Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр сәгате кадерле

"Кукмара" агрофирмасының Зур Кукмара терлекчелек комплексы 2011 елның кышлату чорын ничек чыкканын бер Ходай да, үзләре генә беләдер.

Ә быел исә утардагы терлекләр, тып-тын гына узган елгы сенажны күшәп, сыртларын ялтыратып йөриләр. Агрофирманың генераль директоры Ришат Хәнәфиевның күңеле көр: өчьеллык салам запасы бар, узган елгы сусыл азык та җитәрлек, башланган сенаж өемнәрен терлекләргә өстәмә итеп бирәләр, киләсе кышка да саклыйлар. 25 яшьлек "генеральный" киләчәккә ышанычлы атлый.
Көнбагыш, берьеллык бөртекле культуралар катнашмасын чабып алып сенаж салу белән мәшгуль агрофирма. Ашыгырга кирәк. Бүген 60-80 центнер уңыш биргән басулар иртәгә-берсекөнгә 30-40 центнерга калырга мөмкин. Күләгәдә 37 градуска җиткән һава үләнне көне-сәгате белән көйдерә, иген кырында кул сыярлык ярыклар...
Шөкер, мондый вакытта "Вамин" җәмгыятенең Кукмара элеваторы техника белән ярдәмгә килә. Аларның биш "Нью Холланд" комбайны арыш басуын "ә" дигәнче ялмап чыгалар. Янәшәләрендә ашлык көтеп "КамАЗ"лар тора. Директорлары Радик Хуҗин транспортны тик тотмый: ашлык ташудан җиңел генә сенаж ташуга күчәләр. Ягулык-майлау материаллары, кырчыларга аш-су вакытында килеп тора.
-Җәйнең бер көне ел туйдыра, дип юкка әйтмиләр. Техниканы иртә таңнан караңгы төнгә кадәр файдалану мөһим. Һәр хезмәтчән матди һәм рухи яктан кызыксындырылган булсын, эшләгән кеше ашы мул булуын тоеп торсын, - диде район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин, биредәге эш барышыннан канәгать булуын белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk