Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поселок башкарма комитеты җитәкчесенең бер көне

Редакциябезгә хат юллаучы хәбәрчеләрнең күбесе поселоктагы чисталык, юлларның торышы, урамнарның яктыртылуы, су белән тәэмин ителүе, көнкүреш мәсьәләләре турында борчылып яза. Газета укучыларыбызның чираттагы сорауларына җавап эзләп, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизовка мөрәҗәгать иткәч: "Әйдәгез, бер көн минем белән эшләп карагыз әле, Кукмараның нинди сулыш белән яшәвен, көн дәвамында бетмәс-төкәнмәс...

Редакциябезгә хат юллаучы хәбәрчеләрнең күбесе поселоктагы чисталык, юлларның торышы, урамнарның яктыртылуы, су белән тәэмин ителүе, көнкүреш мәсьәләләре турында борчылып яза. Газета укучыларыбызның чираттагы сорауларына җавап эзләп, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизовка мөрәҗәгать иткәч: "Әйдәгез, бер көн минем белән эшләп карагыз әле, Кукмараның нинди сулыш белән яшәвен, көн дәвамында бетмәс-төкәнмәс никадәр сорауларны хәл итүебезне күрерсез", - диде. Риза булдым.

Сөйләшүебезгә берничә көн үткәннән соң, иртәнге сәгать алтыда, җитәкченең машинасын көтеп капка төбенә чыгып бастым. Фаил Шамил улының: "Минем эш көнем поселок урамнарын карап йөрүдән башлана", - дигәч, мин дә ул көнне "эшем"не аның белән бергә, ике сәгать алданрак башладым.

Кукмара әле яңа йокысыннан уянып килә, дисәк тә хата булмас. Урамда машиналар бик сирәк күренә. Кешеләрне әйткән дә юк инде, берән-сәрән генә юл кырыеннан баручылар күзгә ташлана. "Чиста шәһәр" оешмасының су сиптерү машинасы бездән дә алданрак өлгереп, үзәк урамга су сиптереп чыккан - суларга ук рәхәт.

-Кукмарада барлыгы 122 урам бар, мин аларны өч өлешкә бүлеп, өч көнгә бер тапкыр һәркайсын иртәнге якта карап чыгам, бүген тимер юлның аръягы урамнарын йөреп кайтыйк әле, - диде Фаил Газизов. - Әлбәттә, иң беренче булып күземә кичтән ташланылган чүп-чар, чабылмыйча торган камыл-үләннәр күренә.

Җитәкче шулай дигәч, юл уңаеннан, Кукмара электр челтәре карамагында булган Вахит урамындагы багана төбе күзгә ташланды. "Һәр нәрсә оешма-учреждение җитәкчесеннән тора, кайвакыт унар тапкыр кисәтү ясарга туры килә, анда да таләпләрне үтәсәләр әле", - ди юлдашым.

Кукмараның "Көньяк-4" микрорайоны 1147 гектар мәйданны били. Биредә 400 дән артык хуҗалыкка җир участогы бирелгән. Төрле проектлар белән төзелгән нинди генә матур, затлы йортлар юк алар арасында! Гафиятуллин урамының яртысына быел асфальт юл салынды, микрорайонда сабыйлар өчен "Кояшкай" балалар бакчасы ачылу алдында, аның янәшәсендә янә 260 урынлы балалар бакчасына фундамент өчен җир казу эшләре бара. Бу тирә үзенә күрә бер шәһәрчекне тәшкил итә. Бу микрорайонда халык өчен кирәкле һәр объект - медпункт, кибет, кафе, балалар бакчасы, мунча бар. "Квартал" сәүдә йортында исә төнге сәгатьләргә кадәр кафе эшләгәне сизелми дә. Гадәттә андый җирдә иртәнге якта чүп-чарның күплеге күзгә күренә, ә биредә - чисталык. Ветераннар өчен төзелгән йорт тирәләренә дә асфальт җәеп, агачлар утыртып куйсалар нинди яхшы булыр иде, дигән уемны Фаил Газизов сизеп алды ахрысы: "Ул тирәдә әле тагын йортлар салынганлыктан, төп трассадан газ сузарга туры киләчәк. Шуңа күрә төзекләндерү эшләрен тәмамлаудан мәгънә юк. Рәхмәт, бу тирәдә яшәүчеләр шуны аңлыйлар", - диде ул.

Манзарас авыл җирлеге белән чиктәш урамнарны, андагы кибет, автомобильләрне ремонтлау станцияләре яныннан үткәндә поселок башкарма җитәкчесе: " Шәһәр төзелеше советында биналар төзү өчен рөхсәт, җир алганда тирә-юнь тәртип булачак дип ышандыралар да, вәгъдәләрен оныталар", - дип канәгатьсезлеген белдереп алды. Чыннан да, җимерек машиналар, тулган чүп савытлары Кукмараны бизәми шул инде.

45 минут дәвамында урамнар буйлап сәфәр кылганнан соң, поселок башкарма комитетына җитәкченең урынбасарлары, "Чиста шәһәр", "Техстрой", "РемСтройСервиз" оешмалары җитәкчеләре белән булачак иртәнге киңәшмәгә киттек. Киңәшмәдә сүз сигез йортка мини-котельнаялар кую буенча эшнең торышы, фатирларга ике контурлы мичләр куюда булган каршылыкларны "ерып чыгу" турында барды. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча күп кенә сораулар туса да, капремонтны тиз арада төгәлләү бурыч итеп куелды.

-Җылылыкның күп өлеше трассада югала, шуңа күрә Тинчурин, Маяковский, Чехов, Гафиятуллин, Нур Баян урамнарындагы йортларга мини-котельнаялар куймыйча булмый, - ди Фаил Шамил улы. - Ике контурлы мичләр кую буенча да халыкның фикере төрлечә, кемгәдер мичнең маркасы ошамый, ә бит элеккеге елларда куелган бер генә мичтән дә зарланып килүче булмады. Капремонт буенча да эшнең күләме көннән-көн кими бара, Ворошилов урамы, 23 йорт, Почта урамы,14 йортта эш төгәлләнде инде.

Иртәнге сәгать 8. Фаил Газизов район башлыгы үткәрә торган көндәлек киңәшмәгә кереп киткәч, мин хәзергә редакциямә кайтып үз эшләрем белән мәшгуль булачакмын. Аннан соң аны янә бер сәгатьтән чираттагы киңәшмә көтә - республика газлаштыру фонды генераль директорының беренче урынбасары катнашында ике контурлы мичләр урнаштыру, бүгенге көндә эшнең барышы турында сөйләшүләр алып барылачак икән.

Төшке ашка кадәр бераз вакыт бар әле, шуңа күрә поселоктагы төзелеш объектларын карап чыгарга булдык. Балтач юлчылары Чернышевский, Почта урамнарына асфальт юл салу белән мәшгуль. Август аенда урам юллары ремонтланачак дип, газета аша хатка җавап биргән иде поселок башкарма комитет җитәкчесе, сүзе хак булды. Алда әйтеп үткән "Кояшкай" балалар бакчасында да эш чын мәгънәсендә кайный. Мастер Салават Шакиров "Сыйфатлы итеп, кыска срокларда тәмамлау өчен тырышабыз,"- ди. Ветераннар өчен төзелгән йортлар янәшәсендә дә Мамадыш төзүчеләре күпфатирлы йортның стенасын тышлыйлар, 40 фатирлысын хуҗаларына тапшыру өчен эшне төгәлләп бетереп киләләр. Ленин урамы, 75 йортның капремонт программасы кысаларында түбәсен ябалар. Түбәгә үк менеп, эшчеләр белән сөйләшеп төште Фаил Шамил улы.

Көндезге сәгать 11. Район Башкарма комитеты җитәкчесе кабинетында чираттагы киңәшмә. Җылылык челтәрләрен кышкы сезонга әзерләү буенча куелган бурычларның үтәлеше турында сүз барачак икән.

Төшке аштан соң тагын бер утырыш - Арча эшмәкәрләре эшчәнлекнең кайсы төре буенча Кукмарада эш башлап җибәрергә мөмкин дип кызыксыналар. "Төзелеп килүче яңа микрорайоннарда заманча ресторан-кафе булса яхшы булыр иде, дигән фикер әйттем"- ди Фаил Газизов.

Җитәкче өстәлендә ятучы өем-өем хатларга да күз салырга вакыт җитте. Чөнки җаваплар тиешле срокларда ияләренә бирелергә тиеш. Бер эшмәкәр даруханә ачып җибәрү өчен рөхсәт сорый, аның үтенече шәһәр төзелеше советына юлланачак. Пушкин урамында яшәүчеләр юлга "лежащий полицийский" ясауны сорыйлар. "Иң элек урамга асфальт кирәк, дип хатлар яздылар, хәзер әнә аларга тизлек комачаулый, - ди Фаил Газизов. - Ә менә Эшчеләр тыкрыгы урамы, 30 йортта яшәүчеләр йорт янындагы үләнне чабып бирүне сорыйлар. Биредә балалар мәйданчыгы ясыйбыз дип, буш җирне алганнар иде. Хәзер аны тәртипкә китерүне дә безнең өскә калдырганнар". Бер опекун өй төзү өчен җир кишәрлеге, икенче хат язучы урамда төзелеш материалларын саклау өчен рөхсәт сорый, өченчеләре исә урамда этләр күбәйде, дип хәбәр иткән. Бер хатны укыгач, җитәкче аңа ничек дип җавап бирергә дә белмәде. "Төне буе 4нче урта мәктәп янындагы паркның тимер ишеге шыгырдап, йокларга ирек бирмәде", - диелгән иде хатта.

-Әлеге паркны торгызу өчен программага керү буенча эш бара, документлар туплыйбыз, - ди Фаил Шамил улы, минем, гомумән, әлеге паркның язмышы ничек булыр икән дигән соравыма җавап биреп.

... Көн кичкә авышты. Ардырды, мине языласы язмаларым, Ә Фаил Газизовны Кукмараны тагын да ямьле, күркәм итү өчен башкарылачак бетмәс-төкәнмәс эшләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X