Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз банк хезмәтендә үз юлын тапкан

Тормышта яраткан эшеңне табу һәркемгә дә җиңел бирелми. Берәүләр сайлаган һөнәрләренә гомер буена тугры калса, икенчеләр үзләрен берничә урында сынап караганнан соң гына "ниһаять, бу эш - минеке" дип әйтә ала. Бу сүзләр Россия Саклык банкының Кукмара филиалында 23 ел буе хезмәт куйган Динара Фазлыевага да кагыла. 1981 елда Кукмара...

Тормышта яраткан эшеңне табу һәркемгә дә җиңел бирелми. Берәүләр сайлаган һөнәрләренә гомер буена тугры калса, икенчеләр үзләрен берничә урында сынап караганнан соң гына "ниһаять, бу эш - минеке" дип әйтә ала. Бу сүзләр Россия Саклык банкының Кукмара филиалында 23 ел буе хезмәт куйган Динара Фазлыевага да кагыла. 1981 елда Кукмара 2нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул, тегү фабрикасында эшләгән әнисе юлыннан китеп, шунда урнаша. Читтән торып Казан җиңел сәнәгать техникумында укып, техник-технолог белгечлегенә ия була. Әмма җиде елдан соң хезмәт юлында кискен борылыш ясый. Әлеге адымын Динара ханым болай аңлата:

-Тәм тапмаганмын, күрәсең, ул эштән. Нинди һөнәр сайларга белмичә, аптыраганнан гына килгән идем фабрикага. Аннан киткәч, сәүдә белән шөгыльләнеп, "Агроснаб" оешмасында хисап эшен башкарып карадым. Язмышым, гомерлек хезмәтем банк белән бәйле булган икән.

Кыз 1991 елда бирегә ревизор булып урнаша. Махсус белеме булмауга карамастан, зур тырышлык куеп, бу эшне кыска вакытта үзләштерүгә ирешә. Халыкның саклык акчалары "янган", акчалар үзгәреп торган тотрыксыз чор булуын исәпкә алсаң, җиңел булмый, әлбәттә.

-Авылларда 20дән артык филиалыбыз бар иде. Һәрберсенә йөреп эшлисе. Ул чагында банкның үз машинасы булмаганлыктан, юлда нинди транспорт очрый, шуны туктатырга туры килде. Мотоциклга, хәтта җигүле атка да утырганым булды, - дип хәтерен яңарта Динара ханым. - Моннан тыш, ревизия үткәрү өчен башка районнарга һәм республикабыз шәһәрләренә дә бару миңа бик күп кешеләр белән аралашырга, тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде.

Читтән торып Казан финанс-икътисад институтын тәмамлавы да финанс өлкәсендәге белемен арттыра. Әлеге хезмәткә 13 елын багышлый ул. Шуннан соң аны тагын да җаваплырак урынга - юридик һәм физик затларга исәп-хисап һәм касса хезмәте күрсәтү бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Бу эшнең никадәр катлаулы булуын аңлатып тору кирәкми, чөнки банкларга мөрәҗәгать итмәгән, йомыш белән килмәгән кеше, гомумән, юктыр.

Динара ханымга шулай ук бер ел буе Сабада эшләп кайтырга, дүрт район - Саба, Кукмара, Теләче, Балтач районнары буенча куратор вазыйфасын башкарырга туры килә. Бу - банк филиалларының эшен күзәтү, өйрәтү, дигән сүз.

-Әлеге чорны якты хисләр белән искә алам. Моңарчы белмәгән, ишетмәгән авылларны күрү, кешеләр белән танышу күңелемне баетты,- дип сөйли әңгәмәдәшем.

Хәзер Динара ханымга тагын да зуррак җаваплылык йөкләнгән: банк идарәчесе урынбасары хезмәтен башкара ул. Җитәкче Ришат Касыймовның олы тәҗрибәле, шуның өстенә кешелекле, игътибарлы булуын мактап телгә ала.

Динара ханымның тормыш иптәше Расим да 15 ел буе шушы банкта эшләгән. Кыюлык, җитезлек, төгәллек сорый торган инкассатор хезмәтен башкарган ул. Шушы сыйфатлары белән яулагандыр, мөгаен, кызның йөрәген. Матур гаилә корып, ике ул үстергәннәр. Олысы Ильмир быел - Казан дәүләт энергетика университетын, кечесе Алмаз 11 сыйныфны тәмамлый.

Гаиләсенең нык булуы, эшен яратып башкаруы бәхетле итә хатын-кызны. Динара Фазлыеваның да күркәм, сөйкемле булуының сере шундадыр.

Динара ханымның һәрдаим камиллеккә, белемгә омтылуы нәселдән килә. Бабасы Мамадыш районында укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән, алдынгы карашлы кеше булган. Репрессия елларында нахакка гаепләнеп, кулга алынганнан соң, әбисе өч бала белән Кукмарага килеп, итек фабрикасындагы иң авыр эшләрнең берсенә урнашкан. Менә шулай тамыр җәйгәннәр алар биредә. Кукмара туып-үскән җире булганга гына түгел, кайчандыр әнисен һәм аның туганнарын сыендырган өчен дә күңеленә якын Динара Фазлыеваның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X