Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поч.Сутердан Надежда Ишматова - җиде ул әнисе

Поч.Сутер авылында яшәүче Надежда Ишматова кыз бала турында хыялланып, 7 малай табып үстергән. Хәзер оныклар белән озак уйнасам, җиде баламны ничек үстердем икән дип шаккатам, - ди бүген тәҗрибәле ана. Җиде могҗиза Вячеслав, Александр, Руслан, Григорий, Артур, Владислав, Никита - малайларга исемнәрне Ишматовлар бергәләп уйлап тапканнар. Ә беренче нарасыен Надежда...

Поч.Сутер авылында яшәүче Надежда Ишматова кыз бала турында хыялланып, 7 малай табып үстергән.

Хәзер оныклар белән озак уйнасам, җиде баламны ничек үстердем икән дип шаккатам, - ди бүген тәҗрибәле ана.

Җиде могҗиза

Вячеслав, Александр, Руслан, Григорий, Артур, Владислав, Никита - малайларга исемнәрне Ишматовлар бергәләп уйлап тапканнар. Ә беренче нарасыен Надежда ханым 19 яшьтә үк, соңгысын исә 44 яшьтә китерә. Мин килгәндә өйдә иң кече уллары - Никита гына бар иде. Вячеслав белән Руслан өйләнеп Казанда, Александр гаиләсе белән Чистайда, калганнары Поч.Сутерда яши. Шунысы кызык: 6 яшьлек Никита белән 13 яшьлек оныклары Марат дуслар икән, бергә уйнап йөриләр, ди.

-Улларыма рәхмәт, кыз-малай эше дип тормадылар. Идән дә юдылар, өстәл дә җыештырдылар, кер дә удылар, ашарга да пешерделәр, - ди Надежда ханым. - Малайлар табигате шук-шаян булса да, улларымның бер-берсенә авыр сүз әйткәннәрен, сугышканнарын хәтерләмим. Аралары 2-3 яшь булуы да ярады: үскән берсе кечесен карады. Ә без гел эштә булдык: Юрий Киров ягында күперләр төзүдә, мин фермада.

Без сөйләшкән арада янда бөтерелеп йөргән Никита да телгә килде:

-Беләсезме, минем әни иң әйбәте бит! Ул шундый тәмле итеп йогырт ясый белә, - дип, әнисенең аш-су остасы булуын да әйтеп куйды.

Хәер, әле бер мәктәптә укыганда Надежда белән Юрий мондый ишле гаилә корасыларын күз алдына да китермәгән булалар. Бервакыт клубка чыккач, Яңа Каенсар авылы егете Юрий зәңгәр күзле Надежданы атлы чанага утыртып урлап китә. Ярый әле әнисе Анна кызына фатыйхасын бирүдән башка бер сүз дә әйтми. Гомумән, ул кызының бер-бер артлы тапкан балаларын да тәрбияләшеп үстерә, Надеждага иң авыр вакытларында терәк тә булып тора...

"Әни, әти кайда?"

-Юрий өйләнгәнче армиягә бармый калган булган. Беренче балабыз тугач та, аны хәрби хезмәткә алдылар. Ул чакта Әфганстанда сугыш бара иде, Юрий да шунда эләкте. Ике елдан исән-имин әйләнеп кайтты. Аның гел кыз бала сөясе килде. Җиде малайны да әнә шулай кыз балага өметләнеп таптык без. Юрий улларыбызны да яратты. Мин аны үрнәк әти була алды дип саныйм, - диде Надежда ханым.

Тик дүрт ел элек 47 яшендә Юрий Ишматовның гомере өзелә.

-Без Юрий белән иңгә-иң куеп 29 ел гына яшәп калдык. Аның бавыры авырып йөргән, авырлык китермәскә тырышыпмы, ул аны безгә әйтмәгән. Дәваханәгә салгач та ике атнадан җан бирде. Авыр вакытлар иде ул, хәсрәттән үземнең дә сәламәтлек какшады. Ике яшьлек Никитаны кочып, бер ай дәваханәдә ятып чыктым. Әмма Никита әтисенең вафат булуын белмичә үсте. "Әни, әти кайда ул?" - дип сорый башласа, "Шахтага эшкә китте", - дип кенә әйтә идем. Үсә төшкәч, аны үзем белән зиратка ияртеп йөри башладым. Юрийның кабере янына килеп баскач: "Әни, монда кем соң?" - дип сораштыра башлый иде Никита. Мин: "Монда әтиең, улым, шахтага эшкә киткән иде", - дип әйтеп килдем. Әле беркөнне Никита яныма килде дә: "Әни, әти үлгән бит", - диде... Хәзер Юрийның үлемен аңардан яшермәскә булдым, - ди Надежда ханым.

Күптән түгел Поч.Сутерда яңа мәдәният йорты ачылган. Надежда апа бүген шунда техник хезмәткәр булып эшли. Күпләп казлар асрый, сарык, кәҗә тота. Узган ел 51 яшен тутырган, зурлап бәйрәм уздырганнар. Гомумән, бәйрәмме, ялмы - җиде бала гаиләләре белән өелешеп кайтып төшә икән бу йортка. Шулвакыт бөтен диван-креслолар җәелә, өйдә чын бәйрәм рухы урнаша, ди Надежда апа.

-Сезнең өчен бүген иң зур бүләк нәрсә булыр иде? - дип кызыксындым анадан китәр алдыннан.

-Улларым бала вакытларында 8 Март, Әниләр көне җитсә, рәсем ясап бирәләр иде. Ул минем көтеп алган бүләкләрем булды. Бүген исә иң зурысы - аларның сәламәтлеге. Миңа булган мөнәсәбәтләре, җылы сүзләре. Ярдәм итеп торуларына да рәхмәт. Әле күптән түгел Григорий капка ясап бирде. Руслан Ерак Көнчыгышта армиядә чакны командирларыннан Рәхмәт хаты килде. Бу горурлык түгел мени?.. Яшь вакытта бала табасың, үстерәсең, әмма моның мәгънәсе турында төптән уйлап бетермисең икән. Хәзер ярый әле Никитамны тапканмын дим. Ул гел янәшәмдә. Ирем дә үлде, ә балаларым терәк, яшәешем куанычы булып калдылар. Дөрес, бер кыз да үстерәсе килгән иде. Оныкларыбыз да ир малайлар бит. Юрий исән булса, бәлки, балалар йортыннан тәрбиягә бер кызчык та алган булыр идек,- диде ул.

Надежда ападан йогурт рецепты

Яңа аертылган каймакка тәменчә шикәр комы, бакча җиләкләре яки банан, киви ише экзотик җимешләр салып тугларга һәм суыткычка куярга. Йогурт ашарга әзер!

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА. Фото гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk