Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полиция бәйрәм итте

Тәртип сагында торучыларны, кайчан карама, эш урынында күрергә гадәтләнгән без. Нинди генә чара узса да, һәрчак хезмәттә алар. Бар халык рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачканда полициядә хезмәт итүчеләр нәүмиз булып калган шикелле тоела иде. Баксаң, аларның да гаиләләре, дуслары һәм якыннары белән бергә җыйнала торган бәйрәмнәре - үз Сабантуйлары бар икән.

...Бәйрәм район Мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланды. Кулларына чиккән сөлгеләр тотып мәйдан уртасында әйләнгән кызларга карап кына торырлык - һәммәсе милли киемнән, җыр-биюгә осталыкларын әйтәсе дә юк! Егетләр дә җитез - биегәндә аяклары хәтта җиргә дә тими. Күмәкләшеп "Сабантуй" җырын башкарганнан соң, котлау өчен сүз Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиевка бирелде:
-Бүгенге кояшлы, матур көндә бергә җыйналуыбызга бик шатмын. Сабантуй ул - безнең өчен бердәмлек, бер-береңне хөрмәт итү, үзара аңлашу бәйрәме. Барчагызны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәм, эшегездә, тормышыгызда уңышлар, гаилә бәхете телим, - диде ул.
Бәйрәмнең кайсын алсаң да, анда бүләкләүләр булмый калмый. Полиция Сабан туенда да бер төркем хезмәткәрләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиевның Рәхмәт хатына ия булды. Шик астында булганнарны һәм гаепләнүчеләрне вакытлыча тоткарлау изоляторы начальнигы Альберт Хаҗиевка "Хезмәтенә тугрылык өчен", Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллинга "ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәте өчен", участок уполномоченные Илфар Шәфигуллинга "Полициянең иң яхшы участок уполномоченные" күкрәк билгеләре тапшырылды. Өлкән дознователь Нурсил Дмитриев, ЮХИДИ инспекторы Салават Баймиев, балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Гөлназ Гыйльфетдинова, участок уполномоченные Ранил Гыйниятуллин, шик астында булганнарны һәм гаепләнүчеләрне вакытлыча тоткарлау изоляторы хезмәткәре Рамил Зыятдинов, шофер Ренат Габделхәевларга ТР буенча Эчке эшләр министры, генерал-майор А.Хохоринның рәхмәте белдерелде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Җамалиева хокук сагында торучыларга районда иминлекне тәэмин иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде, котлау сүзләрен җиткерде, район Башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Җыр-биюләр белән үрелеп барган Сабантуй кызганнан-кыза барды. Кемдер самавыр чәе белән сыйланды, тамак ялгап алды, ә кемдер үзен спорт уеннарында сынады. Һәр ярыш өлкәннәр һәм балалар өчен аерым оештырылды. Милли көрәш, армрестлинг, гер чөю, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп, сулы чиләкләр белән йөгерү, бүләкләр кисү - һәммәсендә дә актив катнаштылар. Балалар йөгерешендә дә беркем сынатмады.
-Минем иптәшем полиция хезмәткәре. Көн кызу булса да, Сабантуй бик ошады. Рәхәтләнеп ял иттек, күптән күрешмәгән таныш-белешләрне очраттык. Бер күрешү - бер гомер, диләр бит. Мондый чаралар бик кирәк, оештыручыларга рәхмәтем чиксез зур, - диде Айсылу ханым. Бәйрәмдә катнашкан һәркем әнә шундый уңай энергия белән таралышкандыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk