Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Башлыгы карары

Район Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан тәкъдим ителгән Кукмара районының 2012 һәм планлы 2013, 2014 елларга бюджеты проектын тикшергәннән соң "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында"гы 6.10.2003 елгы 131 санлы Федераль законның 52 маддәсенең 6 пункты, Кукмара муниципаль районы Уставының 15 маддәсенең 3 өлеше, 2 пункты нигезендә Кукмара район...


1. "Кукмара муниципаль районының 2012 һәм планлы 2013, 2014 елларга бюджеты турында" Кукмара район Советы карары проектын (1нче кушымта) хупларга һәм гавами тыңлауларга тәкъдим итәргә.
2.Кукмара муниципаль районының рәсми сайтында http:// Kukmara.ru. урнаштырырга:
-"Кукмара муниципаль районының 2012 һәм планлы 2013, 2014 елларга бюджеты турында"гы Кукмара район Советы карарын,
-әлеге карар проектына карата гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу тәртибен (2нче кушымта).
3.Әлеге карар проекты буенча алынган тәкъдимнәрне исәпкә алу, гомумиләштерү һәм тикшерү өчен түбәндәге составта эшче төркем оештырырга:
Р.Каримуллина - Кукмара район Советы рәисе урынбасары,
В.Егоров - Кукмара район Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча даими комиссия рәисе,
З.Шәрифуллина - икътисадый сәясәт һәм бюджет буенча даими комиссия рәисе урынбасары,
Р.Нотфуллин - финанс-бюджет Палатасы рәисе,
И.Ходова - район Советы аппаратының юридик бүлек начальнигы.
4. "Кукмара муниципаль районының 2012 һәм планлы 2013, 2014 елларга бюджеты турында"гы карар проектын гавами тыңлауларны 2011 елның 17 ноябрендә район Мәдәният йортында 10 сәгатьтә үткәрергә.
5.Эшче төркемгә әлеге карар проектына карата гражданнарның һәм Кукмара район Советы депутатларының тәкъдимнәрен өйрәнергә һәм гомумиләштерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk