Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раяз Фасихов Төркиядә кан анализын ник тапшырган? (+ФОТО)

Бу көннәрдә җырчы Раяз Фасихов Төркиянең Измир шәһәрендә булып кайтты. Узган ел "Татар җыры - 2014" фестивалендә җырчыга Төркиянең курортлы шифаханәләрендә дәвалану һәм ял итү өчен ике кешелек юллама бүләк иткәннәр иде. Кем белән һәм кайчан баруны җырчы үзе хәл итәргә тиеш иде. Раяз, уйлый торгач, тормыш иптәше Люциянең туган...

Бу көннәрдә җырчы Раяз Фасихов Төркиянең Измир шәһәрендә булып кайтты. Узган ел "Татар җыры - 2014" фестивалендә җырчыга Төркиянең курортлы шифаханәләрендә дәвалану һәм ял итү өчен ике кешелек юллама бүләк иткәннәр иде. Кем белән һәм кайчан баруны җырчы үзе хәл итәргә тиеш иде.

Раяз, уйлый торгач, тормыш иптәше Люциянең туган көне, ягъни 31 март көненә туры китереп, Измир шәһәренә бер атнага дәваланырга китәләр. Кызлары Венера белән уллары Рамазан әби-бабасы янында кала. Бер атна буе балаларның әти-әнине күрми торулары - шактый вакыт. Күрәмсең, артист балалары тәпи атлап китүгә үк моңа ияләнгән.

- Бөтен кеше Төркиягә баруны диңгездә коенып ял итеп кайтуны күз алдына китерергә мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, анда әле диңгез сезоны башланмаган. Беренче чиратта, "Татар җыры - 2014" фестивалендә туристлык агентлыгының миңа шундый бүләк ясавына рәхмәт әйтәсем килә. Төркиянең Измир шифаханәсендә дәваланып, рәхәтләнеп ял итеп кайтырга мөмкинлек тудырды. Монда бит пляжда корсак киереп яту түгел, ә тән өчен кирәкле төрле процедуралар, әйтик, массаж, электротерапия, гидротерапия һәм башкалары башкарылды. Беренче килгән көнне үк канга анализлар алып, тулаем тикшерү узган идек. Онытып торам: термаль булган чыганакларда коендык. Урамдагысының температурасы +33 градуска җитсә, бина эчендәгесе +38 иде. Бик көчле дәвалану алдык. Моңарчы бу дәрәҗәдә ял иткән дә булмаган иде, - диде Раяз Фасихов Intertat.ru хәбәрчесенә.
Җырчы тормыш иптәше Люция белән 5 йолдызлы отельдә яшәп, шифаханәдә дәваланган арада Измир шәһәре белән дә танышырга өлгергәннәр. Шәһәрнең бик зур мәйданлы һәм халык саны 4 миллионнан артык булуына карамастан, аның чисталыгына, юлларының төзек булуына шаккатуларын да яшермәделәр. Шулай ук җирле халыкның итәгатьле, ярдәмчел булуын да әйтеп уздылар. Биредәге шәһәр ярым әйләнә формасында Эгей диңгезе яр буенда урнашкан. Шәһәрнең бер ягыннан икенче ягына диңгез аркылы паром белән дә йөргәннәр. Ә менә җәмәгать транспортында кондукторларның юклыгы шаккатырган. Бездә, ягъни Казанда, карта яки акча түләү каралган бит. Анда бары карта системасы. Карта аша түли торган җайланма автобусның эченә куелган.
Раяз әйтүе буенча, автобуста акча санап тору юк, шалт-шолт картаны җайланмага куеп, кирәкле урыныңа барасың. Шулай да берсендә җырчының транспорт картасында акчасы беткән. Инде төрекчә дә, инглизчә дә бик үк әйбәт белмәгәч, ничек тә булса татарчасын кушып аңлатырга тырышкан. Турист икәнен белепме, әллә әйбәт йөртүче эләккәнгәме, автобус йөртүче түләп тормагыз, дип җибәргән. Автобусларда йөри торгач, җырчы тормыш иптәше белән шәһәрнең башка районнарына да чыга башлаган. Кибетләрдә, базарларда йөреп, шәһәрнең матур урыннары белән кызыксынган. Базар дигәннән, анда йөреп бетерерлек түгел икән. Аннан арып чыкканда, төрле уен коралларында уйнап утыручы урам музыкантларының кәеф күтәрүләре ошавын да искә алды Раяз.
Ә тормыш иптәшенә нинди бүләк ясаган дип уйлыйсыз? Җырчы Люциянең туган көненә матур чәчәк бәйләме белән үзе теләгән йөзек бүләк иткән. Йөзек төрекләрнең үз куллары белән эшләнгән. Ул дүрт өлештән һәм ташлар белән бизәлгән. Әйтергә кирәк, Төркиягә бару Раяз Фасиховның балалардан башка гына тормыш иптәше белән романтик ял булып калган. Инде Казанга кире кайтып, ике сәгать йоклап алып, Самара шәһәренә чыгыш ясарга да китеп барган. Руслар әйтмешли, "с корабля на бал" диләрме?..
Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 07.04.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X