Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Почтальон - авылның үз кешесе

Кайчан күрмә, Уразай авылыннан Сәрдекбашка почта бүлекчәсенә эшкә ашыгучы Финдия апабызга да 55 яшь тулган икән. Гел җәяү йөрүнең файдасы бар микән (аның әкрен генә атлап йөргәнен беркемнең дә күргәне юктыр) - үз яшен аңа беркем дә бирмәс. Сүзем Сәрдекбаш кызы, 1979 елдан Уразай килене булып, хәзер шушы авылның үз...

Кайчан күрмә, Уразай авылыннан Сәрдекбашка почта бүлекчәсенә эшкә ашыгучы Финдия апабызга да 55 яшь тулган икән. Гел җәяү йөрүнең файдасы бар микән (аның әкрен генә атлап йөргәнен беркемнең дә күргәне юктыр) - үз яшен аңа беркем дә бирмәс. Сүзем Сәрдекбаш кызы, 1979 елдан Уразай килене булып, хәзер шушы авылның үз кешесенә әйләнгән, гаиләдә кадерле хатын, сөекле әни, сөйкемле әби булып яшәүче, унике ел буе Уразай авылы белән Сәрдекбаш авылларына хат ташучы, үз хезмәтен җаны-тәне белән яратып башкаручы кеше - Финдия Ризагетдинова турында.

-Финдия апа, мин үзем тормышны өч этапка бүлеп карарга яратам. Беренчесе - белем алу, икенчесе - эшкә урнашу, өченчесе ягъни ахыргысы - лаеклы ялга чыгу. Куркытмыймы сезне, шушы ахыргысы.

-Юк, мин әле яңа, оныкларым тугач кына тормышның ямен, эшнең тәмен табып яши башладым. Тормышымда авырлыклар күп булды. Фаҗигале төстә үлгән әтиемнең вафатын бик авыр кичердем. Унике яшендә каты авырудан соң, икенче кызым үлеп китте. Аның хәсрәте бөтенләй аяктан екты. Берәм-берәм чирләрем калкып чыгып, бик озак авырып йөрдем. Оныкларым тугач, шушы эшемә урнашканнан соң гына, мин үземне тоя, барлыгымны белә башладым. Кыз чагымнан ук хат ташучы булып эшлисем килде. Ул вакытта безнең авылда газета-журналларны Сәрвәр апа тарата иде. Вак-вак атлап, үзеннән зур сумка күтәргән кечкенә генә гәүдәле Сәрвәр апа артыннан кызыгып карап: "Их, мин дә шушы эштә эшләсәм иде", - дип уйлый идем.

-Финдия апа, сез клуб мөдире булып эшләдегез. Матур җырлыйсыз, кешеләр белән дә җиңел аралашасыз, яшьләр белән дә уртак тел табасыз. Нигә эшегезне алмаштырып, хат ташучы хезмәтен сайладыгыз. Бу хезмәтнең авырлыгы сезне куркытмадымы?

-Әйе, хезмәтебез җиңел түгел. Әмма аны яратып башкарам. Маллар асрамагач, өйдә эш әллә ни күп түгел. Булганына ирем булыша. Ике кызыбыз да кияүдә, аларның үз тормышлары. Минем бөтен тормышым, яшәешем шушы эшемә бирелгән.

-Күбрәк нинди газет-журналларга язылалар?

-Бөтен район яңалыкларын шуннан белеп торабыз дип "Хезмәт даны" газетасына күп кеше языла. Ике авылга 150 хуҗалык бар, шуның 100гә якыны район газетасын ала. Аннан "Татарстан яшьләре"н яраталар, "Акчарлак", "Безнең гәҗит"кә дә күп кеше языла иде, бу ярты еллыкта бераз кимеде.

-Подписка планы үтәләме соң?

-Безнең авыл халкы укырга ярата бит. Кайберәүләр минем килгәнне капка төбенә чыгып көтеп торалар. Унар газета-журнал алдыручылар да бар, бер генә газета белән калучы гаиләләр дә юк түгел. Акчалары булмаганнарга әйтәм: "Әле вакыт бар: бу айда менә монысына языл, икенче айда икенчесенә, өченчесе айда өченчесенә язылырсың" - димен.

-Инде ялга чыгып, Финдия китсә, без нишләрбез, - ди пенсионер Фирдәүсә апа. -Ул һәрбербезнең зарларын сабыр гына тыңлый, ярдәм кирәк булса, булыша, хәтта аны күргәч, авыртуларыбызны да онытабыз. Унике ел буе утка-газга түлисе акчаларыбызны, Сәрдекбаш авылына кадәр барып йөрмәсеннәр дип, өендә генә җыя. Җитмеш хуҗалыкның барысы да бер вакытка килеп бетми. Иртән иртүк килүчесе дә, кичке сәгать тугызда ишек кагучысы да бардыр. Ире Рәшит тә бик яхшы кеше - беребезгә дә караңгы чырай күрсәтмиләр, рәхмәт аларга.

Алдагы тормышыгызны да һәр мизгелнең кадерен белеп, салмак, әмма нык адымнар белән узарга язсын сезгә, Финдия апа.

Фәридә ХИСАМОВА, хәбәрче

фото: http://www.hmcity.ru/news/p/4/1/388/?PAGEN_1=627

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk