Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район хатын-кызларын ни борчый

Сезгә үземнең һәм барлык район хатын-кызларының да борчуын җиткерергә телим. Миңа гинекология бүлегендә ятып дәваланырга туры килде. Ул вакытта гинекология белән неврология бүлекләре бергә урнашкан иде. Палаталар аерым булса да, коридор уртак. Шунда булган күңелсез хәл мине борчуга салды. Төшке аш вакытында гинекология бүлегендә дәваланучы бер хатын-кызның баласы төште. Ә...

Сезгә үземнең һәм барлык район хатын-кызларының да борчуын җиткерергә телим. Миңа гинекология бүлегендә ятып дәваланырга туры килде. Ул вакытта гинекология белән неврология бүлекләре бергә урнашкан иде. Палаталар аерым булса да, коридор уртак. Шунда булган күңелсез хәл мине борчуга салды. Төшке аш вакытында гинекология бүлегендә дәваланучы бер хатын-кызның баласы төште. Ә бит неврология бүлегендә ир-атлар да ята. Күз алдыгызга китерәсездер бу ханымның нинди күңелсез хәлгә калганын. Хәзер гинекология белән хирургия бүлекләре бергә урнашкан. Минем сезгә җиткерергә теләгән фикерем шул: элеккеге ашыгыч ярдәм бүлеге буш тора, шуны ремонтлап, гинекологияне күчереп булмыймы? Җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең дә әниләре, хатыннары, кыз балалары мондый уңайсыз хәлгә калырга мөмкин бит. Берәр чара күрерләр дип өметләнеп калам.

Гөлнара, Олыяз авылы

Әлеге сорауга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиевтан түбәндәге җавапны алдык:

- Учреждение стационарындагы койка фондын рациональ файдалану максатыннан, гинекология бүлеге койкалары хирургия бүлегенә күчерелде.

Редакциядән: элеккеге гинекология бүлеге авырлы яки операциядән соң, яисә сәламәтлеген ныгытучы хатын-кызлар өчен бик тә тыныч, аулак, уңайлы булган, өй шартлары дәрәҗәсенә китерелгән иде. Кызганычка каршы, соңгы елларда аны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртәләр. Бу дәваланырга килгән хатын-кызлар өчен дә, табиблар өчен дә зур уңайсызлыклар китереп чыгара. Булачак әниләргә, хатын-кызларга карата мондый караш, әлбәттә, районыбызны бизәми.

фото http://info-svoboda.ru/tags/008%28%D1%29+%D1%F2%F0%F3%EA%F2%F3%F0%E8%E7%E0%F6%E8%FF/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk