга курыкмадыгызмы, дип сорыйм. "Яшьлек белән уйланылмаган инде. Хәзер үзем дә шаккатам", - диде тыл һәм хезмәт ветераны Мәдинә Мортазина. Озакламый Балтач районы кешесе Харис Мортазин белән гаилә кора. Мәдинә апаның Кукмарага килүенә ул сәбәпче була, дөресрәге аның профессиясе. Харис абыйны Саклык банкына идарәче итеп билгелиләр. Хезмәт итү дәверендә ул күпләрнең хәтерендә якты истәлек калдырып киткән, гомумән, аны хезмәтендә дә, гаиләдә дә үрнәк иде, дип сөйләде Мәдинә апа. Алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Харис абый инде бакыйлыкка күчкән. Язмыш ачы бала хәсрәте дә китерә Мәдинә апага. Бер улы вафат була.

Гаиләсе белән Кукмарага күченгәннән соң да Мәдинә апа эшенә тугры кала. Районның халык судында эшләп, лаеклы ялга чыга. Кайда гына хезмәт куйса да ул эшен намус белән башкара, шуңа күрә һәрвакыт алдынгылар сафында була.

Хәзерге вакытта Мәдинә апа улы Шамил тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Күзләрем генә бераз начарланып китте, газета-журналлар укырга ярата идем, диде туксанга таба аяк атлаучы мөхтәрәм әби. Район халык судына сукмакны да онытып бетерми, элек үзе кереп-чыгып хәлләрен белеп торса, бүген үзләре килеп, Мәдинә апаны зурлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X